Күргәннәрне күрү язмасын

Күргәннәрне күрү язмасын

Булганына шөкер кылып яши Нурия. Ниләр генә күрмәде. Башы бәрәңге казый торган көрәк белән дә сугылды, ботына сәнәк тә кадалды – җөйләре һаман да авыр елларның шаһите булып күренеп тора. Тик татар гаиләсендә алынган тәрбия аңа һәрвакыт сабыр булудан башка чара юклыгын кисәтеп торды. Ирен ул үз куллары белән соңгы юлга озатты. Аның хәер- фатихасын алып калды, башыннан кичкәннәрне куркыныч төш кебек кенә уйларга тырышты да, барын да кичерде. Дин шулай куша. Ничә еллар инде намаз карчыгы ул. Менә хәзер балаларының исәнлеге өчен борчылып яши. Һәр намаздан соң аларга сәламәтлек тели, авыр тормыштан түземлек сорый. Хәзер инде бар да яхшы: биш баласы да аякка баскан, үз тормышларын корган, читкә чыгып киткән, дөнья күргән. Ә берсе төп йортта калды, аның янында. Гаилә корды, ике онык бүләк итте.

Язмыш шаяруы усал нәрсә диләр, ничек кенә кыланмый адәм баласы белән. Язмыштырмы, әллә үчлек белән эшләнелгәнме – әйтүе кыен. Тик шунысы ачык: ярты сәгатьлек вакыйга гомергә күңелдә кара көн булып истә калды.

Сигезенче марттан соңгы иртә иде ул. Барысы да күңел ачып мәдәният йортыннан кайттылар да, татлы йокыга талдылар. Тик намаз карчыгы Нуриянең генә күзенә бер тамчы да йокы керми. Төне буе дисбе тартып чыга, йортларына хәвеф киләсен күңеле сизгән, күрәсең. Тик сизеп кенә нәрсә эшләсен соң адәм баласы. Язмышыңа каршы барып була димени? Колакка бераз саграк карчык шатор-шотыр килгән тавышны абайлап, урам як тәрәзәгә килә. Урамда эт тә юк. Авыл тыныч йокы эчендә. Йөрәк сикерүенә түзә алмыйча, сарай ягына таба бара да, кара төтен күреп, агаранып китә. Бер-ике минуттан гына үзләренең януын аңлый карчык. «Янабыз, я Ходам, янабыз!.. Ярдәм ит!..» дип кычкырган тавышка уянганда инде өй ялкын эчендә була.

Әле җирдә салкын ак кар ята. Әле яз булса да, кыш хакимлек иткән һава торышы. Кечкенә балаларын киендерергә дә өлгерә алмыйча, урамга ташланалар. Сабыйлар берни аңламый, елаулары йөрәккә тагын да куркынычрак шом өсти.

Янсын, барысы да янсын. Әле генә кредитка алынган суыткычы да, кешедә шабашкада эшләп алынган яңа җиһазлары да, күптән түгел генә төзелеп беткән каралты-курасы да, олы өйләре дә янсын, дөмексен, көл булсын, тик үзләре генә исән калсыннар. Үзләренә генә зыян килмәсен, бала хәсрәте күрергә һәм күрсәтергә язмасын. Барысын да кайтарып булыр, тик кешене генә түгел. Бу улының уйлары иде.

Бөтен авыл уянып, ярдәмгә ашыкканда инде соң була. Алар бары авыл уртасына салынган патшалар сарае кадәр зур йортның көлгә әйләнгән нигезенә генә җитешәләр. Малларны коткарып кала халык.

Бар да кешечә булсын, балаларым рәхәттә үссен, барлык туганнарын бергә җыючы төп йортта, биш яктан биш гаилә кайтып төшкәндә, барысына урын җитәрлек булсын дип, күпме тир түгеп, колхоз эшендә чиләнеп, һәр тиеннең кадерен белеп төзелгән тырышлык ярты сәгать эчендә күккә очты.

Барысын да яңа баштан башларга ярдәм ит, Ходай. Яшәргә генә түгел, ашарларына да берни калмады. Ите дә, бәрәңгесе дә… Әйтүе генә җиңел. Ә зур гаиләне кайдадыр яшәтәсе, ашатасы – барысы да улы өстендә. Утызы да тулмаган ирнең башында кара чәч тә калмый. Кешегә күрсәтергә тырышмаса да, борчылуын менә шул чал чәчләргә карап булса да белүе авыр түгел. Ярый әле авырлыкта ташлап китми торган туганнары бар. Үз эшләренә алыгандай бергәләп, җиң сызганып, Нуриянең биш баласы да эшкә ябыша.

Әби кеше никтер йоклый алмый

Күңеле нидер сизә күрәсең.

Язылганны күрми генә, Ходам,

Кара каберләргә кермәссең.

Сүз бирелде биш гаиләнең күңеленнән

Тиз арада нигезләрен күтәрергә.

Булыш Ходай! Авырлыкны җиңел генә

Җиңеп чыгып, көчле булып үткәрергә.

Әйе, сүз бирелде. Һәр ял саен җирнең биш почмагыннан, буш нигезгә биш гаилә кайта да, торгызу эшен башкара. Тырыша, тырмаша, әниләрен дә, энеләрен дә кешечә яшәтү өчен генә түгел, элеккечә матур итеп үз ояларында яшәүләрен күрү өчен тырыша. Сүзләрендә тордылар да.

Изге корбан ае – ноябрьдә

Нигез кабат гөрли башлады.

Азан тавышыннан иман иңде,

Өр-яңадан яшәү башланды.

Туганнарым, авыл халкым

Җыелдылар корбан ашына.

Мондый кайгы килә күрмәсен

Җир шарында адәм башына.

Зур йорт торгызылды. Ул яңадан дошманнарны көендереп, дус-ишләрне сөендереп гөрли. Кич җитеп, башны мендәргә салгач та, күз алдына шул ялкынлы көн килә дә, Ходайдан тыныч имин тормыш теләп, иреннәр дога пышылдыйлар, авырлыкларны үткәреп җибәрергә көч биргән өчен рәхмәт укыйлар… Бу юлы инде намаз карчыгының гына түгел, улының һәм килененең иреннәре дә. Авырлыгын җибәргәнсең икән, ярдәмен дә бирергә онытма, Аллам!

Хиндия ИВАНОВА.

Мамадыш районы,

Көмеш Күл авылы.

Комментарии