- 21.12.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №50 (16 декабрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
1945нче елның 9нчы Мае. Барыбызда да әйтеп бетергесез шатлык хисләре. Без – дошманны җиңүче. Кинәт… шатлыклы шау-шулы мәйданда сыкраган тавышлар ишетелде. Сугыш кырында ятып калган, ирләре кайтмаган аналарның балаларын коча-коча үксегәннәрен күреп, бик авыр хисләр кичердек. Шулай итеп, 9нчы Майның шатлыклы да, кайгылы да бәйрәм икәнен аңладык.
Бу фаҗига белән мин 1952нче елда Түбән Тәкермән җидееллык мәктәбендә тагын очраштым. Укучым Вәсим Зәйнетдинов дәрестә тәртип бозгач, аны директор бүлмәсенә «төзәтергә» алып кердек. Без яхшылап сөйләштек. Үтендек. Ул вәгъдәләр биреп кайтып китте. Икенче көнне укучым дәрескә килмәде. Билгеле инде, җаны булган укытучы, өенә барып, барысын да ачыклый. Ике бала белән ятим калган Нәгыймә апа, улын ияртеп, бәләкәй чана тартып, урманга утынга китәләр. Өсләрендә ямаулы бишмәт, аякларында чабата, үзләре ачлы-туклы. Нишлисең, өйне җылытырга кирәк. Әтисе Даутов Зәйнетдиннең «хәбәрсез югалды» дигән хәбәре дә җаннарны өшетә.
Класста Вәсим хәлендәгеләр шактый иде. Тол калган хатыннарга тормышның бөтен авырлыгы төште, тормыш арбасына үзләре җигелде һәм бирешмичә, балаларын тәрбияләделәр. Сугыш чоры балалары эш сөючән булып үстеләр. Һәркайсы тормышта үз юлын тапты. Укучым Вәсим тракторда, комбайнда алдынгы булып эшләде, ат та җикте, әнисен сөендереп, бик матур гаилә төзеде. Өч баласы, алты оныгы, туруны булды. Сыер савып пенсиягә чыккан Сәгыйрә белән Вәсим 49 ел тату яшиләр һәм, ниһаять, әтисен дә таптылар. Хәтер китабында «Даутов Зәйнетдин Минзәлә районы, Түбән Тәкермән авылыннан. 1942нче елның 8нче февралендә Новгород өлкәсе Старая Русса районында җирләнгән» дип язылган.
Без – укытучылар үзебез дә сугыш чоры балаларының өлкәнрәкләре идек. Үзебезгә шул чор балалары белән эшләргә туры килде. Араларында югары белемгә омтылганнары да булды. Закир Гарифҗанов үзебезне өйрәтерлек белем алып, туган мәктәбенә кайтып, безнең белән бергә эшләде. Югары һәм Түбән Тәкермән авылларының тарихын язды, мәрхүм. Әлфия Гәрәева да институт тәмамлап, җитәкче урыннарында хезмәт куйды, безнең белән эшләргә дә җитеште. Кыскасы, төрле авырлыкларга карамастан, тол аналар тырыш балалар тәрбияләп үстерделәр. Язсаң, һәрберсе бер тарих.
Минем төп тема: хәтердә яралы эзләр. Бу турыда бик күп яздылар. Әтиләре кайтканнарга миллионнар өләштеләр, ятим калганнар искә алынмады. Булсын әтиләре кайтканнарга да, чөнки бу фронтовиклар да озак яшәмәде. Әтиләре кайтмаган ятимнәрне дә канәгатьләндерергә иде. Безнең Пәйгамбәребез дә һәрвакыт ятимнәрне яклаган.
Рәмзия ГАТАУЛЛИНА.
Минзәлә районы, Түбән Тәкермән авылы.
Комментарии