Чукоткаларны әйләнеп кайткан якташым

Чукоткаларны әйләнеп кайткан якташым

Адәм баласы олыгайгач, үткәннәрне барлап яши икән. Шуларны уйлап юанасың, сөенәсең, кайчакларда уфтанасың да, их, шул чакларга кире кайтып булса икән, дисең. Хәтердә күбрәк бәхетле мизгелләр яңара. Якташым Әнвәр Гыйльметдинов та шундый нечкә күңелле кешеләрнең берсе. Ул Апас районы, Чури-Бураш авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлагач, машина-трактор станциясендә (МТС) машинист булып эшли. Кәүсәрия исемле чибәр, тырыш кыз белән гаилә корып җибәрә. Әнвәр 26 яшендә Чукоткага шахтага барып эшкә урнаша. Гаиләсен сыендырырлык почмагы булгач, хатынын, улын да үзе янына алдыра. Кәүсәриясе иренең нинди җаваплы да, хәтәр дә эштә хезмәт башкарганын яхшы аңлый, шахтага озатканда борчылып калса, исән-имин кайтып кергәч, җиңел сулап, кулын күтәреп дога кылып, Аллага шөкер, бүген дә исән-сау кайттың, дип әйтеп куя. Якташым Әнвәр җәмәгать эшләрендә дә бик актив катнаша: Магадан өлкәсенең Берингов район мәхкәмә утырышчысы һәм район советы башкарма комитеты депутаты булып та сайлана. Шулай итеп, чит җирләрдә 20 ел гомер узып та киткән. Ә күңел дигәнең гел туган якларга – Татарстанга ашкына. Шул җирсү хисен җиңә алмаганга, Әлмәткә кайтып урнашалар да. Ул кайда да югалып кала торган егет түгел, төзелеш оешмасында слесарьлар бригадиры булып эшкә урнаша. Анда 30 ел хезмәт куеп, лаеклы ялга чыга. Бер малай һәм бер кыз үстерәләр, аларның икесенә дә югары белем бирәләр.

Аның гаилә архивын карап утырабыз. Чукоткада чыга торган җирле «Шахтер Чукотки» газетасында һәр эшкә бик җаваплы караган булдыклы Әнвәр турында байтак мәкаләләр, фоторәсемнәр басылып чыккан. Үзенең язмаларын да еш бастырган ул анда. Татарстанның нефть башкаласында яшәгәндә исә, «Әлмәт таңнары» газетасының актив хәбәрчесенә әйләнә. Әнвәр, гаилә альбомын күрсәтеп, үткәндәге кадерле мизгелләрне берәм-берәм искә төшерергә ярата. Ә үзенең күзләрендә чиксез сагыш, чөнки ничәмә-ничә еллар кулга-кул тотынышып яшәгән хатыны Кәүсәрия вакытсыз гүр иясе булды. Якын кешеңне югалткач, хатирәләрне уйлап юанырга гына кала икән.

Тормышта бер генә нәрсәгә битараф булмаган милли җанлы, өенә күп итеп газета-журналлар алдыручы, көндәлек матбугатны соңгы ноктасына кадәр укып баручы олпат зат ул якташым. Әнвәр – кешеләргә ихтирамлы, ачык күңелле, гади һәм яшьлек дәртен җуймаган оптимист шәхес тә әле. Янәшәбездә аның шикелле фидакарьләр күбрәк булсын иде.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ.

сугыш һәм хезмәт ветераны, сәяси репрессия корбаны.

Казан шәһәре.

Комментарии