- 21.03.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №11 (16 март)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Без үскән михнәтле сугыш чорын искә төшерсәң, бүген дә җаннар өшеп китә. Бервакыт без – алты малай, урманга утынга бардык. Урман бездән 6 км ераклыкта. «Уфалла» арбаларыбызны калдырып, эчкәрәк, коры чыбык-чабык җыярга кереп киттек. Әйләнеп чыксак, алтыбызның да арбасы юк. Урман авызына йөгердек. Урман каравылчысы Ефим абый арбаларны бер-берсенә тагып, Яңа Исәнсеф авылына таба бара. Артыннан куып тоттык моны. Ә ул мылтыктан ике тапкыр атып куркытып, безне куып җибәрде
Билгеле инде, өйдә дә якты йөз белән каршы алмадылар. Икенче көнне Яңа Исәнсефкә киттек. Ефим абый алты арбаның өчесен куштанга калдырып, өчесен Рус Мөшегесе авылына алып киткән. Ул шул авылныкы иде. Без барган көнне абзыебыз өенә кызмача кайтты. Кайтуына ишегалларын чистартып, утыннарын өеп куйдык. Ә арбаларыбызны кире кайтару аның исендә дә юк. Урман алдында гына элпе тамыры чыгаралар иде. Шунда ун көн эшләтеп кенә арбаларыбызны бирде. Ә өч иптәшебезнең арбасын Пучы базарына илтеп сатканнар дип ишеттек. Үзебезнең тамаклар ач, моның өстенә утынсыз да, бердәнбер техникабыз дип саналган «уфалла» арбасыз да калуыбызны уйласак, җан әрни.
Шөкер, андый михнәтле еллар ерак үткәндә калды. Тормышларыбыз оҗмахка тиң, өйләребездә газ яна, ел саен утын әзерләүне оныттык та инде. Кибетләрдә ни алыйм дисәң, шул бар. Күкләребез аяз, ил-көннәребез тыныч. Шушы рәхәтлекләрнең кадерен белеп, шөкрана кылып яшик. Яшьләр, эш юк дип, урамда аракы эчеп, тәмәке тартып йөрмәгез. Эшләгән кешегә эш бар.
Мөҗәһидан МОРТАЗИН,
Мөслим районы, Исәнсеф авылы
Комментарии