Налог түләтерләрме?

Налог түләтерләрме?

Мин тумышым белән Татарстанның Минзәлә районы Чулпан дигән авылдан. Башлангыч мәктәпне шунда тәмамладым. Аннары Сарман районы Салкын Алан сигезьеллык мәктәбе, Минзәлә педучилищесы, армия, Казан дәүләт педагогика институты. 54 ел буе мәгариф системасында эшләдем, татар теле һәм әдәбияты укыттым. Хәзер Башкортстанның Бәләбәй шәһәрендә яшим. Алай да авылым хәлләрен яхшы беләм дип әйтә алам. Сугыш чоры, сугыштан соңгы еллардагы истәлекләрне тупласаң, тулы бер китап язарлык.

Гыйльменисаттәй гомере буена колхозда эшләде. Улы Мәкъсут, кызы Нәҗибә белән мал асрады, умарта тотты, бәрәңгесен, яшелчәсен үстерде. Болары – таныштыру өчен генә.

Сугыштан соңгы еллар. Гыйльменисаттәй авылдан 4-5 чакрымдагы имәнлек янында печән чаба. Икенче якта иген кыры. Чалгысы үтми. Гыйльменисаттәй тар гына алдырып, бөтен гәүдәсе белән көчәнеп, куралы үләннәрне кистереп-йолкып чыга.

Тын алырга туктап, артына борылып караса, еракта авыл советы рәисе Әндри дәдәй һәм колхоз бригадиры Рәфкать абыйларның килеп ятканы күзгә чалына. Һәрберсе үз тарантасына утырган. Гыйльменисаттәй боларны күрү белән, ялт урман эченә.

Әнди дәдәй килә-килешли үк:

– Гыйльмениса, күрдем-күрдем, чык әле тиз генә, – ди.

Апабызның башын иеп чыкмый хәле булмый.

– Тиз генә кайт та, кәнсәләргә кил! – ди рәис.

Гыйльмнисаттәйнең йөрәге жу итә.

– Нигә?

– Без сиңа медаль бирәбез.

– Нәрсәгә соң ул?

– Сугыш чорында яхшы эшләгәнең өчен.

– Аңа налог түләтәләрме соң?

Шаярып сөйләшергә яраткан Рәфкать, елмаеп:

– Түләтәләр, Гыйльменисаттәй, түләтәләр, – ди.

«Түләтәләр» сүзен ишетү белән Гыйльменисаттәйнең күңеле кырыла:

– Кирәк түгел миңа медалегез, – ди дә, урман эченә шыла.

Ул исә «Тылда фидакарь хезмәт күрсәткән өчен» медале була. Сугыш вакытында бик күп төрле салымнар халыкның үзәгенә үтеп калды шул.

Илгизәр ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН,

Башкортстан, Бәләбәй шәһәре

Налог түләтерләрме?, 4.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии