Истән чыкмый үткәннәр

1961-1963нче еллар, үземнең 23-15 яшьлек чакларым, тормышымның иң онытылмас чоры булган икән.

Мин даны еракларга таралган Кукмара киез-итек фабрикасында рәссам-бизәүче булып эшләдем, читтән торып Мәскәүнең С.Г.Строгонов исемендәге промышленность-сәнгать институтын тәмамладым.

Ул 1 Май, Бөек Октябрь бәйрәмнәре алдыннан демонстрациягә дип ак бәзгә лозунг, транспарант, политбюро әгъзаларының портретларын ясау, цехларга стена газеталары, өндәмәләр язып элү дисеңме, лозунглар эленмәгән ишек өсте дә, ишек алды да калмас иде. Мин моны фидакарь хезмәт дип бәялим. Чөнки бу бик зур күләмле эш, аны вакытында язып өлгертергә дә кирәк. Икенчедән, аның өчен өстәмә түләү дә каралмаган, шул ук окладыңны аласың. Әле үзебезгә генә язу түгел, башка оешмалардан да сорап киләләр, берсен дә кире бормый торган идем. Уйлап куям да, булган икән көч-куәт, дим. Кукмараның бер башыннан икенче башына кадәр булган барлык оешмаларга да диярлек берүзем хезмәт күрсәтәм бит. Йөгерә-йөгерә, кабалана-кабалана булса да, заказларны үз вакытында өлгертә торган идем, берсенең дә ышанычын югалтмадым. Булган икән, сабырлык, тазалык! Авылда үз өең белән яшәгәч, малы-туары, каралтысы, бакчасы… Һәммәсен үз вакытында карыйсы, эшкәртәсе бар.

Иртүк 4-5тә торып, малларны тауга арканга илткәнче, башагын бирәсе, савасы, чистартасы… Аннан балаларның кечерәкләрен 2-3 чакрымдагы яслегә илтәсе, өсләрен салдырасы-киендерәсе, зурракларын бакчага алып барасы, кич кайтканда һәммәсен җыеп, алып кайтасы. «Курган» автобусы кечкенә, кеше күп, тыгын була. Рәхмәт шоферга, балаларны аның ишегеннән ала, кертә торган булдык. Әле бит эшкә дә вакытында барып җитәсе бар, «тавышка керергә» ярамый. Хатыным Рашидә тегү фабрикасында эшләде. Ул икенче сменага барганда, балаларны бакчага илтергә үзе дә булыша, кичен инде үзем алып кайтам. Рашидә беренче сменада булганда, биштә үк өйдән чыгып китә, ә миңа сигезгә генә барасы, ул вакытта инде балалар миңа кала. Кич кайтканда, икесен – мин, икесен хатыным алып кайта. Менә шулай итеп үстердек без аларны. Әгәр, искә төшереп, сөйли башласаң, хәйран калалар, шаккаталар. Хәзер инде үзләре әти-әни, кайсында – 2, кайсында 3 бала үсә. Олы кызым Илмираның кече улы Имлам Фәлахов 10нчы класста укыганда ук билбау көрәше буенча Казанда үткәрелгән ярышта алты медаль алып, Дөнья чемпионы исеменә лаек булды.

Истән китми берсе дә, агы да, карасы да. Әлеге дә баягы, шул киез-итек фабрикасында эшләгән вакытта, эштән кайтып, ашап-эчкәч, киенеп, 3 чакрымдагы фабрика тулай торагына Саба чибәрләре янына китәбез. Алар үзләре дә безне якты йөз, кайнар чәй белән каршылый. Шулай күңелле итеп, 3-4 сәгать сизелми дә үтеп китә. Ярый әле барырга-кайтырга сәпид алган чагым, рәхмәт инде – урлашмадылар. Мин чыкканны көтеп, тулай торакның баскыч астында торыр иде. Бу чор – намуслы, вөҗданлы, гадел чор иде. Урлашу, бер-береңә зыян салу, низаглашу ят нәрсә булды. Ул сөйгәнеңнең карават кырыена табуреткага утырып, аның челтәр бәйләгәнен, чиккәннәрен сокланып күзәткәннәрем, аның йомшак итеп кенә: «Бар инде, кайт. Төнгә каласың. Иртәгә иртән эшкә барасың бар бит», – дип колагыма пышылдавы ниндидер көч биргәндәй булып, карышмый гына, эштә чыныккан йомры беләкләрен, йомшак кулларыннан тотып, иртәгә кадәр, дип, саубуллашу да минем өчен зур сөенеч иде. Хәзергеләр кебек, теләсә кая үрелмәдек, чын сөю-ярату булды. Бер-береңнең гадәтен белеп, нәсел-ыруын чамалап өйләнешкәнгә, аерылышучылар да юк дәрәҗәсендә иде. Без кызлар торагына 1958нче елларда ук йөри башладык. Үзем Шекше кызы Дулкынияне үз иттем. Кызгылт төсле баянында бик оста итеп татар көйләрен уйнаучы мари егете шул ук Шекше кызы Данияне үзенә каратты. Туганым Харис та Эзмә кызы Таһирә белән шушы тулай торак бүлмәсендә танышып, чәчләре чәчкә бәйләнде, гаилә корып, бер ул, ике кыз үстерделәр. Дулкыния белән безнең генә юллар аерылды.

Бариев Дүсил Барый улы, сине дә бик сагынам. «Безнең гәҗит»тә бер язмаңны укыгач, әле ышанмыйча да тордым. Син миңа җавап язарсың дип ышанам. Синең кара баяныңда оста итеп, берәү, икәү, өчәү генә шикелле, яратуы икеле, дигән җырның көен уйнап, минем җырлаганым әле дә күз алдымда. Кара шомырт чәчләреңә дә кырау төшкәндер, ә менә карлыгандай күзләрең әле дә шулайдыр дип беләм. Чөнки көләч йөздә нур, яктылык һич тә кимеми. Дүсил дустым, әгәр исәң булсаң, миңа газета ашамы, болаймы җавап бирерсең дип ышанам.

Нурислам ГАЛИЕВ,

Кукмара районы, Зур Кукмара авылы

Комментарии