Изге күңелле кешеләр

Изге күңелле кешеләр

«Безнең гәҗит» газетасы! Сезгә Әлмәт шәһәреннән тугры укучыгыз Венера Хәмидуллина яза. Без Сезнең газетагызны күптәннән яратып укыйбыз. Бер санын да калдырмыйбыз. Сезнең газета битләренә авылдашларым турында язасым килде. Галиевлар гаиләсенә багышланган язмамны җибәрәм. Тиздән «Безнең гәҗит» газетасында үземнең язмамны укырмын дип ышанам. Алар да аны укыгач шатланып куярлар. Иҗади уңышлар, үзегезгә сәламәтлек, бәхет телим!

«Яхшылык эшлә дә суга сал, кеше күрмәсә балык күрер», – диләр халыкта. Әйе, чыннан да изге эшләрне кешегә күрсәтеп, ниндидер үзеңә файда китерер диеп эшләргә кирәкми. Игелекле эшләр беркайчан да күп була алмыйлар. Без бәләкәй чактан ук изгелек эшләп, кешегә ярдәм итеп яшәргә кирәк икәнен белеп үстек. Әти белән әни безнең өчен гел үрнәк булдылар. Авылга артистлар концертлар белән килә дисеңме, кемдер узып барышлый керәме – һәр килгән кешегә якты йөз күрсәтеп каршы алалар, сыйлап, кунак итеп озатып калалар иде. Өебездән гел кеше өзелмәде. Мондый гаиләләр безнең авылда берәү генә түгел иде, гомумән, Нәдер авылы халкы гел кунакчыл булды. Бу сыйфат белән күп гаиләләр аерылып тора. Бүген үземнең язмамда авылыбызның хөрмәтле гаиләләренең берсе Галиев – Мөхәммәдиевалар гаиләсе турында язасым килә.

Мөхәмәдиева Фатыйма һәм аның ире Галим Галиев авылыбыздагы иң мәрхәмәтле, ачык кешеләр иде. Фатыйма апа 1926нчы елның 15нче декабрендә туа. Бөек Ватан сугышы башланган елны 6нчы сыйныфта укыган чагы була. Кечкенәдән әтисе аны үзе укыткан, санарга өйрәткән, шуңа да Фатыйма апа 7нче сыйныфтан авыл советында табельщица булып эшли башлый. Акыллы, игътибарлы кызны эшендә хезмәттәшләре хөрмәт итәләр, яшь булуына карамастан аңа зур эшләр йөклиләр. Фатыйма апа кушкан һәрбер биремне җиренә җиткереп башкара, эштән курыкмый, эш дип янып тора. Еллар үтә бара. Сылу кыз Фатыйма үсеп җитә. 1952нче елда армиядән кайткан гына төз гәүдәле, ягымлы карашлы, бар эшне дә менә дигән итеп эшләп куючы, көчле егет Галимне очрата ул. Яшь йөрәкләр бер-берсен яратып гаилә коралар, авылда гомер итәләр, үрнәк гаилә булып яшиләр. Берсеннән-берсе матур өч гүзәл кызлары туа – Алсу, Гаҗилә, Наилә. Без дә гаиләдә өч бала, шуңа да гел Галим абый һәм Фатыйма апаның балалары белән бергә дус үстек. Аларга еш кунакка бара идек. Кунакка килгән саен Фатыйма апаларда өрек җимеше ашадык. Бу елларда аны сатып алу мөмкинлеге юк иде дисәң дә була. Галиевлар гаиләсенә бу тәмле җимешне Ташкенттан туганнары Латыйфа апа посылка белән җибәрә иде.

Аеруча Галиевлар гаиләсенә Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә барырга ярата идек. Ел саен Галим абый белән Фатыйма апа күрше-тирә балаларын чыршы бәйрәменә чакыралар иде. Ялт-йолт итеп, төрледән-төрле уенчыклар белән сыгылып торган чыршының матурлыгы… Әкияттәге чыршы була иде ул. Аның бизәлеше мәңгегә истә калды. Салават күпередәй төрле төсле, кояштай балкып торган нурлары, хуш исләре әле дә хәтердә. Әйлән-бәйлән уйнап, җырлар җырлап кичкә кадәр утыра идек. Татлы ризыклар белән сыйлыйлар иде. Алар бер баланы да игътибарсыз калдырмадылар. Бу кичләрнең тагын бер матур ягы да бар иде –бүләкләр өләшү мизгеле. Барыбызга да Яңа ел күчтәнәчләре бирәләр иде. Бер сүз белән әйткәндә Галим абый белән Фатыйма апа безнең өчен авылдашлар гына түгел, ә сихри Яңа елның Кыш бабае белән Кар кызы ролен дә башкаручылар иде.

Җәй айлары килгәнен дә зарыгып көтә идек. Безнең әти барыбызны да су коенырга алып бара, әрәмәгә шомырт җыярга алып төшә иде. Без җыйган шомыртлардан әниләребез тәмле итеп шомырт пироглары пешерә иделәр. Кызлар да безгә еш кунакка төштеләр. Бергәләп серләшеп утырып, уйнап, велосипедта йөреп күп көннәр узды.

Бу гаиләнең киләчәктә Әлмәткә күчеп китүләре дә дуслыгыбызга киртә булмады – гел аралашып яшәдек. Еллар үткән саен дуслык ныгыды гына. Бүгенге көндә дә кунакка йөрешәбез.

Галим абый гомере буена Әлмәттә «Каздорстрой СУ-854» оешмасында эшли. Шәһәрдә беренче асфальт юлларны cалуда катнаша. Фатыйма апа кибеттә, буфетта эшли. Пенсиягә «СУ-854» оешмасыннан чыга. Монда ул лаборант булып озак еллар эшли. Эшендә зур хөрмәткә ирешә, хезмәттәшләре өчен үрнәк була. Фатыйма апа – тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны. Ул Бөек Ватан сугышына 65 ел, 70 ел медальләре белән бүләкләнгән.

Өч сылу кыз тиз арада үсеп җитәләр. Олы кызлары Алсу медицина юлын сайлый – шәфкать туташы булып 30 елдан артык эшли. Бүгенге көндә гаиләсе белән Мәскәүдә яши. Алсу бәләкәй чактан ук эшчәнлеге, тырышлыгы белән аерылып тора иде. Иң шаяны һәм һәрвакыт шат күңелле булган уртанчысы Гаҗилә Әлмәтнең беренче косметологлары арасында була. Ростов-на-Дону шәһәрендә укып кайта. Аңа кадәр медицина өлкәсендә белем ала. Үзенең хезмәтен бик ярата, меңләгән кешегә матур, зәвыклы булырга ярдәм итә. Безгә, дусларына да ул гел яшь булып калу серләрен ача, ягымлылыгы, җылы сүзе белән кәефләрне күтәреп җибәрә. Төпчек кызлары Наилә да кечкенәдән кешеләргә бик ярдәмчел иде. Яшь чактан ук үз дигәненә иреште. Политехник техникумын уңышлы тәмамлады. Озак еллар «Нефтьче» мәдәният сараенда эшләде. Хәзер шәһәребезнең зур сәүдә үзәгендә администратор вазыйфасын башкара. Кызлар да, әти-әниләре кебек, кунакчыл кешеләр. Урамнан узып барган җирдән дә җитәкләп үзләренә кунакка алып кереп китәләр.

Бүгенге көндә Фатыйма апа оныкларын, туруннарын үстерүдә ярдәм итә. Галим абый гына аларның барысын да күрә алмады. 66 яшендә араларыннан китеп барды. Менә инде ничә еллар дәвамында Фатыйма апа кызлары янәшәсендә яши. Быел аңа 90 яшь тула. Өлкән яшьтә булуына карамастан торак-коммуналь хуҗалык өчен килгән квитанцияләрендәге күрсәткечләрне үзе саный. Үзен ул бәхетле кеше ди. Чыннан да, гел «әни» диеп өзелеп торучы, «әби» диеп килеп җитүче 3 кызы, 4 оныгы, 5 туруны бар бит аның! Менә нинди зур байлык һәм чын хатын-кыз бәхете. Оныклары аны гел сөендереп торалар: алтын медальгә – мәктәпне, кызыл дипломга университетны тәмамладылар. Хәзерге көндә Фатыйма апа кызы Гаҗилә һәм аның кызы Камилә белән яши. Камилә дә, әнисе кебек, медицина юлын сайлый. Ул шәфкать туташы булып эшли. Акыллы, эшчән, мәрхәмәтле бу бала чын шәфкать туташы сыйфатларына ия. Иҗади кыз да әле ул. Әбисенең күңелен матур-матур рәсемнәре белән дә күтәрә.

Фатыйма апа гел якты йөзе, ягымлы карашы белән кунакларны каршы ала иде. Бүген дә шулай ул. Тәмле ризыклар пешереп, хуш исле чәйләр куеп, тәм-томнар белән өстәл тутырып көтеп тора. Бу гаилә гомер буе гел яхшылык эшләп, кешеләрне бәхетле итүдән тәм тоеп яши. Изгелекләре үзләренә игелек белән кайтсын иде! Сәламәт булып, бәхетле тормышта, озын гомерле булып яшәсеннәр! Фатыйма апа балаларының бәхетен күреп озак яшәсен!

Венера ХӘМИДУЛЛИНА,

Әлмәт шәһәре

Комментарии