Истәлек дәфтәрләре – хәтер сандыклары

Беркөн шулай ниндидер йомыш белән чормага менгәч, андагы дәфтәрләргә күзем төште. Шулар арасында малай, үсмер чакта язган истәлек дәфтәрләрен карап чыгып, укымый түзә алмадым: алар адәми затның кайчандыр үткәне турында бит! Әнә ничекләр язып куйганмын:

«Әнә килә автомобиль,

Төягәннәр кыярлар,

Борыныңны бик күтәрмә,

Чиләк элеп куярлар».

Йә булмаса:

«Әй тал үсә, тал үсә,

Башын киссәң, тагын үсә,

Аның өчен кайгырмагыз,

Сеңелләре тагы үсә».

Истәлек дәфтәрләре үткәннәрнең көзгесе генә түгел, ул язучының зәвыклы күңел байлыгын да чагылдыра. Гадәттә, истәлек битләре, төсле карандаш белән, «Истәлек өчен, Җәмилгә», «Җәмиләгә», «Онытмам сине, онытма мине!» кебек сүзләр белән башлана, шул чордагы татар яисә урыс артистларының фоторәсемнәре ябыштырыла, шигырьләр, җырлар күчереп языла.

Истәлек дәфтәрләренә караш төрле кешедә төрлечә була иде. Мәсәлән, Иван Петрович исемле урыс теле укытучысы бервакыт дәрес вакытында парта астында истәлек дәфтәрен карап утыручы күршедәшемә карчыгадай очып килде дә, дәфтәрне тартып алып, директорга бирәм дип, чыгып китте. Ә менә татар теле укытучылары мондый дәфтәрләргә хәер-хаклы булып, язганыбызны хуплыйлар иде. «Бернинди зыяны юк, ул дәфтәрләрдә дөрес, хатасыз, матур почерк белән язарга өйрәнәләр», – дип әйтә иде алар.

Салих ЗАРТДИНОВ,

Аксубай районы, Иске Ибрай авылы

Редакциядән. Даими авторыбыз Салих абый бик кызыклы гына темага юл күрсәткән. Кадерле укучыларыбыз, бик күпләрегездә бала чакта, яшьлектә язган истәлек дәфтәрләре сакланадыр. Аларда «Онытма мине» дип язылса да, тормыш шундый катлаулы нәрсә, һичкемне дә аямый, дөньяның төрле читенә илтеп ташлый. Бәлки кемдер кемнедер эзлидер, хәбәрләшәсе киләдер. Кыенсынып тормагыз, безгә шундый көндәлекләрегез турында языгыз. Якты дөньяларда исән-сау чакта бер-беребезне күрергә, бер авыз сүз сөйләшергә зар-интизар булып тормыйк.

Һәм тагын бер гозер: балачак, үсмер, яшьлек хатирәләреннән кызыклы мизгелләрне табып, укучыларыбыз белән дә уртаклашырсыз. Әйдәгез, үткәннәргә бергәләп кайтыйк, сагындырган балачакны, яшьлекне күңелләребездә яңартыйк.

Комментарии