- 21.09.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №37 (18 сентябрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Турысын әйткән, туганына ярамаган, дисәләр дә, турысын язмый булмый. Хәтерлисездер, элек 1 Май бәйрәме бик зурлап үткәрелә иде. Бездә быел шул традицияне кайтармакчы булдылар. Анысы бик яхшы. Төрле оешмалар да чыгасы дигәч, мин дә бер карап кайтым әле, дип барган идем. Баруын бардым, ләкин күңелем төшеп кайттым. Бер авыз татарча сүз ишетмәдем, бер татарча язу күрмәдем. Бар да урыс телендә генә булды.
Инде татар телен күпме кайгыртып, татарча сөйләшү мөһим дип күпме язып, әйтеп торалар. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә телебезне сакларга, үстерергә, диләр. Кермәсә дә керми икән безнең Минзәлә түрәләренә. Алар да бу хакта белеп тора югыйсә. Колонналар белән идарә итүчесе дә үзебезнең татар кешесе. Кулына рупор тотып, урысча гына бакыртып йөргәч, бу да татарчасын оныткан икән, дидем. 2017нче елда Татарстанның бер авыз да татарча белмәгән баш прокуроры Илдус Нәфыйков дигән кеше мәктәпләрдә татар телен укытуны киметергә дип әмер биргәч, бөтен җирдә татар теленә һөҗүм башланган иде.
Менә безнең Минзәлә шәһәрендә дә белдерүләр, элмә такталарның 70 проценты бары тик урыс телендә. Хәтта чит телдә язылганнары да бар, татарча язылганы бик сирәк. Менә сиңа Татарстан Конституциясендә дәүләт теле дип саналган татар теле!
Салихҗан МИҢНЕГӘРӘЕВ,
Минзәлә шәһәре
Комментарии