Үзебезчә, татарча шикәр

Беркөнне кибеттән шикәр алган идем. 400 грамм итеп, бик матур капка тутырылган шакмаклы шикәр иде ул. Аңлатма сүзләре бик вак булса да, татарча язылган. Шуңа да күңел булды. Өстендәге «сахар» сүзен дә «шикәр» дип язган булсалармы! Татарстанда эшләнгән барлык әйберләрнең дә этикеткаларына шулай татар телендә язарга кирәк. Шулай итсәк, телебезнең дә дәрәҗәсе күтәрелер иде.

Эх, Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов шушы хакта әмер бирсә!

Ә теге шикәрнең кабына Теләче районы дип язылган иде.

Салихҗан МИҢНЕГӘРӘЕВ,

Минзәлә шәһәре

Комментарии