Киленемә бүләк итәрмен

«Ничә ел дуслашып, аралашып йөргән хатын белән тәмам бозылышып туктадык. Барысына да шул акча гаепле», – диде беркөнне таныш хатын Халидә (исеме үзгәртелде. Авт.). Аның дусты соңгы елларда бизнес белән шөгыльләнә башлаган. Башта товарга Казанга йөргән, ике ел элек бу эшкә Халидәне дә «әвәләгән». Аңардан акчаларын кайсы банкка салуын сораган. Халидә аңа булган запасын кая салуын әйткән. Бистәдә берничә банк бар, тик кайсының ышанычлы, кайсында процентларны күбрәк түләгәннәрен белеп бетерерлек түгел бит хәзер. Күбебез 90нчы елларда дәүләт саклык кассаларындагы акчаларның «янып» юкка чыгуына да шаһит. Ә бизнеследи – шомарган таш. Ул носки, колготки, ыштан-чалбар, күлмәк ишеләр белән сату итә. Керем әллә ни юк инде, шулай да яшь пенсионерга өйдә ятканчы ярап тора. Өстәвенә ире дә бик эшлекле адәм түгел. Шуннан бу хатынның башына бик шәп фикер килә: туктале, нишләп Халидәнең теге банкка салган акчаларын файдаланып тормаска? Килә бу Халидәгә. «Минем сиңа эшлекле тәкъдимем бар. Исәбем – Мәскәүгә үк йөреп, чәшке туннар алып кайтып сату. Әйдә, син банктан акчаларыңны ал да, миңа әҗәткә биреп тор. Мин бер ярым артык түләрмен», – ди.

Акчаларны банктан барып алалар. Счет ачканга әле ике генә ай була, бер тиен процент түләнмичә, ике көннән акчалар кулга керә. Документ тутыру да юк, килешү дә юк (дус белән ничек алай вакланасың ди инде?). Акчалар шулай итеп бик тиз генә дусты кулына күчә. Тиз арада эшмәкәр ханым үзе кебек бер алыпсатар хатын белән Мәскәүгә сәфәр чыга. Сәфәрләре уңышлы була, туннарның, пәлтәләрнең язгы якта бәяләре төшкән чакка туры киләләр. Инде яз якынлаша, тик эшмәкәр бер генә тунын да сата алмый. Шулай да Халидәгә берсен «сылый». Югыйсә аның болай да ике туны була, берсе – чәшке тун. «Сиңа Мәскәүдән алган бәягә бирәм», – дигәч, беркатлы Халидә ышана инде. Туннарның хуҗасы әле ике тунын гаражларына төшереп, кияүгә чыккандагы сандыгына да салып кайта әле. Халидә: «Гараж ышанычлы түгел бит ул, өчәр йозакка бикләгәннәрен дә ачып, шәп машиналарын урлап китәләр», – дигәч, кич белән туннарны фатирына алып кайтып китә. Эшмәкәр ханымның эше арта: сатылмаган туннарны әледән-әле балконга алып чыгып җилләтәсе була. Аллам сакласын, көя төшмәсен.

Көз җиткәч, эшләре хутка китә: туннар сатыла башлый һәм ул кергән акчасын йомарлап, тагын Мәскәүгә чыгып чаба. Шул ике ел вакыт эчендә Халидәгә булган әҗәтен түләргә уйламый да эшмәкәр ханым. Халидәне килгән саен җайлап-майлап, тагын бераз гына акчалардан файдаланырга җай таба. Акчалар кулдан ычкынып, өч ел үткәч, Халидәнең дә сабыры төкәнә. Соңгы вакытта сораганда эшмәкәр ханым да чыраен бозып кына сөйләшә, ашыккан атлы булып, тиз генә узып китә башлый. Ә беркөнне кич Халидә эшмәкәр ханым янына бер күршесен ияртеп килә. Тегесе кунакларга чәй дә тәкъдим итми, чыраен бозып, ризасызлык белдерә: «Һай, Ходаем, үләсең инде акча дип!» Ә бит үлеп китүең дә бар. Берничә айдан Халидәгә 80 яшь туласы. Шунда Халидәгә усаллык, кыюлык каян килгәндер: «Кая, китер әле туннарыңны?» – дип боера. Тегесе йокы бүлмәсеннән ике тун алып чыгып алларына сала. Әллә бу ияртеп килгән хатыны тун аламы, дип уйлый. Ә Халидә яхшы гына ике тунны үзе белән алып кигән капчык-сумкага сала да, ишеккә юнәлә. Бурычны процентсыз гына булса да капларлык була. Ияреп килгән күрше: «Үзеңнең дә өч туның бар. Әле икесе чәшке тун. Болар белән нишлисең, әллә үзең дә сатуга керешмәкчеме?» – дип гаҗәпләнә. «Кышка ике киленемә бүләк итәрмен. Акчалата бирсәң, комга сипкән су кебек, юкка чыга бит ул. Болай, ичмасам, таныш-белеш, кода-кодача, кара әле, Халидә 80 яшенә ике килененә дә яхшы тун бүләк иткән, диярләр», – ди Халидә. Менә шундый үзенчәлекле кеше инде ул.

Халисә ШӘЙДУЛЛИНА,

Сарман районы, Җәлил бистәсе

Комментарии