Нәселемдә – сугыш чыңы

Тормыш алга бара, буыннар алмаша. Вакыт үткән саен, елгалар юлын үзгәрткән кебек, кешеләрнең дә яшәеш турында фикере үзгәрә. Бөек Ватан сугышы хакында хәзер төрле сүз ишетергә туры килә. Ләкин дөреслек, халык каны, күз яше бәрабәренә ирешелгән Җиңү кемдер тараткан, уйлап чыгарган гайбәтләр белән генә онытылмый.

Галиев Исмәгыйль – әтиемнең бабасы, Асия әбиемнең әтисе. Карт бабамны мин бары фотолар, истәлекләр аша гына беләм. Чит кешеләр аны искә алганда горурланам. Үлгәненә дә 32 ел үтеп киткән. Ә авыл халкы аны һаман искә ала.

Ул районыбызның Язлы-Арташ (Тарлау) авылында туа. Үсеп буйга җиткәч, шушы авыл кызы Гыйзелбанат белән корып җибәрәләр. Кызганычка, бергә озак яшәргә генә насыйп булмый шул. Дүртенче баласын алып кайткач, 36 яшьлек Гыйзелбанат күп кан югалтудан үлеп китә. Туган сабый да берничә сәгать кенә яши. Әлеге ачы хәсрәтне эчкә йотып, өч баласы өчен яшәргә вәгъдә иткән иргә ил тагын да авыр сынау бирә. Сугыш башлана. Берсеннән-берсе кечкенә өч баласын калдырып, 42 яшендә сугышка китә ул. Тик аны кире кайтаралар. Балаларын – балалар йортына, я берәр кешегә карамакка бирергә кушалар. Авылга кайтып, балалары башлы-күзле булган, ялгыз гына яшәүче Мәймүнә карчык белән никах укытып, балаларын аның карамагына калдырып, сугышка китә. Сугышның ачысын-төчесен татып, 1945 елда җәй ахырында исән кайта. Аннары Исмәгыйль бабай тормыш юлын авылда үткәрә, амбарда эшли.

Ул шаян телле, зирәк акыллы кеше була. Авыл халкы өчен аның иң зур ачышы – бәрәңге кыргычы ясау. Хәтта кешеләр чират торып янына килә. Русча, татарча яхшы белә. Гарәп, латин, кириллица хәрефләре белән яза. Фотографияләр белән кызыксына, һәр вакыйганы сурәтләп язып калдырырга тырыша. Аның әлеге язмалары миндә бүген дә саклана. Аның мәзәкләреннән башкалар рәхәтләнеп көлә торган булган. Хәзер дә авылдашларымнан ул әйткән сүзләрне ишетергә туры килә.

Сугыштан соңгы еллар. Нәрсәгә тотынсаң, шул юк. Кияүгә чыккан кызларына сөенә-сөенә килеп керә. Иң беренче сүз итеп:

– Менә тиз генә бәрәңге утыртып бетердек, – ди.

– Кечкенә бакчаңның күпме өлешенә җитте соң, әти? – ди кызы.

– Ярты бакчага – бәрәңге, ә яртысына алабута чәчтем. Алабутаның сорты бик әйбәт иде, аның уңышы яхшырак булыр, – дигән.

– Ә ул яхшы орлыкны каян алдың? – дип сораган кызы үзе дә сизмәстән.

Шул сүзне әйтүгә, өйдәгеләр көлеп җибәргән. Алабута – чәчмичә дә яхшы үсә торган үлән шул.

Шушы вакыйганы авыл халкы әле дә бәрәңге утыртканда искә алмыйча калмый. Бәрәңге бакчасының яртысын утырткач, әллә яртысына алабута гына чәчикме, дип көлешәләр.

Бабам тәмәке көйрәткән янына чыгып басып, ниндидер зур эш башкарган кыяфәт чыгара.

– Ах-вах килеп, ни майтарып йөрисең? – ди авылдашлары.

– Кәҗә бәкәйләде әле, җәмәгать.

– Бик хуп, бик яхшы, ә ничә бәкәй китерде?

– Өчне!

Картлар сызгырып куя. Һәм ул сүзен дәвам итә:

– Өчне, өч елга…

Әлеге сүзләрдән соң бергәләшеп, рәхәтләнеп көләләр. Моны да сыер бозаулагач, сарык бәкәйләгәч, авыл халкы искә алырга ярата.

Ә бит аның тормышында авыр сынаулар күп була. Армия хезмәтенә киткәч, бердәнбер улы суга батып үлә, хәтта мәетен дә монда күмәргә кайтармыйлар. Берничә ай үтүгә, олы кызы Сания, өч яшьлек кызын ятим калдырып, яман чирдән вафат була. Тик тормыш дәвам итә. Көр күңелне, көчле рухны берни дә үзгәртә алмый. Эчендәге утлы ялкынны тышка чыгармый, авызындагы канны төкерми.

Исмәгыйль бабам 1979 елда 80 яшендә якты дөньядан китә. Хатыны Мәймүнә әби 1985 елда 91 яшендә бакыйлыкка күчә.

Бабам – сугыш чоры кешеләренең берсе генә. Ә бит андыйлар мең генә түгел, миллионнар.

Рәзинә СӘМИГУЛЛИНА.

Саба районы, Олы Арташ авылы.

Әни сүзләре онытылмый

Безнең өчен бу тормышта иң авыр вакытлар сугыш тәмамлангач булды. Әти сугышка киткәндә, алты бала ятим калдык. Ул шуннан кайтмады. 1941 елда әтиемнең тагын ике ир туганы китте. Әтиемә – 36, бер энесенә – 32, икенчесенә 28 яшь иде. 35 яшемдә әнием дүрт бала белән тол калды.

Ул вакытта безнең күргәннәр язып бетерерлек түгел. Ашарга, ягарга, өскә кияргә кием юк… Әнием гомере буе әтине көтте. Аяксыз-кулсыз кайтса да, бер күңел булганчы сөйләшсәм дә риза булыр идем. Аны ничек сагынуларымны, балалар үстерүнең ничек читен булуын сөйләсәм, үлсәм дә үкенмәс идем дия иде. Шул вакытта күргән газаплар нәтиҗәседер, 66 яшьтә бакыйлыкка күчте. 1942 елның августында әтиемнең: “Донбас өчен сугышабыз”, – дигән соңгы хаты килде. Аннан соң хәбәрсез югалды. Без дүрт кыз – барыбыз да исән. Үз тормышыбыз бар. Ирләребезнең әтиләре дә сугышта үлгән, алар да ятим үскән.

Хәзер тормышлар бик рәхәт. Сугышлар гына булмасын. Без кичергәннәрне балалар, оныклар күрмәсен. Пенсияне, газеталарны вакытында китереп торалар. Түләүләрне өйгә килеп алалар. Почта хезмәткәрләренә рәхмәт.

Раушания ХӘКИМҖАНОВА.

Әтнә районы, Күәм авылы.

Әнием искә төшә

Безнең Казыбаш авылыннан район үзәгенә 45 чакрым. Ватан сугышы елларында әниләрне шунда орлык алып кайтырга җибәрәләр иде. Ашарларына юк, үзләре белән мичтә пешкән бәрәңге генә алалар. Без өйдә өч бала калабыз. Зур дигәнебезгә дә 6 яшь. Чаналарын бер капчык орлык салып, кыр казлары кебек тезелешеп олы юлдан кайталар иде. Без шундый сагынып, үзәкләр өзелеп каршы алабыз. Аларның чабаталары тишелеп беткән, аяклары юеш, үзләре ач. Бу бит салкын март-апрель айлары. Ничә көн юлда булганнардыр, аларын белмим…

1941 елның салкын кышында әнине авыл Советына чакыралар. Үл үгезен бәйләп кенә куя да керә. Анда районнан килгән өч тап-таза ир утыра. Нигәдер, сүзләрен әйтми торалар икән. Әни бәгырем: “Иремнең үле хәбәре килгәндер, бирегез кәгазен. Тышта – үгез өши, өйдә балаларым”, – дип әйтә алган. Әле тагын утыручыларга бармагы белән төртеп: “Син сугышта түгел, син юк. Кем сугышсын да кем үлсен”, – дип өсти алган.

Сүзләре, чыннан да, хак булып чыга. Бары 32 яшендә булган әтиебез яу кырында ятып кала. Мин исә “әтием” дигән җылы сүзне гомеремдә бер тапкыр да әйтә алмадым.

Мунчада торып калганбыз. Әтинең йорт салам дип әзерләгән буралары күз алдында череп бетте. Шул мунчада әбием урын өстендә ятты, без өч бала үстек, әле вакыты белән, җылы булсын дип, 6-7 бәрән белән бозау да керде.

Әни тырыш, көчле иде. Гомер буе хыялланган йортын җиткереп чыга алды. Әмма рәхәтен күрмәде – үлеп китте.

Бу хәлләрне искә төшергәч, әти-әниләребез бигрәк бәхетсез чор балалары булган да соң, дим. Бәйрәм якынлашканда, шулар искә төшеп, йөрәк кысылып куя.

Әкълимә ВАХИТОВА.

Алабуга шәһәре.

Әти сөйләгәннәрдән…

Минем әти – Ваһап Якупов Ленинград блокадасын өзүдә катнашкан. Андагы тамашалар турында, нигәдер, бик сөйләргә яратмыйлар. Әти анда бер аягын югалтып кайтты. Сугышта яраланып, ике аяксыз да калган Ибраһим абый Хәсәнов, бер аяксыз Габдулла абый Галиуллиннар кичләрен безгә кереп, сугышның канлы көннәрен искә ала иде. Мин исә дәресемне дә хәзерләмичә аларны тыңлыйм.

– Нева елгасын чыккач, китте канлы бәрелеш. Томан булгач, немецларга һава ярдәме булмады. Өерелеп кача башладылар. Биш тәүлек буе үзләрен куып бардык, – дип сөйли иде әти. Ә беркөнне әти яралана. – Күпме ятканмындыр – белмим. Бервакыт күземне ачсам, миннән ерак булмаган нараттан немец снайперы төшеп баруын күреп алдым. Хәлем авыр булса да, аңа атып тидерә алдым. Аннан үземне ишетерләр әле дигән өмет белән “санитар” дип кычкыра башладым. Чыннан да, бер яшь кенә кыз бала шуышып килде дә киез итегемне ярып җибәрде. Ул кан белән тулган иде. Аягымны бинт белән урады да юлын дәвам итте. Бу хәлемдә тагын бер көн кар өстендә яттым. Авыртудан кыймылдый да алмыйм. Ара-тирә кычкыргалап кына алам, – дип искә ала иде ул. Аннан бер казах егете килеп чыгып, әтине сөйрәп, санбатка алып китә.

Бу сүзләр искә төшкәч, уйлап куясың: ниләр генә күрмәгән бу сугышта безнең әтиләр. Кабатлана гына күрмәсен!

Г.СӘЛИМГӘРӘЕВ.

Актаныш районы, Мәсәде авылы.

Күрдек барын да

Әти-әнисез дүрт бала үстек. Әтиебез сугышка башланган көннән үк китә һәм шунда вафат була. Әниебез дүрт бала белән кала. Ул чорда ирләрне хатын-кызлар алыштыра. Бөтен эш, трактор һәм башка техника алар кулына күчә. Әниебез дә шундый эш эшләп, күкрәгенә салкын тиеп, 1943 елның көзендә безне калдырып, якты дөньядан китеп бара. Бу вакытта олыбыз Зәйтүнә апага – 12, Хәниягә – 9, миңа – 6 яшь, энебез Илдуска 3 тә тулмаган була. Шулай итеп, ел ярым әти-әнисез яшәгәнбез. Олы апа белән Хәния апа хәер сорашырга чыгып китә иде. Ә мин өйдә, салкын мич башында кала торган булганмын. Алып кайткан әйберләрен сугыша-сугыша ашаганбыз. Энекәшне ерак туган кешеләр алып китеп тәрбияләп үстерде, рәхмәт яусын аларга. 1945 елның мартында өч кызны чанага салып, авылдан 18 чакрымда булган Мөслим районының Ольгин авылына балалар йортына илтәләр.

Кызганычка, мине, күздә трахома дип, Мөслим больницасына салалар. Без шулай итеп аерылышабыз. Апаларым балалар йорты директорына: “Безнең сеңлебез бар”, – дип әйтә. Шуннан соң директор Габдулла Мөхәммәт улы мине эзләп табып, балалар йортына алып кайта. Без, мин һәм апаларым, Казанга урнаштырып, кеше иткәннәре өчен, хөкүмәткә бик рәхмәтле. Безне үстергән, белем биргән тәрбиячеләргә тезләнеп баш иям.

Мине балалар йортыннан 1953 елда Казанда училищега керттеләр, токарь һөнәрен үзләштердем. 1955тә 16нчы заводка эшкә урнаштырдылар. Тулай торактан бүлмә бирделәр. Ничек яшәп киткәнне һәркем үзе генә белә. Кышны толып белән чыктык. Киенәсе килә, яшь вакыт бит. Ә акча юк. Шулай итеп, очын-очка ялгап яшәдек. “Детдом” баласы дип, кимсетүчеләр дә бар иде. Утырып елаган чаклар аз булмады. Һәрнәрсәгә хәтер кала, кимсенәбез, үпкәлибез.

Станокта ирләр белән беррәттән эшләдем. Эшләгән кешене күрә беләләр иде ул вакытта. Иптәшем белән 1960 елда өйләнешеп, алты ел кеше өстендә тордык. Унөч еллык стажым белән баракта яшәдек. Бер бүлмә биргәч, шундый сөендек. Барак инде ул. Эшләп алдынгылыкка ирештем. Орден-медальләр дә алдым. Рәхмәт заводыма. Ул мине чын кеше итте.

Баракта ун ел торгач, фатирга чират бирделәр. Бик озак көттек. Сорап директорга кердем. Безне кире цехка җибәрде. Комиссия кешеләре күп иде. Ул вакытта заводта 22-23 меңләп эшче бар иде. Тагын директор каршына кердем. 1975 ел бу. Ул гаризаны укыды да: “Барысы 10 гына фатир, сиңа юк”, – диде. Ә мин аңа: “Берсе минеке”, – дип җавап бирдем. Директор карап-карап торды да гаризамны “ЖКУ” начальнигына бирде. Анысы янына йөри башладык. Шул рәвешле эш итә торгач, 1976 елда ике бүлмәле фатирга күчендек. Син “детдом” баласы дип китереп тоттыручы, алдан тартып, арттан этеп торучы юк. Аллага шөкер, эшләдек, яшәдек, юлыбыз һәрвакыт туры булды. Пенсиягә чыккач, балалар рәхәтләнеп яшәсен дип, туган ягыма кайтып киттем. Иптәшем дә үзебезнең авылныкы. Карт әнисен тәрбияләп теге дөньяга озаттык. Шул иске йортны рәтләп, шунда торырга уйладык. Ирем нәрсә эшләсә дә, кулыннан килә. Кышны чыккач Казанга кайтабыз дигәндә, газ кертә башладылар. Дөрес, балалар фатирда калса да, рәтле тормыш кора алмадылар. Ахыр чиктә бөтен әйберен төяп китеп барган. Ә улыбыз заводта эретеп ябыштыручы вазифасын башкарды, бик оста эшли иде. кеше шунда 13 ел торса да, фатир өчен бер тиен түләмәгән. Дөрес, пропискага кертмәдем үзен. Шулай да, нишләп әле мин аның өчен акча түләргә тиеш?! Улым 2006 елда үлде. Безнең гаилә интернациональ: татар, рус, чуаш, еврей. Һәркем үз урынында кеше.

Фәния ИСЛАМОВА.

Мөслим районы, Күбәк авылы.

Комментарии