Рәхмәт сәбәпчеләре

Инде күптән, балачак елларында ук, суык тиереп больницада ятарга туры килгән иде. Шуннан акыл кереп калып, гел сакланып йөргәнгәме, әллә иммун системасы шундый нык булгангамы, больницада озаклап «ял иткән» юк. Кайчакларда кирәге чыгып, медицина тикшерүе узганда да, әби-бабайлар кебек үзалдыма: «Аяк-кулларым, бөтен әгъзаларым сау-сәламәт булсын да, бусагасын атлап керергә насыйп булмасын», – дип тели идем.

Быел менә, көтмәгәндә, Казан шәһәренең 18нче больницасына килеп эләктем. Башкалабызның бер профессоры җентекләп тикшергәч: «Операциягә кереп чыкмыйсыңмы соң?» – диде дә, шул больницага юллама язып бирде. «Курыкма, бу Казанның иң яхшы больницасы», – дип тә өстәде әле.

Уколдан да курыккан тәнемә, операция дигән сүздән соң, каз тәне йөгерсә дә, бөтен мускулларым дер калтырап, ул тарафка барудан баш тартса да, бар батырлыгымны җыеп, 18нче больница бусагасын атлап кердем. Беренче тәэсирләр озакка хәтердә кала бит ул.

Менә мин, ишек төбендәге сакчының «Татар радиосы»н тыңлавына игътибар итеп, елмаеп уздым да, киемнәремне тапшырырга дип, гардеробка килеп бастым. Анда эшләүче апаның саф татарча исәнләшеп (күрәсең, татар кызы булуым маңгаема язылгандыр), киемнәремне алып калуы, тыныч кына юл күрсәтүе, сатуда булмаган бахилланы да юнәтергә ярдәм итүе күңелемне күтәреп җибәрде. Юкса, ул ападан көне буена йөзләгән кеше юл сорыйдыр, ул бер миңа гына түгел, тагын бик күпләргә әнә шулай ипле генә аңлатадыр… Кешенең аздан да күңеле була шул.

Лор- Руслан Азат улы Мөхәммәдиев янына кереп, бер күч анализлар исемлеге алып чыкканда да кояш кебек балкый идем. Ничек бу больницада гына шундый кешелекле мөнәсәбәт була да, башкаларында сине кешегә санамыйлар соң?!

Билгеләнгән көнгә операциягә дип җыенып, анализларны бер папкага туплап, кабат шунда юл тоттым.

Бәхетемә, бер кыз белән бергә, 2 кешелек палатага туры килдем. Икебезнең бер яшьтә булуыбызны истә тотып, янәшә урнаштырдылар булса кирәк, чөнки операциягә юлламаны да бер үк көнне алып, табибка керү юлында чиратта да аның белән бергә торган идек.

Безне дәвалаучы табиб Марат Наил улы Гыйлалов шул көнне үк икебезне дә тикшереп, курыкканга тынычландырып, палаталарга озатты. Ихластан әйтәм, биредәге һәр шәфкать туташының гына түгел, табибларның да безнең белән һәм үзара татарча сөйләшүенә чын күңелдән гаҗәпләнеп, сокланып туя алмадым. Операциядән соң да табибның кереп: «Кызлар, хәлләрегез ничек соң?» – дип елмаеп, кызыксынып торуы, авырудан гына дәвалап калмый, тормышка өр-яңа ышаныч-өметләр уятып, канатлар үстерә! Синең дә башкаларга шундый ук җылы мөнәсәбәт күрсәтеп, әле генә үзең алган җылылык белән уртаклашасың килә.

Марат Наил улының кешеләргә мөнәсәбәтенә, эшендәге осталыгына булган соклануым әлегәчә яши. Көне буе аяк өсте булгач та, төнлә кизү торып, тагын иртә таңнан авыруларны операциягә әзерләп, тикшерү үткәреп йөрүе минем мантыйкка гына сыешып бетә торган гамәл түгел. «Марат Наилевич, сез кайчан йокларга җитешәсез дә, ни арада гына ашап алырга өлгерәсез соң?» – дип сорыйсы килгән чакларым да булды, тик сорауларым белән эшеннән бүлеп, кемнедер аның игътибарыннан мәхрүм итүдән курыктым. Операциядән соң хәл белергә кергәч аның: «Бар да Аллаһ кулында, без бары тик сәбәпчеләр генә», – дигән сүзләрен мәңге оныта алмам, мөгаен. Бу кешенең куллары алтын, күңеле шәфкатьле булу өстенә, рухи дөньясы да никадәр киң икән ич.

Казан шәһәренең 18нче больницасында ЛОР бүлегендә генә булсам да, башка бүлекләрдә дә шундый мөнәсәбәт булуына чын күңелдән ышанам. Чөнки гардеробтан ук башланган кешелеклелек кайсыдыр катта яки ниндидер бүлмәдә генә чикләнеп кала алмый.

Больницаның баш табибы Рөстәм әфәнде Бәкировның да эчкерсез, ярдәмчел, миһербанлы кеше булуын ишетеп беләм. Үз янына шундый коллектив туплый алган кеше башка төрле була да алмыйдыр.

Бүген мин бу больницаның һәр табибы, һәр шәфкать туташы, һәр хезмәткәре алдында баш иям һәм рәхмәт әйтәм. Ә бу рәхмәтнең сәбәпчеләре сез, Руслан Азатович һәм Марат Наилевич! Авыр, катлаулы, ләкин дәүләт тарафыннан тиешенчә бәяләнми торган хезмәтегездә сабырлык телим. Кылган һәр изгелегегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын!

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Комментарии