Үткән гомерләр

Сугыш башланганда, миңа ике яшь ярым була. Октябрьнең унысында сеңлем туа, ә 13ендә әтигә сугышка китәргә дигән хәбәр килә. Өйдә карт бабай, әби, әтинең авылдагы кыз туганнары килеп әтине озатырга, күрше авылдагы бала тудыру йортыннан әнинең кайтышына табын әзерләп көтеп торалар. Әзер табынга утыралар, ләкин ашау-эчү кайгысы булмый. Табынга утырып, әзрәк капкалаганнан соң, әти урыныннан торып, өй түренә эленгән кабык бишектә яткан кечкенә кызын кулына ала. Әти кулында кызы күзен ачып карап ята. Моңа исе китеп: «Кара минем кечкенәм бигрәк үземә охшаган, зәңгәр күзле», – дип, кызының маңгаеннан үбеп ала. Әтинең күзләреннән алтын бөртегенә тиң күз яше сабыйның битенә тама, бала елап җибәрә. Әти кечкенә сабыйны кире бишеккә салып, мине күтәреп ала да урамга чыга. Әти мине күтәргән көе, әнинең иңенә икенче кулын салып: «Әй кадерлем, мин китәм, әти-әнине тәрбиялә, балаларымны үстер, исән-сау кайтсам, мин сине мәңге ташламам», – дип, безне кочаклап үбә. Әти олылар белән кул бирешеп, бала-чагаларның башларыннан сыйпап саубуллаша. Үзен озатырга килгән иптәшләре белән арбага тезләнеп кенә басып, бер-берсенең билләреннән кочаклап, җырлап, кул болгый-болгый китеп баралар. Әни боларны елый-елый искә алып сөйли иде.

Әти хатларны сирәк язган. Соңгы хатында «…Газиз әти-әни, кадерлем, балаларым, теләктә торыгыз. Көчле каршылыклы сугышка керәбез. Бер адым да артка чигенү юк. Бер адым атласак, без җиңәчәкбез. Бар көчебезне куярбыз һәм Җиңү безнең якта булыр. Без җиңәргә тиеш!» дип язган булган. Шушы хатны алып берәр ай үткәч, үлү хәбәре килгән.

Әти шушы бәрелештә каты яраланып, госпитальгә эләгә һәм 1943нче елның 20нче мартында Смоленск өлкәсендәге Спас Деменск районы Шолохов авылында җирләнә. Әтине кая җирләнгәннәре «Хәтер китабы»на язылган. Шуннан белдек.

Ул елларда безнең кебек әтисез калган балаларга, тормышның авыр камытын киеп, каерылган сыңар канат белән тормыш арбасын алып барган әниләргә авыр булды. Әниләр безне эшкә, түземле сабыр булырга өйрәттеләр. Без барлык әниләргә дә мең-мең рәхмәтле, урыннары җәннәт түрендә булсын.

Безнең әни әби-бабайны озак тәрбияләп, соңгы юлга озатты. Мин әти-әнием белән горурланам. Әти ил тынычлыгы өчен сугышса, әни таякка эшләп, күпме салым, заем түләде. Өйдә бит бер кашык он, тоз юк. Ярый яз көне черегән бәрәңге, бакча сукмагында үскән кычыткан җыеп ашадык.

Адәм баласы михнәткә түзә, рәхәткә түзми, гел зарланабыз. Ә бит әз булса да пенсиябез килеп тора. Бүгенге көнебезгә Аллага шөкер. Җиребез тыныч, күгебез аяз булсын, исән-сау, тату, тыныч яшик.

Фәүзия СӘЙФУЛЛИНА,

Буа районы Өчмунча авылы

Комментарии