- 21.03.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №11 (16 март)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
1979нчы елның 24нче мартына Янсыбы авылының мөхтәрәм кешесе бригадир Муллин Гаян белән хатыны Зәйтүнәнең кызлары Саниянең туй көне билгеләнде. Моңа кадәр Сания биредә газ кертеп, янәшәдәге вагоннарда яшәүче газчыларның берсе белән йөргән булган. Туй буласын ишетеп, болар үч алмакчы булалар. Туйга шушы авылның егете, шофер, бик тә уңган-булган Рәҗәп тә хатыны Нәсимә белән кайта. Газчылар күмәкләшеп киләләр, кияүне чакырып чыгаралар. Шул арада Рәҗәп тә чыгып, арага керә, килешергә өнди. Күз-башлары акайган бу сәрхушләр, күлмәк төсе белән буталып (Рәҗәпнең дә күлмәге кияү Сәлимнеке кебек алсу төстә була), Рәҗәпнең эченә кадыйлар. 7 километр арадагы район больницасына барып җиткәнче, күп кан югалтып үлә. Якутиядәге туганнары кайтуын көтеп, атна буе моргта яткыралар. Немец милләтеннән булган үтерүчене сигез елга каты режимлы колониягә озаталар.
Бу туй буласы төнне Рәҗәп куркыныч төш күрүен Нәсимәсенә әйтә. Нәрсә күргәнен сорамаганмын, шуңа үкенәм, дип искә ала хатыны. Нәсимә – Рәҗәпне армиягә озатып калган кыз. Егет кайткач, 1974нче елның июнендә Сабан туе көнне гаилә коралар. Уллары Айдар туа. Әтисе үлгәндә, аңа ике яшь кенә була. Хәзер бу бала үзе дә гаиләле.
– Туйда Рәҗәбемнең, кулымны кысып, Нәсимә, биредә синнән дә чибәре юк, дип әйтүе, аның «Сиреньнәр» җырын миңа карап җырлаулары әле дә күз алдымда. Әллә язмыш, әллә ялгыш, үзем исә безгә күз тигәндер дип уйлыйм, – ди Нәсимә, күз яшьләрен сөртеп.
Нурислам ГАЛИЕВ,
Кукмара районы, Зур Кукмара авылы

Комментарии