Үлем аяк астында

Үлем аяк астында

«Чак кына үлми калдым» конкурсы төгәлләнеп, нәтиҗә ясалса дә, укучыларыбыздан килгән хатларны әрәм-шәрәм итәсе килми. Ул да сезнең хезмәт бит. Үз хаты басылуын зарыгып көтүчеләр дә бардыр. Игътибарыгызга конкурска килгән хатларның берничәсен тәкъдим итәбез.

Үлем аяк астында

Мине – 7-8 айлык бәбине – әни 8 чакрым ераклыктагы басуга уракка тартып барган, арбада йоклатып калдырган да, эшкә кереп киткән. Кич кайтырга чыксалар, бала арбада юк! Эзли торгач, караңгы төшә башлаган, инде кайту ягына таба борылганнар. Әни үксеп еласа да, караңгыда ничек тапсын, кайтырга чыккан. Гомерем бетмәгән икән, мин елап җибәргәнмен. Табып алсалар, җирдә шуыша торгач, кап-кара бер түмгәккә әйләнеп беткәнмен…

***

Безнең бакча башында гына күл бар иде, әниләр, төшке ашка кайткач, коенырга килделәр. Эссе вакыт, аларга 7-8 яшьлек бала – мин дә иярдем. Тиз генә күлмәгемне салдым да, суга төшеп чумдым. Шул чумудан тирән җиргә эләктем, аяк җиргә тими, кул-аяклар белән тыпырчынам… Төшеп чумганымны күреп калучы булган. «Карале, бу бала төште дә югалды», – ди икән. Шунда әни төшкән дә мине чәчемнән сөйрәп чыгарган. Чирәмдә тәгәрәтә торгач күземне ачканмын. Исән калдым…

***

Үткән гасырның 70 еллары. Таҗикстанда яшәгән чак. Кич эштән кайтып киләм, караңгы, аяк асты бозлавык. Каршыма өч әзмәвердәй студент егет каршы төште. Берсе үзбәкчә сөйләнә, дуслашырга өнди. Алар уенча, урыс-татар хатын-кызлары җиңел холыклы, тиз ышанучан. Үгетләгәнен тыңларга да теләмим, моны каты этеп җибәрдем, егылып калды, үзем бар көчемә йөгердем. Урамыбызга кергәндә, беренче капкага сугылдым, бәхеткә, бикле түгел иде. Бу килеп җитте… Мин капканы эчтән бикләп өлгердем. Шулай котылып калдым.

Юл буеннан гына мамык җирен сугару каналы үтә, ул тирән, ярлары бетон, агышы да ярыйсы гына. Урыс-татар хатын-кызларын мыскыл итеп, шул каналга ташлау очраклары да булгалаган. Әгәр шул вакытта куркып калсам, мине дә шул язмыш көтә иде.

***

Янә шулай кич эштән кайтып киләм, каршыма үзбәк хатын-кызы чыкты да:

– Апа, сезнең өч балагыз да каналга төшеп киттеләр, – ди.

Югарыда телгә алынган канал безнең яннан уза иде. Ике ярны тоташтыручы күпер вак-төяк такталардан гына тора. 8 яшендәге улым 6 яшьлек энесе белән 1 яшь тә 2 айлык сеңлесен бакчадан алып кайтып килгән. Шунда күпердән чыкканда, өчесе дә каналга төшеп киткәннәр. Канал якын булгач, улларыбыз икесе дә йөзәләр. 8 яшьлек улыбыз кечкенә баланы судан алып, ярдан күтәреп менгән. Шулай итеп, балалар да әрсезлекләре белән исән калды, Ходайга шөкер.

Шушы мәхшәрләрдән исән калып, илебезгә кайтып калдык, шөкер. Могҗиза белән исән калган буын баласына да бүген 79 яшь. Сәламәт, тыныч яшәргә насыйп булсын.

Мәрьям ШӘРИПОВА-ГАЗИЗОВА.

Чистай районы, Каргалы авылы.

Моргта ятып чыктым

Сугыш башланганда миңа 17 яшь иде. Өлкәннәр белән көлтә бәйләп, үзебездән 60 чакрым ераклыкта урнашкан Туймазы шәһәренә ат белән икмәк ташу, аннан спирт, ягулык алып кайту, җитмешәр килолы капчыкларны үзебез төяп, бушатуларны онытырлык түгел. Бу эшләрне туган җиребездә, әни янәшәсендә башкаргангамы, әллә инде яшь булгангамы, җиңү хакына, сугыштагыларга тагы да авыр дипме, түздек. Егерме яшем тулгач, колхоздан берничә кыз белән мине Пермь ягына (ул вакытта Молотов дип йөртелә иде), урман кисәргә җибәрделәр. Салкын кыш. Аякта күтәртмәле чабата, өскә сәләмә ураган килеш урман кисәбез. Казармабызда барыбызны да бет басты. Буш вакыт булуга, авылдан алып килгән агач тарак белән баш тарыйбыз, бет үтерешәбез. Казарма белән янәшәдә яралы солдатлар урнашкан госпиталь бар иде. Солдатларны әзме-күпме ашаталар. Безгә200 граммчамасы ләчтердәп торган ипидән башка бернәрсә дә тәтеми, ә ул ипи тамак ялгарга да җитми. Солдатлар, ашаганнан соң, балык башларын, кылчыкларын, сөяк-санакны тәрәзәдән урамга ташлыйлар. Без тиз генә шуларны җыеп алып кереп, үзебезгә кыздырып, «дезинфекцияләп», бүлмәдәге «буржуйка»га куеп, көйдереп ашыйбыз. Көне буе салкында өшеп, эшләп кайтканда мин дә «азык» җыеп кайттым да, җылынып шул мич янында шактый утырдым. Балык кылчыгы булса да, май исе дә чыга торган иде. Ис тигәндер инде, аңымны югалтып, идәнгә егылганмын. Селкетеп, айнытырга тырышып караганнар да, мине, үлде дип, моргка илтеп тапшырганнар.

Төнлә уянып киттем. Салкынга чыдап булмый, өшегәнмен. Уң кулым өскә каерылып каткан, сул кулым нәрсәгәдер ябышкан кебек, селкетеп булмый. Кайда булуымны һич кенә аңларлык түгел. Уң кулымны селкетеп, капшанып карый торгач, янымда кеше ятканын аңладым. Төртәм – селкенми. Эндәшеп карыйм – тынлык, җавап бирүче юк. Такта идәндә ятканмын икән. Ничек торып басканмындыр, дөм караңгыда ишек эзли башладым. Төрткәләп йөри торгач таптым, ул тыштан бикле булып чыкты. Хәлем булмаса да, кычкыра-кычкыра шакыйм, типкәлим ишеккә. Шулвакыт, ишекнең теге ягында урысчалатып: «Мәет терелгән!» – дип кычкыруларын ишеттем. Казармадан ерак түгел, госпитальдә, үлгән солдатларны чыгара торган, тәрәзәсез, тактадан ясалган морг бар иде, шунда төн чыгуымны соңрак аңладым. Очраклы рәвештә урамга чыгып, кычкырганымны ишеткән каравылчы ишекне ачып мине чыгарды, кайнар чәй эчерде. Гомерем бетмәгән булгандыр инде, исән калдым. Аллага шөкер, быел 88 яшем тулды.

Хәдичә ЯКУПОВА.

Түбән Кама шәһәре.

Комментарии