Шәһәрнекеләр – аккош, авылныкылар – каракош

Бу үзара салым дигәннәре авыл халкы белән шәһәр халкын аккош белән каракошка бүлде. Шәһәрдә рәхәт, аларда үзара салым акчасы җыярга кирәкми. Аларга комфортны дәүләт булдыра. Урамнары якты, юллары асфальтланган. Эшләсә – эше дә бар. Бөтен кирәк-ярак бюджет хисабына булдырыла.

Авыл халкының тормышы шәһәрнекеннән бик күпкә аерыла. Авылны карап, төзекләндереп тору, нигездә, авыл халкы җилкәсенә төшә. Провинция җитәкчеләре район бюджетының сайлыгына сылтап, авылларга ярдәм күрсәтми, ә киресенчә, аңардан алырга гына җай эзли. Әмма район үзәгендә күләмле төзелешләр башкарырга акча табалар үзе.

Референдум комиссиясенә бюджетта эшләүчеләрне җәлеп итү гадәти хәл. Аларга өстән басым ясаулары да ихтимал. «Доверяй, но прверяй!» диләр бит. Шуңа да ул комиссиянең эшен авыл халкы үз күзәтүенә алса, яхшы булыр. Халыкта референдумның үтүе-үтмәве хакында шик тә тумас. Югыйсә, референдумга баручы да юк, үтте дип саныйлар, диләр. Тәртип буенча комиссия һәм халык контроле составы авыл җыенында расланырга тиеш.

Авылдагы пенсионерларның күбесен колхоз пенсионерлары тәшкил итә. Алар фәкыйрьлектә яши. Пенсияләре яшәү минимумына да тулып җитми. Өстәвенә, аларны төрле яклап «чукып» кына торалар. Түләүләренә бераз ташлама ясау да гадел булыр иде.

Авыл халкы сөт саткан акчаларының үзара салымга тотып калуларыннан да зарлана. Мондый нәрсәләр авыл халкына тискәре йогынты ясый, аның күңеленә дошманлык юшкыны утыра, нәфрәт туа.

Самат РИЗВАНОВ,

Чирмешән районы, Утыз Имән авылы

Комментарии