- 20.11.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №45 (17 ноябрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
(Бу язмада тасвирланган вакыйгалар чын һәм исемнәрне үзгәртеп бирүне кирәк дип таптым).
Алар икесе дә шәһәрнең бер районында туып-үсеп, бер мәктәптә беренче сыйныфтан бергә укыды. Василлар үз йорты белән әнисе, әбисе, абыйсы белән бергә яшәде. Ә Рамилә исә әти-әнисе һәм апасы белән бергә. Васил дә, Рәмилә дә мәктәптә үрнәк укучылар булды. 5 сыйныфтан башлап, алар дәресләрне бергә Рамиләләрдә хәзерли иделәр. Үзе тыйнак бу үсмерне Рәмиләнең әти-әнисе дә ошатты, килеп йөрергә рөхсәт итте. Шулай еллар уза торып, алар урта мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлап, Васил Казан педагогика институтының физик тәрбия факультетына укырга керде, Рамилә исә химия-технология институты студенткасы булды. Укудан тыш вакытларын күбрәк бергә уздырды алар. Дуслыкның мәхәббәткә әйләнеп китүен үзләре дә сизми калды. Аларның бу халәтен аңлаган Рәмиләнең әти-әнисе, туганнары кызга Василның рус милләтеннән икәнен әйтеп, аңлатып карасалар да, ул аларны тыңларга да теләмәде. Икесе дә уңышлы гына югары уку йортларын тәмамлап, диплом алдылар. Шул ук көзне Васил солдат хезмәтенә чакырылды, бик матур озату кичәсе узды. Егетне озатканда, исән-сау хезмәт итеп кайтуын теләп, көтәргә вәгъдә бирде кыз. Солдат хезмәтен Казаннан ерак булмаган ракета гаскәрләре составында уздырды егет. Ара якын булгач, увольнение сәгатьләрендә шәһәргә еш кайтты ул. Рәмилә исә Казан хәрби заводларының берсендә инженер булып эшли иде.
Вакыт тиз уза, армия хезмәтен уңышлы үтәп кайткан Васил шәһәр бистәләренең берсендә физкультура укытучысы булып эшли башлый. Инде яшь тә бара. Егет бергә гаилә кору турындагы фикерен белдерә кызга. Бер-берсен яратканлыкларын аңлаган Рәмилә каршы килми. Ике якның әти-әниләреннән рөхсәт сорыйлар. Егетнең әнисе, әбисе руслар, әтисе аерым яши (ул да рус) риза була. Инде күп еллардан бирле егетне белгән кызның әти-әнисе дә каршы килә алмый. Икесе ике милләт яшьләре булгач, никахсыз гына ЗАГСта булып, тыйнак кына туй уздырыла. Яшьләр Василларда яши башлый. Эштә тырышлыгын, хезмәт яратуын тиз күреп алалар егетнең. Милиция хезмәтенә тырыш, тәҗрибәле хезмәткәрләр кирәклеген искә алып, аны эчке эшләр бүлегенә хезмәткә чакыралар. Кирәкле уку курсларын үтеп, ул тикшерүче хезмәтен үти башлый. Күпмедер вакыттан милиция лейтенанты була. Эше, әлбәттә, тынгысыз, өстәвенә, район биләмәсе дә зур. Әле анда, әле монда урлашу, талау, сугыш, үтереш… Хезмәтенең никадәр җаваплы булуын аңлаган, тәҗрибә туплаган Василны өлкән тикшерүче итеп билгелиләр, погонга тагын бер йолдыз өстәлә. Рамилә дә хезмәтендә мактала, ул инде бүлек мөдире хезмәтен башкара. Тормыш шулай көйле генә дәвам итә. Уртак җимешләре – уллары Рамил туа. Яшьләргә тулай торактан бер бүлмә бирәләр. Тормышның исә үз кануннары, үз мәшәкате… Хезмәтенә бәйле рәвештә Василга күпләрнең юлына аркылы төшәргә туры килә, кемнәргәдер ошамый башлый. Берничә мәртәбә ерактан суктырып, үзенә дә белдерәләр. Намусы чиста булган өлкән тикшерүче боларга әһәмият бирми. Ә каршы як тик торырга уйламый, беркөнне Дәрвишләр бистәсе тирәсендәге юлда яңа тозак коралар. Васил мотоцикл белән барганда, юлына каршы чыгалар. Зур тизлектә барганда, кеше таптамыйм дип, ул кисәк борыла һәм юлдагы чокырга туры килеп, мотоцикл әйләнеп каплана. Васил каты бәрелеп, аңын югалта. “Ашыгыч ярдәм” килеп, хастаханәгә алып китәләр үзен. Ун көн комада ята ул, Рамилә, туганнары саклый аны. Авырлык белән булса да, авыру чигенә, Васил аңга килә. Табибларның ярдәме, үзенең яшәүгә омтылышы белән, ниһаять, савыга ул. Хәлен аңлаган Рамиләгә туганнарга, табибларга чиксез рәхмәтле була.
Яңадан хезмәт, тормыш мәшәкатьләре башлана. Алда ни буласын бер Ходай гына белә. Василның тормышында тагын көтелмәгән сынау пәйда була. Азык-төлек кибетендә бүлек мөдире булып эшләүче хатынның урлашу, сәүдә тәртипләрен бозу факты белән бәйле тикшерү эше тапшырыла аңа. Сатучы хатын исә яшь, бик чибәр, шома булып чыга. Үзенең зур түрәләр белән элемтәсе барлыгын да сиздерә, бик каты чытыклана, эшне мөмкин кадәр тиз һәм эзсез югалтуны сорап, күп суммада акча, коньяк, үзен тәкъдим итә һәм ота. Бик нык ялгыша Васил: хатын биргән коньяктан авыз итә. Эш болайга киткәч, “дело” судка барып җитми. Шул көннән башлап, алыштырып куялар Василны. Берничә мәртәбә кыйммәтле ресторанда, кичәләрдә була ул. Сатучы хатынның дус-ишләре, иптәшләре белән никадәр нык булырга тырышса да, хәмер һәм хатын-кыз тәне җиңә. Нәтиҗә дә озак көттерми, бу хәлләр тышка бәреп чыга, гаиләгә, әти-әнигә, туганнарга ишетелә. Рамилә ышанмый моңа, Васил белән күзгә-күз карап аңлашмакчы була. Хәмер, чит хатын йогынтысына бирелгәнен әйтә Васил. Рамилә аптырап кала. Сабый чактан белгән Василмы бу? Үзен хөрмәт иткән Рамилә сыгылып төшми, ачыктан-ачык: “Димәк, аерылабыз, ике юл юк”, – ди. Дәшми Васил, чөнки аның хәлләр шактый катлауланган, теге хатын бала табарга тора. Аерылып, аның белән яшәүне таләп итә. Менә кая барып җитә хәмернең куәте.
Шулай бераз вакыт уза. Ә беркөнне бу яшь хатын һәм аның ахирәте Василны Царицыно чиркәве янында урнашкан йортка сәер бер кичәгә алып киләләр. Ә анда христиан динен пропагандалаучы секта вәкилләре җыела торган була. Бераз хәмер капкач, инде үз “хезмәтләрендә” шактый шомарган, остарган җитәкче лектор-пропагандистлар йогынтысына тиз бирешә кеше. Шактый буталган Василны да бөтереп кертә үз дөньясына әлеге секта җитәкчеләре. Менә шуннан соң бөтенләй сына ул. Ул вакытта теге хатыннан бала туа, һәр яктан Василга яный башлыйлар. Рамилә дә әлеге хәлләргә түзми – алар аерылыша. Васил теге хатын янына күчеп китә. Ә анда исә бөтенләй башка тормыш, тулаем христианнарча яшәү. Алар инде теге сектаның актив әгъзалары булып тора. Гайсә пәйгамбәргә табынып яшиләр. Шулай хак белән ялганны аера алмый буталган Василны тагын бер “куанычлы” хәбәр көтә: Соняның ахирәте Лариса да Василдан балага узган. Ике түгел, өч ут арасында “өлгер” яшь ата. Ул да булмый, Васил кисәктән генә авырый башлый. Сөйләм сәләте югала, ул эштән китә. Тикшерү нәтиҗәсе анда ак кан авыруы икәнен күрсәтә. Көннән-көн сулыга барган Василны дуслар, Соняның белгән кешеләре ярдәме белән Мәскәүдә дәваланырга салалар. Ләкин инде таушалган нервлар бирешә, авыру соңгы стадиягә җитә. Үлем чигенә җиткән ир Казанга кайта. Төзи башлаган йортын Сонядагы малаена, машинасын олы улы Рамилгә васыять итеп, бу дөньядан бакыйлыкка күчә. Шул көннәрдә Лариса да кыз бала таба.
Менә шулай зур өмет, ышанычлар белән башланган матур тормыш бер йотым хәмер һәм кайнар тән аркасында фаҗигале тәмамлана. Ни кызганыч, югары белем, яхшы гаилә дә кайвакытта булыша алмый шул. Бүгенге көндә үсеп җиткән өч яшүсмер һәм тормышлары җимерелгән өч хатын мисалында күпләргә уйланырга, нәтиҗәле фикергә килергә урын бар.
Бәдамша ВӘЛИЕВ,
Балык Бистәсе районы, Олы Солтан авылы.
Комментарии