Гомерләр үтә икән ул…

Гомер йомгагын сүтә-сүтә, гомер юлының ахырына якынлашкан саен, узган гомернең татлы да һәм ачы да язмышлы кичерешләре, күңел яралары төзәлмәс мизгелләре белән беррәттән, тормыш юлында очраган нинди генә авырлыкларны җиңә-җиңә яшәү дәверендә, Аллаһы Тәгалә һәр кешегә яшәү чыганагы буларак, ярдәм көчен җибәрә. Шул нисбәттән әйтер идем, ятим булуыңа карамастан, сиңа терәк булырдай, ихлас күңелдән ярдәм кулы сузардай кешеләре белән очраштыра. Бу уңайдан йөрәгемдә мәңге сакланырдай, әледән-әле исемә төшереп, сагынып-юксынып, әниемне алыштырырдай булган, Әлмәт шәһәрендә яшәгән Миңнурый апаны ассызыклар идем. Шушы апа биш баласы белән иреннән яшьли тол калып (ире эшендә фаҗигале вафат булган), авыр елларда тормышын бер ялгызы очын-очка ялгап яшәвенә карамастан, мине фатирында тотты. Танышлары безне очратканда, Миңнурый апа сез гел бергә йөрисез, бу кыз гел үзеңә охшаган, кемең ул сиңа дисәләр, кем булсын, олы кызым дип җаваплый иде. Шушы җавабына турылыклы кала белде, мең рәхмәт аңа…

Ни кызганыч, балаларын укытып аякка бастыргач кына, аларның рәхәтләрен күрә алмыйча, 27 ел элек инде безнең арабыздан китте. Аңа карата ихтирамым чиксез, Коръән мәҗлесләрендә дә укылган догалардан, шулай ук үземнең догаларымнан да аны калдырганым юк. Урыны җәннәтнең түрендә генә була күрсен иде.

Ихтыярсыздан бөек шагыйребез Габдулла Тукайны искә төшерми кала алмыйм. Аның кыска гомерле ачы язмышы безнең күңелләрдә тирән яра булып уелып калган. Яшьли ятим калып, кешедән кешегә асрамага бирелүе, интегеп үткән балачагы, шулай да төшенкелеккә бирелмичә Бөеклеккә омтылып яшәүне максат итеп куеп, авырлыкларны, ятимлекне, авыруларны җиңәргә тырышып, янып алга үрли. Кызганыч, үкенечле кыска гомерле булды. Аның бөек шәхес булып иртә өлгерүе дә, шушы газаплы-сынаулы авыр язмышлы булуындадыр, бәлки! Ул кабатланмас шәхес.

Бу мисалга ялгап, үземнең дә 12 яшемдә тулы ятим калгач, ничәмә-ничә кеше тупсасында өйдәш булып яшәргә туры килде, йомгакны кирегә сүтә-сүтә санап утырам кайчакта, барлыгы 15 кешедә яшәп торырга туры килгән ич. Бу ара 12 яшьтән 25 яшемә кадәрге чор. Шушы үзем яшәгән фатир хуҗаларына чын күңелемнән рәхмәт, күбесе, ә бәлки барысы да бүген исән түгелләрдер, ул очракта урыннары оҗмахта була күрсен иде. Хуҗалар – алар төрле, кырыс, дорфалары да булды, таләпчәннәр дә иде, ничек аларның һәрберсенең холкына яраклашып яшәргә көч туплаганмындыр. Түзем булганмын инде, чөнки тиз генә борылып чыгып кайтып китәргә төп йортым, әнием, әтием, туганнарым юк. Урамда калган һөнәрсез ятимә кыз ич мин. Болай искә алсам да, фатир хуҗаларым мине яраттылар, якын иттеләр, өстәвенә мактап та куялар иде әле. Әлмәттә үз йорты белән торган әби авыру иде, мине үзенә иптәшкә һәм ярдәмчесе булыр дип керткән икән. Ул таләпчән булды. Һәркөн иртән эшкә киткәнче коедан ике-өч көянтә су китертә иде, ә атнакич көнне буялмаган ак идәнен юарга куша, үзе караватына менеп утырып күзәтеп тора, ярыкларга су кертмә, идәнне агартып, тырышып ю, идән кипкәнче йөрмә дип, соңыннан күп очракта, бу юлы идән бик үк агармады, дип канәгатьсезлеген әйтә иде. Иске йорт, иске идән, нишләмәк кирәк? Түз, чыда, кая барасың? Тагын бер таләбе: кич ут яндырмаска, өйдәге эшләпә радионы сүндереп куярга һәм сәгать җиделәрдә йокларга ятарга куша иде. Йокларга яткач, сөйләшеп ятарга ярата иде. Әле хәзер дә яхшы хәтерлим: беркөнне шәһәрдә эш белән банкка баргач, иң беренче эшемдә заводта бергә эшләгән егетне очраттым. Ул егет ФЗӨне тәмамлап, бетончы булып эшли иде (миңа – 17, аңа 18ләр булгандыр). Без яшьлегебезне искә алып, сөйләшеп тордык, аннары кич кинога чакырды. Әбигә кайтып, мин бүген кинога барам әле, дип әйтүем генә булды, ул, биш куллап, мин дә барам, дип тагылды, аяклары авырта, бер тукталыш арасын бер сәгать бардык. Егетем көтеп басып тора. Ә мин әбигә әйтергә оялып, аны күрмәмешкә салышып, әби белән кереп утырдык, егетем үзе аерым утырып, соңыннан әби белән төн буе өйгә кайттык. Бу 1960нчы еллар. Ә хәзер сүтелгән йомгакны әкрен генә чорнап, уйланам, чынбарлыкта, шушы кеше тупсаларында интегеп, дедовщиналарга буйсынып, чыдап, түзеп яшәүләрем мине җәмгыятькә яраклы кеше итеп тәрбияләргә, һәркайсыннан әзме-күпме уңай якларын үзләштереп, акыл тупларга, олыны олы, кечене кече итеп кадерләргә өйрәткәндер, кыскасы, миндә булган барлык уңай сыйфатларны шушы кешеләр бүләк иткәндер, дигән нәтиҗә ясыйм. Төп һөнәрем сайлаганда да (икътисадчы, Мәскәү дипломым) Әлмәттәге финанс бүлеге җитәкчеләрем таләбе һәм этәргече, ярдәме белән беренче баскычка басканмындыр, мең рәхмәт аларга. Бүгенге көнемдә шөкер итеп, узган гомеремә үкенмичә яшәвем белән бик канәгать.

Вәсилә АРСЛАНОВА.

Бөгелмә шәһәре.

Комментарии