Бер күрешү – бер гомер

Бер күрешү – бер гомер

Бу мәкаләне «Безнең гәҗит»тә чыккан (№34, 31 август 2022 ел) «Матур үткән яшьлек еллары» дигән язмага кайтаваз буларак язам. Бу инде үзем язган мәкаләгә үзем үк кайтаваз язу булып чыга.

Ул язмада 1967-1971нче елларда педучилищеда уку чоры, керү имтиханнарын тапшыру, безне укыткан искиткеч зыялы, тирән белемле укытучылар турында бәян ителгән иде. Шулай ук төркемебез исеменнән хөрмәткә лаек мөхтәрәм, киң эрудицияле класс җитәкчебез Илдус абый Сәгъдиевны 85 яшьлек юбилее белән дә котлау бар иде.

Берәр атнадан өй телефонына Илдус абыйдан шалтырату килде, хәл-әхвәлләрне сорашкач, газетада чыккан фотосурәтне зуррак форматта эшләтеп булмас микән, дигән сорау белән мөрәҗәгать итте һәм аны Арча педагогика училищесының музеена куясы килү теләген белдерде. Үзенең Арчада яшәгән адресын да әйтте.

Фотосурәтне эшләтеп, хатыным Әлфия белән (Әлфияне дә бу укытучылар укытты, ул педагогика училищесын 1975нче елда тәмамлады) Арчага юл тоттык. Шулай ук чыгарылыш фотосын һәм безнең гаилә тарафыннан эшләнгән кул эшләре фотоларын да алып бардык. Безнең гаилә күптәннән әби-бабайлар, әти-әниләр эшләгән, элеккеге йолаларны чагылдырган кул эшләнмәләрен ясау белән шөгыльләнә.

Бик матур, чын күңелдән очрашу, күрешү булды бу. Башта училищеда уку чорларын, истә калган кызыклы вакытларны искә алып, озак итеп сөйләшеп утырдык. Без алып барган фотоларны, Илдус абый белән Флера апаларның да фотоларын карап, матур истәлекләргә хисләнеп утырдык. Бергәләп фотога төштек, тәмле итеп чәйләр эчтек. Бер күрешү – бер гомер диеп өлкәннәр белми әйтмәгәннәр бит. Киләчәктә дә очрашып, истәлекләр барлашып, тормышның матур мизгелләрен тагын шулай искә алып, аралашып, матур яшәргә язсын иде.

Госман ХӘСӘНШИН,

Балтач районы, Норма авылы

Комментарии