Аяз булсын һәрбер таң!

Минем әбием Мәүҗидә сугыш башланган елны – 41нең август аенда дөньяга килә. Болай да ачка тук булып җан асраган гаиләне ятим итеп, каты авырудан әниләре үлеп китә. Ул елларның авырлыкларын, газапларын сөйләгәндә, әбиемнең күзләренә яшь тула. «Ятимлек тә, ачлык та үзәккә үтте. Сезгә андый афәтләрне берүк күрергә язмасын. Матур, җитеш дөньяларның кадерен белегез», – дип, безгә изге теләкләрен җиткерә әбием. Берүк, шулай гына була күрсен, илебезгә кабат сугыш афәтләре, ятимлек ачыларын күрергә язмасын, өйләребезгә хәсрәтләр килмәсен дип, үземнең шигырь юлларым белән дә тәмамлыйсым килә:

Илләр тыныч, еллар имин булсын,

Аяз булып атсын һәрбер таң.

Тынычлыкны яулап алганнарга

Чиксез хөрмәт бездән, мәңге дан!

Радик ХАҖИЕВ,

Азнакай шәһәренең 8нче урта мәктәбе 8нче А классы укучысы

Комментарии