Бәхет турында уйлану

«Сезнең өчен бәхет нәрсә ул? Сезне нәрсә бәхетле итә ала?» дигән сораулар белән сәяхәт итеп йөрүче кытай егетен очраттык без Питер шәһәрендә. Аның белән үзем күрешмәсәм дә, дусларым аның үзе турында сөйләвен тыңлаганнар. Ул да без яшәгән кунакханәдә туктаган булган.

Аның исеме Мэтью. Ул шулай, кая гына барса да, очраткан, танышкан кешеләргә бу сорауларны биреп, үзенең блокнотына җавапларны яздыра икән. Үзе башкалар белән инглиз телендә аңлашса да, блокнотка җавапларын кешеләр үз телендә яза ала. Җавапларын язганнан соң, Мэтью яңа дусларыннан аның кәрәзле телефонына селфи төшерүләрен сорый.

«Ни өчен шулай эшлисең?» дигән сорауга ул болай дип җавап биргән. Сүзен-сүзгә җиткерә алмасам да, төп фикерен язам сезгә.

– Мин әле өйләнмәгән, ләкин киләчәктә өйләнеп, балаларым булгач, бәхетнең нәрсә икәнен аларга сөйлисем һәм төрле илләрдәге башка кешеләр өчен «бәхет» сүзенең нинди мәгънә белдергәнен күрсәтеп, аларга бәхетнең нәрсә икәнен аңларга ярдәм итәсем килә, – ди. – Чөнки, рухи яктан карасак, хәзерге заман – авыр һәм катлаулы вакыт. Шуның өчен, нәрсәнең мөһим, нәрсәнең икенче урында икәнен баштан ук аңлап яшәү кирәк, – ди Мэтью.

Аның бу сүзләре, фикерләре мине уйландырды. Үземнең дә аның белән танышасым килеп китте, әмма икенче көнне ул киткән иде инде.

Чыннан да, нәрсә соң ул бәхет? Без бәхетлеме? Нинди эш (шөгыль) безгә үзебезне бәхетле хис итәргә ярдәм итә? Инде җавабын без беләбез дә кебек, уйланырга кирәкми дә кебек. Ләкин юк. Без әле чын бәхетнең нәрсә икәнен аңлап бетермибез сыман тоелды миңа. Бу сорауларга һәр кеше үз җавабын үзе бирергә тиеш. Чөнки һәрберебез өчен ул җавап төрле. Һәрберебезнең үз бәхете.

Әминә ГАРИФУЛЛИНА,

Мамадыш районы, Урта Кирмән авылы

Комментарии