- 21.09.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №37 (18 сентябрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Минем каенанам мари милләтеннән, ләкин һәр хатын-кызга өлге булырлык, эшчән, зирәк ана иде. Алар гаиләсенә килен булып төшкән беренче көннән ук мин аңа «әни» дидем. 7 ел бергә яшәп, каенанам да миңа һәрвакыт «кызым» дип дәште. «Тату яшәгәндә тормышның яме, тәме, гаме бар», дигән әйтемгә тугры калдык дип, Ходайга шөкер итәм.
Кияүгә чыкканда тәмле итеп ашарга да пешерә белми идем. Гаиләдә миңа бу турыда әйтеп, берсе дә түбәнсетмәде, каты бәрелмәде. Каенанам үзе оста хуҗабикә иде. Урак, печән өстендә колхозчыларга ашарга пешереп, көнгә өчәр тапкыр авыл миченә ягып, сигезешәр ипи дә салырга җитешә иде. Аның уңганлыгына, өлгерлегенә сокланып, үрнәк алып яшәдем. Каенанамның эшләгәнен күзәтеп, әкренләп үзем дә барысына да өйрәндем. Теләк булса, барып чыкмаган эш юк ул, тормыш үзе яшәү кагыйдәләрен өйрәтә.
Авылда мал асрамыйча да булмый. Терлекне карау өчен, авыл халкы таң әтәчләре белән бергә уяна. Кич йокларга ятканда: «Әни, сыер саварга, көтү куарга уят», – дисәм, «Яшь чакта йокы тәмле була, миңа 4-5 сәгате дә җиткән», – дип әйтә торган иде. Күп вакытта иртән торуга ишегалды себерелгән, мал-туар каралган, ашарга пешкән иде инде. Тик иркәләнеп ятарга да ярамаганлыгын белә идем, ояты ни тора ич!
Гаиләдә ир белән хатын арасында нинди мөнәсәбәтләр булырга тиешлеген дә каенанам белән каенатама карап үрнәк алдым. Ул иренә карата һәрвакыт игътибарлы булып, аны ихтирам итеп яшәде. Минем ирем дә аның белән киңәшләшә башласа, ул үз сүзен әйтер, әмма: «Хатының ни дияр, аның белән дә киңәшләш», – дип өстәргә онытмас иде.
Каенанам балаларыбызны тәрбияләргә дә нык ярдәм итте. Шәһәргә киткәндә, кызларыма 4 һәм 5 яшь иде. Аларның киләчәген кайгыртып, әти-әни белән киңәшләшеп, барыбыз бергә Ижауга килеп төпләндек. Эшкә чыгарга туры килгәнлектән, кызларыбызны тәрбияләү күбрәк аларга туры килде. Каенатабыз үлеп киткәч, каенанам безнең белән шәһәрдә алты ел яшәде. 86 яшенә кадәр авыртынмыйча, күзлек тә кимичә, гел хәрәкәттә булды. Урыны оҗмахта булсын.
Йомгаклап әйтәсе килгән сүзем шул, өлкәннәр яшь буынга үрнәк тә, терәк тә була белсен. Килененнән зарланганчы, кайнана тиешле кеше аны үзе белгәнгә өйрәтеп, аңлатып, киңәшләрен биреп яшәргә тиеш. Җылы мөнәсәбәт, яхшы үрнәк булганда яшьләр дә ныклы гаиләләр кора алырлар иде дип уйлыйм.
Дания БОРҺАНОВА,
Ижау шәһәре
Комментарии