Татар телен өйрәник бергәләп

Күп кенә татар гаиләсендә балалар урысча сөйләшеп үсә. Бу нилектән соң? Балаларга игътибар җитмәүдәнме, әллә урыс теленә модага иярүме...

Мин үзем татар телен үз итәм, яратам, шуңа күрә гаиләмдә урысча сүз әйтсәләр дә, мин аңламыйм, ни дисез, дип кабат татарчалатып сорыйм. Миңа карап кечкенәбез дә шулай эшли, без әйтәлми торсак, бу шулай була татар телендә, дип әйтеп тә куя.
Урамда, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә күбесенчә урыс телендә аралашсалар да, гаиләбездә татар теленә өстенлек бирәбез.

Татарча матур итеп әдәби телдә сөйләшер өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Әнә балалар язучысы Йолдыз апа Шәрәпованың китаплары, телевизорда «Шаян ТВ» каналы бар.
Кечкенәдән Йолдыз апаның шигырьләрен тыңлап үсте кечкенә улыбыз. Әле Йолдыз апаның үзенә бүләк иткән китаплары да бар, татарча сөйләшкәнен ишетеп, сокланып, тагын да дәвам итүен күзаллап бүләк ителгән ул китаплар. Улым аларны әле дә күтәреп йөри, минем китапларым, минем Йолдыз апам, дип. Бигрәк тә «Ялкау тел» белән «Колаклы коймаклар» исемлеләрен яратты.
Шушы китаплардан тыш, телевизордагы «Шаян ТВ» каналы да бик ярдәм итә татарча сөйләм телен баетырга. Сөенеп туялмыйм шул канал булганга. Иртән уянып, «Хәерле иртә, әнием», – дип күзен ачкан балам «Шаян ТВ»ны кабызып куя. Башка балалар телефонга үрелсә, безнеке – «Шаян ТВ»да. Аның да булды берара телефон белән мавыгуы, үзендә үҗәтлек көче табып, телефоннан арынып, «Шаян ТВ»га күчүе бик тә сөендерде безне. Хәзер телефонны кулына да алмый, «Шаян ТВ»ны күзеннән дә ычкындырмый. Аның белән бергә шигырьләр өйрәнә, рәсемнәр ясый, пластилин белән дә мавыгып ала, җырлап-биеп тә җибәрә, хәрефләр дә өйрәнә. Яңа сүз, яңа хәреф өйрәнсә инде, сөенеченнән балкый, безнең белән уртаклаша. Яңа сүзне ишетеп, миннән сорый әле ул, ни аңлата дип, минем белемемне дә тикшерә, «Шаян ТВ»да шулай дип әйттеләр, дип чагыштыра. Алып баручыларның исемнәрен дә белә икән. Үзем дә кереп карый башладым әле буш вакытларымда. Әйе, чыннан да бик матур, бик тә кирәкле канал, киләсе буын өчен генә түгел, әти-әниләр өчен дә. Чөнки балага сөйләм телен дөрес итеп өйрәтүче «Шаян ТВ» бар!!!

Мәркәзебездәге аквапаркны белми йөри идем, нәниебез «Шаян ТВ» аша ишетеп белеп алды, җәйнең соңгы көннәренең берсендә алып барып кайттык, и-и сөендек инде рәхмәт әйтеп «Шаян ТВ»га.

«Безнең гәҗит»не дә читтә калдырмыйбыз без, сканворд чишкәндә гаиләбез белән бергә чишәбез, гәҗиттәге материаллар турында фикер уртаклашабыз, ә инде кечкенәбез әлегә рәсемнәр буенча фикер йөртә, таныш хәрефләре белән бераз укып та алырга азаплана. Үзебез укып биргән очракта, үзем укыйм мин, ди әле...
«Шаян ТВ»да үткәрелә торган конкурсларда да катнашырга теләген белдерде нәниебез. Шулай итеп, Аллаһы Тәгалә ярдәме белән, бер конкурска беренче мәртәбә язмабызны җибәрдек. Баланың теләген үтик дидек.

Аның татарча матур сөйләшкәненә күпләр соклана, рәхмәтләр әйтә. Ә мин үз чиратымда яраткан гәҗитем аша «Шаян ТВ» каналына, «Безнең гәҗит»нең үзенә һәм Йолдыз апага җиткерәсем килә рәхмәтләремне. Татар теле – безнең телебез, яклыйк, саклыйк телебезне. Илебез тыныч, күгебез аяз булсын.

Зөлфирә ГАЙНАТУЛЛИНА,

 Алабуга шәһәре

Комментарии