- 20.11.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №46 (14 ноябрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Вундеркиндмы, әллә тырышлыгы нәтиҗәсеме? Тимерхан Шәйхетдинов исеме матбугатта еш күренә. 11нче сыйныфта гына укуына карамастан, ул – Татарстан балалар оешмасы советы рәисе, иҗтимагый эшләрдә актив катнашучы, «Сәләт» оешмасындагы кайбер проектларның җитәкчесе.
– Тимерхан, син актив тормыш алып барасың. Иҗтимагый эшчәнлек белән кызыксынасың. Бу шаукымга ничек кереп киттең?
– Мин Яшел Үзәннең 16нчы урта мәктәбендә укыйм. Иҗтимагый эшчәнлек белән кызыксынуны миндә класс җитәкчем Алия Шәвәлиева уятты. Ул үзе дә безнең Яшел Үзән районында волонтерлык хәрәкәтенә нигез салучы кеше. Укытучым минем кызыксынуымны күреп, волонтерлык эшенә актив катнашырга өндәде. Башта район күләмендә генә катнашкан булсам, 2015нче елда республика күләменә чыктым. Шул ук елны Татарстан балалар оешмасы советы һәм «Сәләт» белән таныштым. 2017нче елда Татар яшьләре форумына килеп эләктем.
– «Сәләт» яшьләр оешмасында син «ВикиМәктәп» проектын җитәклисең. Быел «Безнең фикер» татар телендәге дебатлар лигасы җитәкчесе итеп сайладылар. Бу проектларның идеясе, гамәлгә куелуы хакында сөйләсәң иде…
– 2016нчы елны «Сәләт» ветераннары очрашуында дөньякүләм википедияче булып танылган Фәрхать Фәтхуллин балаларны «Википедия»дә эшләргә өйрәтүче «ВикиМәктәп» проектын тәкъдим итте. Миңа әлеге идея ошады һәм мин беренче дәрескә барырга булдым. Анда беренче көнне без дүртәү катнашсак, икенче очрашуда мин генә утыра идем. 2017нче елны әлеге проектны җитәкли башладым. Бу язгы сессиядә барлыгы 13 википедияче бала чыгардык.
«Безнең фикер» проектына килгәндә, аның элекке җитәкчесе китәргә мәҗбүр булгач, вакытлыча җитәкче буларак мине сайладылар.
– Әле октябрь аенда Татарстан балалар оешмасы советы рәисе вазифасына керештең…
– Дөресен генә әйткәндә, теләге һәм омтылышы булган һәр бала республика күләм оешмага һәм шул ук Советка эләгә ала. Кагыйдә буенча, мәктәпне тәмамлагач, ягъни 18 яшь тулуга, мин әлеге вазифаны калдырырга мәҗбүр булачакмын.
– Син күп кенә абруйлы шәхесләр белән танышасың. Иң истә калган очрашуны хәтерлисеңме?
– Минтимер Шәймиев һәм «Сәләт» проектлары җитәкчесе Җәүдәт Сөйләманов белән булган очрашулар мәңгегә истә калачак. Чөнки әлеге остазларның тәҗрибәсе, кылган эшләре сокланырлык. Минтимер Шәймиев белән бу елның 1нче октябрь көнендә «ВикиМәктәп» проектын тәкъдим итү кысаларында очраштык. Җәүдәт Сөләйманов белән исә беренче тапкыр 2016нчы елның сентябрендә «скайп» аша онлайн таныштым. Бу «Сәләт – Яшел Үзән» клубының гамәли җыелышы иде.
– Гомумән алганда, сәясәттә, иҗтимагый эшчәнлек өлкәсендә идеал итеп санаган, тиңләшкән шәхесең бармы?
– Сәясәт өлкәсендә, әлбәттә, Минтимер Шәймиев. Киләчәктә халыкара мөнәсәбәтләр юнәлешендә үсәргә теләгәнгә, минем өчен аерым бер урынны Русиянең тышкы эшләр министры – Сергей Лавров алып тора. Әлеге ике шәхеснең эшчәнлеген даими күзәтеп барам.
– Чыгарылыш сыйныфта укыгач, вакытың биктыгыз. Көнең ничек үтә? Барысына да җитешү кыен түгелме?
– Төшкә кадәр Казанда әһәмиятле чара булмаса, мин мәктәптә укыйм, имтиханга әзерләнәм. Төштән соң иҗтимагый проектлар буенча Казанга барам. Якынча кичке сәгать җиделәрдә өйгә кайтам. Арымаган булсам, дәресләрне әзерлим. Хәзер иртәрәк йокларга ятуны һәм иртәнге өчтә йокыдан торуны гадәткә керттем. Дәресләрне карыйм, намазны да калдырмыйм.
– Иң зур җиңү дип кайсы уңышларыңны атар идең?
– Һичшиксез, Бөтенрусия «XXI гасыр лидеры» бәйгесендә 2нче урынны алуны, «Сәмрух» премиясенең «Ел сәлкеше» номинациясендә җиңү һәм төрле фәнни-гамәли конференцияләрдә алган 1нче урыннарымны атар идем.
– Активист буларак, укучыларга нинди киңәшләр бирер идең?
– Нинди генә өлкә булса да, иң беренче адымны ясау мөһим. Мәсәлән, иҗтимагый эшчәнлекне алсак, үзең яшәгән җирдәге балалар оешмасына барырга кирәк. Биредә күп нәрсә энтузиазм, рухи омтылыштан тора. Батыр булу, ялкаулыкны җиңү мөһим.
Үзеңне ниндидер өлкәдә сынап карамыйча нәтиҗә чыгару – бик хаталы гамәл. Эзләнергә кирәк. Бер юнәлеш синеке түгел икән, башкасына барып кара. Вакытың узса да, син бит тәҗрибә туплыйсың.
Алинә ЮНЫСОВА,
Казан шәһәре
Комментарии