Сорашасы булган…

71 ел элек, ягъни 1945нче елның 13нче февралендә Кызыл Армия Венгрия башкаласы Будапештны немец фашистларыннан батырларча азат итә. Бу Бөек Җиңүдә минем әти дә катнашкан. Ул 2нче Украина фронтының 138нче аерым сапер батальонында сапер булып хезмәт итә.

Әти белән әни күптән гүр ияләре. Алар рухына, авылыбызның 243 батырына, аларның хатыннарына, балаларына дога булсын өчен язасым килде әлеге язмамны.

Менә кулымда әтинең хәрби билеты: 1941нче елның 8нче августында Төньяк Норлат райвоенкоматыннан сугышка чакырылган. Күгәй авылында туып-үсеп, гаиләле булган Гыйрфанов Гарәфне хатыны Халисә бер яшь ярымлык улы Гомәр һәм биш айлык көмәне белән сугышка озатып кала. Әти Казанда өч айлык хәрби сборда булган чакта, әни әтине күрергә бара. Ике чиләк бәрәңге һәм улы Гомәрне кул арбасына салып, Төрләмә станциясенә 16 километр араны җәяү барып, бәрәңгене сатып, ирен күреп кайта. 13нче декабрьдә әтинең икенче улы туа. Әти аның исемен фронтташы хөрмәтенә Госман дип куштырырга теләвен әйтеп хат җибәрә. Фронтташ дусты шул ук районның Тау иле авылы кешесе була.

Әти сугыш турында сөйләргә бик яратмады, ә яхшырак сорашырга без балалары яшьрәк идек, чөнки сугыштан соң авыр елларны бөтен СССР халкы гына түгел, барлык балалар да үз җилкәсендә татыдылар. Безнең сорашырга вакыт калмаган, ә алар исә тормыш нужасын кайгыртканнар. Ә хәзер бик сорашып сөйләтер идек…

Гөлфирә БАҺАВЕТДИНОВА,

Яшел Үзән районы, Күгәй авылы

Комментарии