- 21.11.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №46 (15 ноябрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Авылны урталай бүлеп агучы инеш кырыендагы чирәмлектә машинамны ремонтлап ятканда бер хәлнең шаһиты булырга туры килде. Йолдыз очында яшәп ятучы Ислам абый (исемен үзгәртергә булдым) инеш аша салынган зур күпернең терәгеченә ябышкан да, сыкранып-үрсәләнеп, гел бер сүзләрне кабатлый: «Унтугыз иде бит ул! Унтугыз мең иде! Бәрәңге, печән сатып, иртә таңнан кара төнгәчә шабашкада балта чабып, өстемә юньле өс-баш кимичә, хәләл көчем белән тиенләп кенә җыйган акчалар иде бит! Матур сүзләр сөйләп, вәгъдәләр биреп, ничек итеп ипләп-җайлап төп башына утыртып качты бит безне!»
Ислам абый терәгечләргә йодрыклары белән суга-суга, үксеп еларга ук тотынды. Ир кешенең кычкырып елаганын бер тапкыр да ишеткәнем, күргәнем юк иде. Бу минутларда миңа да авыр, уңайсыз булып китте. Чын күңелемнән кызгандым мин аны.
Үзен мәэзин малае дип таныштырган бер аферист аны һәм тагын ике авылдашны Казанның Һади Такташ урамындагы элеккеге автомобиль кибете янында «кәкре каенга терәп» китеп барган. Һәрберсеннән, яңа «Урал» мотоциклы алып бирәм, дип, 19ар мең сум акча санап алган (1 долларның 87 тиен торган чагы).
Инде еракта, узган гасырда калган ул елларда «Урал» мотоциклы заманасына күрә хәзерге «Джип» машиналары кебек, иң дәрәҗәле техника булып санала иде. Бигрәк тә авыл җирендә. Меңгә якын хуҗалыгы булган Шәле авылында бу «матайлар» бары тик берничә кешедә генә иде: Мөхәрләмов Әхәт, Хәйриев Газиз, Гатиков Фәйзулла һәм Әлмиев Исмәгыйль абыйларда гына. Акчаң булса да, сатып алып булмый, бик тә дефицит иде алар. Мәсәлән, «Урал»лы булыр өчен, Район советы башкарма комитетына гариза язып, 2-3 ел чиратта торасың, чиратың җиткәч, районның хәзерләүләр конторасына берничә центнер ит тапшырырга кирәк иде. Ә шуның кадәр итне кайдан алмак кирәк? Менә шуларның барысын да истә тотып, авылдашлар мотоциклларны кулдан, кеше аша гына алмакчы булалар, һәм, бар акчаларын җыйнап, Казанның һәр атна саен ял көнендә була торган «талчук» базарына баралар. Шунда теге мошенник кармагына килеп кабалар да инде.
«Кичә Татсоюзның үзәк базасына сез кызыга торган «Урал» маркалы мотоцикллар кайтты. Хатынымның әтисе шул базада директор булып эшли. Бераз чәйлек бирсәгез, өчегезгә дә өч «Урал» алып бирергә булыша алам. Әгәр дә ял көне булмаган булса, мин сезне бүген үк авылыгызга «матайга» атландырып кайтарып җибәргән булыр идем. «Матай» алуны озын-озакка сузмас өчен, тиешле акчасын автомобиль кассасына иртүк түләп куярга кирәк. Иртә йөрсәң – эш пешә, соңга калсаң – бит пешә, диләр бит. «Урал»ларны иң беренче булып сез алырга тиеш. Иртәнге сигездә сезне кибет янында каршы алам, үзегез белән паспортыгыз да булсын. Соңга кала күрмәгез, егетләр!» – дип, мәэзин малае үз юлы белән китеп бара.
Шушындый өметле сөйләшүдән соң, авылдашларның куанычлары эчләренә сыймый. Икенче көнне алар алдан сөйләшенгән урында очрашалар һәм ике дә уйламыйча, кем икәнлеген дә белмичә, чит кешегә бар булган акчаларын чыгарып бирәләр. Акчаларны җыеп алып, автомобиль кибетенә кереп киткән мошенникны болар урамда кибет ябылганчы көтә. Ул башкача күренми, эзсез-хәбәрсез юкка чыга.
Ислам абый мондый күп акча югалтуны аеруча авыр кичерде. Хәсрәтемне җиңеләйтәм, дип, аяк терәп «шайтан суы»н чөмерергә тотынды. Үз өендә эчәргә беткәч, күршеләрдән, туган-тумачалардан әҗәткә алып эчте. Ул әле байтак еллар: «Унтугыз мең бит ул! Унтугыз мең!» – дип, үз-үзе белән сөйләшеп йөрде. Эчеп алса, шушы сүзләрне кабатлап, үксеп елый торган иде. Шул эчәргә хирысланып китүе әҗәленә дә сәбәп булды. Кышкы суык көннәрнең берсендә эчәренә эзләп чыгып киткәч, урамда туңып үлде. «Урал» мотоциклын ала алмавы аркасында аның язмышы әнә шулай аяныч тәмамланды.
Хәзерге заманның шунысы рәхәт: акчаң булса, бар да бар. Телисең икән, очкыч сатып ал. Әйбер алыр өчен гариза язып та, ит тапшырып та йөрисе юк. Ә шулай да уяулык бүген дә бик кирәк.
Мансур ВӘЛИЕВ,
Питрәч районы, Шәле авылы
Комментарии