Хәтер көне 2020: бер сәгатьлек Хәтернең киләчәге бармы?

Хәтер көне 2020: бер сәгатьлек Хәтернең киләчәге бармы?

Казан ханлыгын басып алганда шәһит булган милләттәшләребезне Инде 30 ел искә алабыз. Һәр елны татар активистлары митингка җыела, мәрхүмнәр рухына дога кыла. Быел, 18нче октябрьдә Тинчурин бакчасында үткәрелгән Хәтер көне дә калганнарыннан әллә-ни аерылмады кебек. Көне генә яңгырлы һәм салкын иде. Шуңадырмы, митингка җыелган халык саны да 100дән артмады. Аларның да күбесе активистлар, журналист һәм хокук саклау органнары иде. 41 көн һәм төн дәвамында батырлык күрсәткән, туган иле, милләте өчен үз гомерләрен жәлләмәгән татарларны болай искә алу хурлык, әлбәттә, әмма монысы да җиңелдән бирелмәгән…

ХӘТЕР ӨЧЕН КӨРӘШЕРГӘ?

Хәтер көне татар тарихы өчен мөһим роль уйнаса да, аны үткәрү хакимият белән активистлар арасында каршылык тудыра килде. Быел да шәһәр башкарма комитеты чараны үткәрүне тыйды, озакламый рөхсәт итте. Шатланырга да өлгермәдек – прокуратура чараны янә тоткарлады. Нәтиҗәдә, республиканың Югары суды Хәтер көнен үткәрергә рөхсәт бирде, әмма бер шарт белән: чыгышлар фәкать һәлак булганнарны искә алу белән генә үрелеп барырга тиеш. Моңарчы буйсынган халык, бу көнне генә үзгәрмәс бит – тиешлесен үтәде. Язулы плакатлардан да тыелып торды. Бары тик бер язма ерактан үк күзгә чалынып торды – «1552 – Татар онытма! Оныттырма!». Әмма шушы чараны үткәрү өчен дә Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев ике мәхкәмәдә катнашырга мәҗбүр булган.

– Шотландиядә 24нче июньдә илнең бәйсезлеге көнен билгеләп үтәләр. 1314нче елны искә алалар: ул чакта Баннокберн каршындагы көрәш була. Анда Роберт Брюс гаскәрләре Эдуард II көчләрен тар-мар итә. Шотландия шулай бәйсезлек тапкан, – дип тарих битләренә кагылды Фәрит әфәнде. – Вакыт узу белән бу көн тарихтан югалган иде, әмма хәзер бәйрәм милли тантанага әверелде. Бүген ул бөтен Шотландиядә билгеләп үтелә. Бөекбританиядә беркем дә: «Бәйрәм шотландиялеләр һәм инглизләр арасында нәфрәт уята», – дими, ә бездә бу көн ниндидер дошманлык тудыра дип фикер йөртәләр. 21нче гасырда яшәп, сәяси аңы 15нче гасырда калган кешеләр эшли безнең хакимияттә. Мин ышанам ки, киләсе елда без Хәтер көнен рәсми рәвештә дәүләт датасы буларак билгеләп үтәчәкбез.

Мондый сүзләрне ел да кабатлыйбыз, тик вәзгыять кенә үзгәрми. Булганына шөкер итәбез үзе. Әнә, өстән чиләкләп яңгыр койганда да килүчеләр табылган бит. Өлкәннәр күпләп килгән, вирус дип тә тормаганнар – Русиянең төрле төбәкләреннән, Чувашия, Уфа, Алабуга, Азнакай, Чаллыдан да килгәннәр! Әнә, 73 яшьлек Әхмәт Вәлишин Мамадыш районыннан ук килгән. «Узган ел да килгән идем. Тарихын, милләтен, гореф-гадәтләрен хөрмәт иткән һәм үзен татар дип санаган һәр кеше килергә тиеш монда. Ни кызганыч, күбесенчә һаман шул берүк йөзләрне генә күрәм», – диде ул.

«ХАЛЫКНЫҢ БЕР ӨЛЕШЕН БУЛСА ДА САКЛАП КАЛЫРГА ИДЕ»

Узган еллардагыча быелгы Хәтер көне дә тимер рәшәткә белән әйләндереп алынган мәйданчыкта узды. Сумкаларны ачып карап, металл эзләгеч җайланмалар белән һәр кесәне тикшереп керттеләр. Алардан тыш быел температураны да үлчәделәр, битлек булу-булмавын да тикшерделәр. Сәламәтлекне генә түгел, уңга-сулга ялгыш адым ясавың да, артык сүз әйтүең дә контроль астында иде: тикшерүче полиция хезмәткәрләреннән тыш, читтә генә гаскәриләр белән тулы машина да күренде.

– Ул чактагы сугыш безнең халык өчен гади генә сугыш булмаган. Бу дәүләтебез, динебез, телебез өчен көрәш булган. Идел буенда яшәгән татарның дүрттән бере шул чакта кырылган. Казаннан 50 чакрым ераклыкта бер авыл калмаган. 9нчы майда Җиңү көнен билгеләп үтәбез икән, нигә әле без яуда һәлак булган бабаларыбызны искә алырга тиеш түгел? Теләгем бар: татар милләте яшәгән вакытта, иң соңгы татарга кадәр бу мөһим чара ел да узарга һәм без анда чыгарга тиеш. Соңгы татар калганчы без бу чара өчен көрәшергә тиеш. Бу чара юкка чыкса, татар милләтенең дә киләчәге юк, алдагы елларда күбрәк кеше булып җыела алсак иде, – диде тарих фәннәре кандидаты Илнар Гарифуллин.

Теләге матур булса да, чынга ашмас булып калырга охшый. Чарада, күп булса, 3-4 яшь кешене күрергә мөмкин иде. Хәер, милли чарага яшьләрнең йөрмәвенә күптәннән күнегергә вакыт, тик нигәдер өлкәннәр арасыннан бер яшь йөз эзлибез. Уйлап карасаң, кайчандыр безнең ирегебез өчен көрәшкән әби-бабайларның оныклары бүген авыз тутырып татарча бер сүз дә әйтә алмый бит.

90нчы елларда татар милли хәрәкәтенә нигез салучыларның берсе, Чаллыдан килгән Зиннур Әһлиуллин да шулай дип саный. Аның фикеренчә, татарның ана теленә генә түгел, ә тамырына ук балта чабалар. «Кызганыч ки, без бу вакыйганы тулысынча үзгәртә алмыйбыз. Әмма безнең төп бурычыбыз – халыкның бер өлешен булса да саклап калу. Әйе, татарның бер өлеше урыслашыр, урыс милләтенә донор булыр. Тарихка күз салсак, 1917нче елда инкыйлаб булды, 1991нче елда да үзгәртеп корулар узды, тагын 20-30 елдан вәзгыять барыбер үзгәрәчәк. Менә шуңа кадәр халыкның бер өлешен булса да саклап калырга кирәк. Бу – безнең төп бурыч. Урыс дәүләтенең төп максаты – күбрәк халыкны урыслаштыру. Хәзер урыслар үзләре бала тапмый, урыс булмаган халыклар исәбенә артырга тели алар», – ди ул ачынып.

Хәтер көнендә «СОлНЦе» мәктәбе мөдире Павел Шмаков та бар иде. Урыс милләтеннән булуга карамастан, аның татар халкы өчен эшләгәннәре һәркемгә таныш. Ул әле дә урыс белән татарны талаштырырга теләүче көчләр бар дип саный.

– Һәр милләттә бар алар, – ди ул. – Миңа, урыс кешесе буларак, татар белән урыс арасында тынычлыкның булуы мөһим. Дәүләт телләре дигәндә, шушы җирлектә яшәүче һәркемнең дәүләт телләрен өйрәнүе кирәк. Татарстанда һәркем урысча да, аз булса да татарча да сөйләшергә тиеш. Хәтерлисезме, ике субъект 90нчы елларда суверенитет таләп иткәндә, Татарстан тынычлык юлыннан китте һәм килешү төзи алды. Менә шуның истәлеге мөһим. Ул чакта меңләгән кеше үлде. Ә менә Хәтер көнен тыючылар, туган телне уку өчен ата-аналардан гариза яздыручылар сугыш тели. Хокук яклаучы дип аталучыларның чынлыкта шул хокукларны бозуы – коточкыч күренеш.

Хәтер көне өчен хакимият тарафыннан өч сәгать вакыт бүленеп бирелсә дә, катнашучылар да, активистлар да эшне тиз тотты – бер сәгать дигәндә милләттәшләрне искә дә алды, халык алдында торган проблемаларны да атап узды. Башка милли чараларда сүз әйтү өчен чират торсалар, бүген спикерлар саны 6-7 кеше белән генә чикләнде. Әллә янда гына торган полиция комачаулады, әллә яңгыр…

Аның каравы, халык арасында Г.Камал театры артисты Әзһәр Шакировны, Дәүләт шурасы депутаты Ркаил Зәйдулланы да күрергә мөмкин иде. Ркаил әфәнде фикеренчә, «Туган җире, дине, теле өчен һәлак булган шәһитләрне искә алу ул цивилизацияле халыкка хас әйбер. Бу – милләтара ызгышларның ни дәрәҗәдә фаҗигале булуын күрсәтүче сабак. Без бит тынычлык яклы, толерант халык. Биредә бернинди көфер сүз юк, дәүләткә каршы сүз юк, без искә генә алабыз».

Чувашстаннан блогер Рәфис Атаказов та бар иде. Чара башыннан ахырына кадәр ул спикерларның фикерләрен фото һәм видеога төшереп йөрде, үз язылучылары белән бу көннең әһәмияте турында сөйләште. «Мондый милли чараларда катнашу үзен татар блогеры дип йөрткән һәр кешенең дә бурычы», – диде ул.

Һәр кеше алдында меңләгән бурыч тора. Шуларның иң мөһимнәре рәтендә тарихыңны, үткәнеңне белү бурычы дигән өлеш тә бар. Ни кызганыч, бүген бу турыда оныта барабыз. Хәтер көне дисәң, хәтерең калыр, тарихны гына түгел, нәрсә хәтерләвебезне дә оныта башладык кебек.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии