Мин дә сафыгызга керәм

Быел җәй Әлмәт районының Түбән Абдул авылына кунакка кайткан идем. Гадәттәгечә, үзем белән төрле газеталарда басылган язмаларымны да алып кайтам. Бу юлы Нигъмәтулла җизнәм: «Ник «Безнең гәҗит»кә дә язмыйсың, турыдан-туры укыр идек», – дип, бер кочак газета алып керде. Беренче саныннан алып укыйлар икән. «Халык гәҗите бу. Монда барысы да сыя: шаяруы-зары да, шигыре дә, җыры да, икътисад та, сәясәт тә, мәхәббәт тә, сәяхәт тә», – дип, үзе дә шаяртып алды.

Җизни белән Земфира апамның бергә гомер итүләренә 48 ел инде. Җизни агроном булып эшләде, апам фармацевтлыкка укып, Елховой бистәсендәге даруханә мөдире булды. Мәчет каршында бик матур йорт салып, җизнинең әнисе Мөсәвәрә апа да, Земфира апаның әнисе Фәһимә апа да, җизнинең туганы Наҗия апалар да шушында кадер-хөрмәттә яшәде. Шушы йорттан бакыйлыкка күчтеләр.

Рәхәтләнеп кунак булып, инде китәргә җыенганда, җизни кочагы белән «Безнең гәҗит»не биреп җибәрде. «Юньләп укый да алмадың, кайткач иркенләп укырсың. Бәлки әле синең дә язганнарың басылыр». Бик зур бүләк булды бу минем өчен.

«Безнең гәҗит» белән ничек таныштыгыз, дигән сорау бастырган булгансыз икән. Мин менә ничек таныштым: җизни биреп җибәргән теге газеталарны кичтән укый башлаган идем, иртәнге бишкә кадәр укыганмын. Кыздырылган ярты кило көнбагыш беткән. Элек без имтиханнарга шулай әзерләнә торган идек.

Унбиш яшьлек кенә булсаң да син,

Нинди бай икәнсең, сөбханалла,

Йөз яшьлек гәҗитләр читтә торсын,

Укый-укый синнән ләззәт алам.

Кабул итче мине, кире какма,

Дуслар булыйк әле синең белән.

Әбүнәчең, укучың да булып,

Язучың да булып сафка керәм.

«Синең язмаларыңны да көтеп калабыз», – дигәннәр иде туганнарым. 1нче октябрьдә апамның туган көне булып узды. Газета битләре аша аңа сәламемне юллыйм.

Диләрә СӘРВӘРТДИНОВА,

Казан шәһәре

Комментарии