Умырзая гомере

Умырзая гомере

2002 елның 24 август иртәсендә Мөбәракшин Марат Мансур улының 19 яшендә чит кешеләрне янгыннан коткарырга ашыкканда юл һәлакәтендә гомере өзелә. Язмам аның якты истәлегенә багышлана…
Умырзая гомере диләр андыйлар турында. Сафлыкка, матурлыкка, сөюгә сусап йөргәндә, яз килә дә кешелеккә илаһи серләр дөньясын – умырзая чәчәген бүләк итә. Күпме җырлар җырланды, шигырьләр язылды сиңа, умырзая. Ләкин ел да язга керү белән чәчәк атасың, безне ымсындырып, яшьлеккә, балачакка – үткәннәргә алып кайтасың да, үзең суласың, кибәсең, үләсең. Умырзая кыска гомерле була – бу табигатьнең ачы кануны.
Гомере кыска булганга гына аны умырзаяга тиңләмиләр, ул үзе дә умырзая кебек, тирә-юньгә сафлык, изгелек бөркеп яшәде. Аның бар белгәне – башкаларга ярдәм итү иде. Ул инде юк. Аның җир астында ятуына да ун ел була. Ләкин ул калдырып киткән матурлык һаман бик күпләрне илһамландырып яшәтә, яхшы гамәлләр кылырга этәрә, изгелек чишмәсенә юл яра.
Әле дә хәтеремдә: мин җиденче сыйныф укучысы идем… Мәктәбебездә Мөбәракшин Марат Мансур улы рухына багышлап, район күләмендә зур татарча көрәш бәйгесе уздырылды. Район башлыклары да, спортта зур уңышларга ирешкән кешеләр дә аның турында матур, якты сүзләр сөйләде. Аптыраган идем: Марат абыйның үлгәненә инде бер ел үткән, ничек һаман онытмаганнар? Юк, яхшылык, матурлык онытылмый икән. Кеше китә, җыры кала, диләр бит. Кеше үлә, ә ул кылган изгелекләр кешелек дөньясында мәңге яши.
Мин әле кечкенә идем. Тәрәзә янында йокларга яратам. Иртән шул тәрәзәдән кергән кояш нуры миңа тагын да ләззәтлерәк йокы өсти. Мин ул кояшның җылы якты нурында изрәп йоклый идем. Бүгенгедәй хәтердә, ул иртәдә кояш әллә бөтенләй чыкмаган, караңгы, эч пошыргыч, салкын, тонык һава иде. Күземне ачтым да, янәшәдәге диванга карадым. Әни инде күптән торган, урыны буш. Йә сыер саварга чыгып киткәндер. Җитмәгәненә өйнең бурасына шабыр-шобыр килеп яуган яңгыр тавышы күңелгә шом өстәп, тәрәзә пыяласына да чиртә. Күкне дә кара болытлар сырып алган. Көзге көн кебек. Хәер, август ахырында инде көз хөкем сөрә торгандыр. 24 август иртәсе иде ул. Ярый әле янымда игезәгем самими кыяфәт белән йоклап ята. Аның шул гөнаһсыз йөзенә карадым да, барлык эч пошуларым эреп юкка чыкты. Аны кочакладым да, юрган астына кереп, татлы йокымны чакырдым. Яратмыйм яңгыр явуын.
Бер-беребез белән кочаклашып озак ятмаганбыздыр. Тиздән урам яктан керә торган ишек ачылды да, әни авыр адымнары белән безнең бүлмәгә керде. Әллә безне – кочаклашып яткан ике бөтерчекне күргәч, күзенә яшь җыелган инде… Әнинең йөзендә беркайчан да яшь күргәнем юк иде. Елый белмидер, көчле кешедер кебек иде әни.
– Бал..а..л..ар, – дип калтырап чыккан тавышы урамдагы яңгырдан да ныграк эчне пошыра башлады. Ә игезәгем һаман йоклый. Мин шомланып кына күзләремне ачтым да, әнинең калтыранган иреннәреннән начар хәбәр көтеп, сулыш алырга да куркып калдым. – Марат абыегыз үлгән…
Кайсы Марат? Ник үлгән? Безнең әле үләргә әзерләнгән Маратлар юк иде… Берни дә аңламыйча ята бирәм. Әни әллә безгә сөйли, әллә үз алдына сөйләнә, үзе тимер акчалар саный, үзе такмаклап елый:
– Бүген иртәнге дүрттә күрше авылда булган янгынга чыгып киткән дә, машинасы белән капланган. И балакаем, бигрәкләр дә яхшы бала иде. Унтугыз да тулмаган бит әле аңа. Кешегә ярдәм итәм дип. Үзенең дә сменасы булмаган. Тыныч күңел белән ничек йоклап ятыйм дигән дә, сүндерү машинасына утырып, шунда йөгергән. Һавасы бозылды шул, һавасы. Төнлә берни күрмәслек томан иде бит, шул гына җитте башына… И, балакаем, ата-анаңа күпме хәсрәт…
Марат әнинең туганы түгел, безгә әти ягыннан өчтуган абый була. Ә әни аны үз баласы кебек ярата иде. Әти без тугач та, юл һәлакәтендә үлгән, хуҗалыктагы барлык эшләр дә әни җилкәсендә иде. Ул каралты-кураны бер әни генә ничек тотсын? Марат абый да еш килеп, нинди эшләр барын белешеп, булышып йөри. Әнә ул ярасы утыннар, ул кисәсе агачлар ишегалдында ятып калды. Аларга хәзер яңгыр ява. Әллә өч тапкыр шул утыннарны кисәргә төшкән. Берсендә әнине туры китерә алмаган, икенчесендә кемнәндер алган утын кисә торган «Дружба»да бензины беткән булган, бензинын да табып китергән, тик ни сәбәптәндер киселмичә калган. Ә хәзер әнә олы гәүдәле, таза, нык, көрәшче Марат абыйны үлгән диләр. Юктыр ла, үлмәгәндер, нишләп үлеп ятсын инде ул. Әле күпме эш эшлисе бар бит аның. Шулай Марат абыйның үлеменә ничек тә ышанасы килми иде.
Ә үлеменең фаҗигасен үсә төшкәч кенә аңладым. Янгын сүндерүче булып эшләп, бөтен күңелен кешеләрне кара кайгыдан коткаруга биргән. Синең ярдәм кирәк дип әйтүче дә булмаган, югыйсә. Иртәнге дүрттә шунда ашыккан. Көзге яңгыр яуган томанлы вакыт дип тә тормаган. Кемнәрнеңдер гомере хәзер аның кулында. Ул шуларны күз алдына китереп чапкандыр, күрәсең. Ә үзенең үлеме турында башына да килмәгәндер. Унтугыз яшь. Яшьлекнең иң матур вакыты. Кешеләргә матурлык өләшеп, яхшылык кылып, яшисе дә яшисе иде бит әле. Үләр алдыннан әбисе белән бергә ике чүлмәккә кыңгырау гөлләре утырткан да, «Менә, әби, кызыл чәчәк ата торганы – сиңа, зәңгәре минеке булыр», – дигән. Кечкенәдән гөлләр, чәчәкләр яраткан. Матурлыкка гашыйк егет булган. Әти-әниләренә килен бәхетен дә, әби-бабай булу бәхетен дә бүләк итәргә өлгермичә, Ходай янына китте. Үлеме шулай чакыргандыр, әҗәле шулай ашыктыргандыр, әтисенең дә «барма» дигәнен ишетмичә, ишектән чыгып китә дә, тап-таза Маратны кисәкләргә бүлгәләнгән хәлдә алып кайталар. Бөтен авыл халкы өчен кара көн булып истә калды ул.
Зиратта яңа кабер калыкты. Авыл тагын бер изге күңелле, олы йөрәкле кешесен шушында илтте. Йә Ходай, туганнарына сабырлык бир! Әле кабер өстенә тагын берничә атна яуды яңгыр. Һава торышы инде җиргә кар ятканчы шундый халәттә иде. Караңгы болытлы елак көн, шомлы ачы җил. Эт тә оясыннан чыгарга куркып торган төндә авыл зиратында кемдер йөри. Аякка пычрак ябыша. Атлавы авыр. Йөрәк сикерә. Тезләр үзләренә хуҗа була алмыйча, җиргә бөгеләләр. Бит буйлап яңгырга кушылып, кайнар тозлы күз яшьләре ага.
– Нигә ташлап киттең, улым? Кайт. Синең кабереңә чәчәкләр китерергә әле иртә бит. Шушы караңгы җир астына илтеп тыгар өчен үстердекмени без сине?
Шушы сүзләрне такмаклап елаган иреннәр хуҗасы – мәрхүмнең әтисе. Язмыш белән көч сынашканда, үземнеке итәм дигәндә, усал җилгә каршы бара алмыйча, өметсездән чара таба алмый, әрнүләре чиккә җиткәндә, күз яшьләрен күрсәтмичә, качып елый икән ирләр дә. Әй, бала, бала… Ничә яшенә җитеп, елауны белмәгән ирнең күзләре хәзер гел дымланып тора, кеше югында чишмә булып ургый. Ник сыныйсың, Ходаем, нинди гөнаһлары өчен?
Әбисе белән утырткан кыңгырау гөленең зәңгәре яңарып китә алмады, шиңде. Алы шау чәчәктә утыра. Зәңгәре синең язмыштыр, анысы миңа булыр, дигән идең. Гөлләр дә аның юклыгын сизәдер, аның җаны күбәләк булып кайтадыр да, шул гөлләргә кунып ял итәдер, якыннарын күзәтәдер. Гаиләдә аның турында сөйләшеп, мәңге төзәлмәс яраларга тоз сипмәс өчен, искә төшереп утыру юк. Ләкин һәркайсының йөрәгендә, уенда, йокларга ятканда да, нидер эшләгәндә дә, ял итәргә утырганда да Маратлары – газиз балалары.
Беркөнне мәктәптән игезәгем белән, ярыша-ярыша, әни янына кайсыбыз беренче керәбез, дип ашыгып ишекне ачкан идек – өйдә кунак бар икән: Сөембикә әби. Марат абыйның әбисе. Газиз оныгының рухына багышлап чыгарган бәетен айлар буе күңелендә йөрткән дә, әнигә яздыртырга булган. Үзенең күзләре начар күрә (бәлки, яза да белмәгәндер). Ә килененә әйтергә ярамый, улы турында искә төшереп, хәле начарая күрмәсен. Сөембикә әби инде карт, туксанынчы яшендә. Безгә дә үз аякларында килә алмый инде ул. Улы алып килгән. «Гүзәлияне бик күрәсем килә», – дигәч, китергәннәр. Ничек күңелендә йөртә алган икән Сөембикә әби шул озын бәетне? Бер юлын да төшереп калдырмыйча, әнигә яттан сөйләп биргән бит. Шул язылган кәгазьне сандыгындагы шәл эченә салып куячагын да әйткән. Үлгәч, башкаларга оныгының бәете барлыгы турында сөйләргә кушкан. Әле бу вакыйгадан соң озак яшәде Сөембикә әби. Хәзер мәрхүмә инде.
Мин бу хәлләр турында бөтенләй оныткан идем. Аспирантурада бергә укучы танышымның ире кайдан булуым белән кызыксынды, авылымның исемен әйткәч: «Минем анда бик яхшы дустым – Марат бар иде. Һаман сагынып искә алам, андый кешене мин бүтән беркайчан да очрата алмам, ахры», – диде дә, минем күзләремә яшь тыгылды. Күпме сулар аккан. Ә Марат абый һаман яши, туганнарының гына түгел, дуслары, танышлары күңелләрендә яши, якты йолдыз булып яна икән. Шул вакытта ул нәкъ минем абый булганына горурланып куйдым. Ул онытылмас, изгелек чишмәсе кебек мәңге чыңлап торыр. Шундый уйлар белән утырганда, авылдан шалтыраттылар. Сөембикә әби язган бәетне исләренә төшергәннәр. Мәңгеләштерергә иде, киләчәк буыннарга тапшырырга иде. Вакыт уза. Җиргә яңа буын килә. Сөембикә әбине дә, Марат абыйны да белгән кешеләр көннән-көн кими бара – язмыш кануны. Шул бәет кулыма килеп кергәч, йөрәгем чәнечте, авыр фаҗиганең шаһитләрен кызганып җан сыкрады. Ул юлларда Сөембикә әбинең генә түгел, оныгының да җан авазы яңгырый. Әйтерсең, бу хат авылдан түгел, кабердән, бакый дөньядан килгән. Марат абый, сагынуга түзә алмыйча, якыннарына шигырь бәйләмнәре җибәргән.
Машиналар менә алмый пычракта үрләргә.
Унтугыз яшьлек чагымда килеп кердем гүрләргә.

Исемемне язып куйдым йөзегем кашларына.
Караңгы төн, ява яңгыр – шул җитте башларыма.

Өстемдәге киемемне салып чөйгә элмәдем.
Ишекләрдән чыккан чакта үләсемне белмәдем.

Атлар чаба, мин дә чабам алардан калышмаска.
Инде, әнием, аерылыштык, мәңгегә кавышмаска.

Машиналар менә алмый пычракта үрләргә.
Бик сагындым, кайтыр идем – чыгып булмый гүрләрдән.

Биек тауларга менгәндә, билләрең бөгелгәндә,
Кабер янына кил, әни, үзәгең өзелгәндә.

Зиратка да килдең, әти, тик төшеңә кермәдем.
«Төнлә йөрмә янгынга», – дип син дә әйтә белмәдең.

Яран гөлләре утырттым, чәчәге матур алдыр.
Елашмагыз, туганнарым – язмышка язылгандыр.

Аклы ситса күлмәгемнең итәк очларын кистер.
Саргайтма, әни, гөлләрне мин үстергән күк үстер.

Су сип, әни, гөлләремә, гөлләрем шиңмәсеннәр.
Алар да минем шикелле гүрләргә кермәсеннәр.

Агыйделнең буйларын берьялгызың атлыйсың.
Гөлләрең дә чәчәк атты. Ник күрергә кайтмыйсың?

Хуш, әтием, хуш, әнием, хушыгыз, туганнарым,
Мәңгелеккә аерылыштык, сау булыгыз, дусларым.

Юлларда сак йөрмәү микән үлемемнең гаебе?
Дога булып барып җитсен Маратымның бәете.
Алия МӨБАРӘКШИНА.
Мамадыш районы, Көмеш Күл авылы.
(Бәет авторы – мәрхүмнең әбисе, инде гүр иясе Мөбәракшина Сөембикә Талип кызы.) Умырзая гомере , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии