Һәркемнең үз кайгысы…

Җәйге көннәрнең берсендә, яумаган яңгырны сагынып, бакчага шыбырдап аккан су тавышына соклануымны шыгыр-шыгыр урам буенча баручы велосипед тавышы бүлде. Күрше балалары икән. Сабыйлар сөйләшә башлады.

– Нет, не так, вот так делай…

– Ну я же так и делаю, не получается…

Юл уртасында бер велосипед өчен ике бала тарткалаша. Борылыштан ыжгырып килүче автомобиль тавышы йөрәгемә шом салды…

– Дети осторожней, едет, – дип, русчалатып кычкыруымны аңламый да калдым.

Мине ишетеп сабыйлар юл читенә чыкты, ә мин уйга калдым… Туган авылымда ( районы, авылы) бер генә тапкыр да русча сөйләшкәнем юк иде. Ә бүген Үткәвәлдә рус балалары уйнап йөри. Ни булды сиңа урамым, нишләдең син, Үткәвәл? Аптырап калдыгызмы?! Әйе, чыннан да, урам өчен сәер исем, тик мәтәскәлеләр өчен түгел! Үткәвәл урамы исеме ерак елларга китә, 1552 елга, Явыз Иван чорына…

Әбием сөйли. Чын мөселман авылы булган Олы Мәтәскәгә дә халыкны чукындыру өчен, Явыз Иван гаскәрләре килә. Кыйбласына тугры авыл халкы моны белеп алып, кайсы урманга, кайсы кая кача. Гаскәрләр бөтен авылны йөреп чыгып бер кешене дә таба алмагач, авыл читендәге дистә хуҗалыктан гына торган урам буенча башка авылларга юл тота. Әнә шул урам инде ул Үткәвәл. Урамны чыкканда атлылар “Здесь никого нет, путь в Каваль”, – дип, районы Кәвәл авылына юнәлә (ул вакытта бу авылда әле мөселманнар яши). Түбән өйләрдә яшеренеп ятучы әбиләр “путь в Каваль”, – дигән сүзне ишетеп калып, татарчалаштырып “Үткәвәл” дип йөртә башлый, урамга шул исем “тагылып” та кала. Ә Кәвәл авылы язмышын барыбыз да белә, анда татарларны чукындыруга ирешәләр…

Авылның иң бай тарихлы урамыдыр ул. Урамымның исемен районның кайбер “үтә дә грамоталы” оешмалары рәсми кәгазьләрдә “Уткавая” дип язганга, ачуым чыга кайчак. Минем урам “Үрдәкле” түгел, ә “Үткәвәл”! Ярый, монысы сүз ара гына…

Ике ел элек 7 генә хуҗалыктан торган урамыбызда кеше яшәми торган тагын 6 йорт бар иде. Үлеп баручы авыл урамында шушы 6 йортның берсен иштереп чистарттылар. Рәхмәт яусын, бик ямьсез утыра бит караучысыз иске йортлар. Ә кеше яшәрдәй ике йортка күченеп кайттылар, бөтенләйгә… Авылга яшьләр кайтты, тик урамыбызны гына бу ямьләндермәде шул. Гасырлар дәвамында татар моңы, татар рухы яшәгән урамда хәзер рус балалары уйнап йөри. Юк, бу башка милләтләрне аеру, кимсетү түгел! Киресенчә, сөенәм генә. Яшьләр кайтып төпләнсә, авыл да яшәячәк бит! Ә урамым язмышы битараф калдыра алмый, ниләр генә күрмәгәндер ул үз тормышында?! Үткәвәл генә түгел, һәр татар авылы урамы язмышы бу… Еллар, дәверләр үткән саен, халык “заманалар үзгәрә” дип әйтергә ярата. Авыл урамнары да шул “замана” артыннан иярергә мәҗбүр. Сезнең урамыгыз нинди бүген? Уйлап карагыз әле. 10-20 ел элек ничек балалар шаулашканын, яшьлек елларыгызны исегезгә төшерегез. Кич утырулар, күршедән-күршегә йөрешүләр бар иде бит. Ә хәзер өйдә бикләнеп ятабыз, алны-артны күрми дөнья куабыз. Ишек-капка бикләп йоклау элек юк иде ул, ә хәзер җиде йозак эчендә без. Кеше кыргыйландымы, заманасы шулмы?! Күрше күршегә сирәк булыша хәзер, капка төбегезгә печән алып кайтып аударгач, өешергә керүче күршеләрегез булса, чын мәгънәсендә сөенергә кирәк бүген. Эшләүче булганга түгел, әлбәттә, сезнең авылда кешелеклелек, ярдәмчеллек сыйфатлары бетмәгәнгә сөенергә кирәк. Юк дип әйтмим, безнең авылда да бар алар, Аллага шөкер. Тик 5-10 ел элеккеге тормыш белән чагыштырганда, кыргыйлаштык, җәмәгать…

“Кайда син, моңлы гармун тавышы?” – дисәм, миннән бүген бармак төртеп көләчәкләр. Ә бит безнең әби-бабайлар шушы авыл урамнарын гармун тавышы белән дер селкетеп торган. “Әй, без яшь чакта…” – дип хисләнеп сөйләп киткән әби-бабайларны туктатып та булмый. Әле әти-әниләребез чорында да гармун моңы кими барса да, милли көйләр югалмаган. Кич утырулары да булган, милли уеннары да уйналган. Аларга да безгә сөйләрлек нәрсәләр җитәрлек. Әле быел Сабантуйга кайткан, хәзер еракта яшәүче авылдашыбыз, бәйрәмгә урам буенча гармун сузып, гаиләсе белән җырлый-җырлый төшеп китте… Шул мизгелдәге рәхәтлекне күрсәгез, бар авыл халкы аларны тәрәзәгә “атланып” озатып калды. Мондый милли күренеш хәзер безгә сәер тоела. Ә кайткан кунак төшенкелеккә бирелеп, авылның йокыга талганына шаккатып киткәндер инде… Кызык, ә без балаларыбызга яшьлегебез ничек үтте дип сөйләрбез икән?! Һәркемнең дә яшьлеге үзенчә кадерле, сүз дә юк. Тик безнең яшьлек төне буе интернетта утыру, попмузыкага клубларда сикерүгә кайтып кала түгелме?!

Бу өч дәвер язмышы… Ярый урам башында урнашкан әле Үткәвәл. Җәй көннәрендә иртә-кич, ичмасам, сыер-сарык көтүе безнең аша болынга китә. Инде авылны авыл итеп тоткан алары юкка чыкмасын да миллилекне саклап калучы учакларыбыз сүнмәсен. Шуңа өметләник.

Рәфилә САЛИХОВА.

Теләче районы.

Комментарии