Хатлар яздым утырып…

«» дигәннән… Яшьлек еллары, кызык хәлләр искә төшә. Заманалар үзгәрә, хатлар язу елдан-ел «мода»дан чыгып бара. Хәзер бит әлеге дә баягы – кесә телефоны, яки өй телефоны өчен түләп бетерә алмыйбыз, элемтәләр тынып тормый. Яшьләргә килгәндә, танышулар да интернет аша, җайланды дөнья…

Ә чынбарлыкта, хат язышу, аны алып ләззәтләнеп кат-кат укып чыгу – үзе ни тора! Әлбәттә инде, шатлыклы хатларны, бигрәк тә мәхәббәт хатларын.

Без – өлкән буын кешеләре, һәрхәлдә шундый фикердә. Шул нисбәттән шимбә, якшәмбе саен «Сиңа миннән сәлам» котлауларын тыңлап хозурланабыз. Күңелгә ятышлы җылы мактау сүзләре аша үзләренең якын газиз кешеләрен тәбрикләү хатларын тыңлаганда, күңелләр тула, күзләр яшьләнә… Шулай беркөнне бер дус ханым янына кунакка бардым. Хәлләр белешкәннән соң, сүз артыннан сүз чыгып, балалар, дуслар турында сүз китте. Мин сүземне дәвам итеп: «Исем китеп котлаулар тыңлыйм. Шул кадәр назлы сүзләр белән хөрмәтләп язалар, андый әниләр нинди булалар да, шундый зурлау сүзләрен каян алып бетерәләр икән? Безгә генә андый зурлаулар насыйп булмас инде. Без бит ул кадәр лаеклы тормыш юлы узмаган, мактап телгә алырлык. Менә быел миңа да 70 яшь тула бит», – дим. Әңгәмәдәшем уйлап та тормыйча, җавап итеп: «Әле вакыт бар бит, син үзең оста язасың, нигә кешедән өмет итеп торырга. да җибәр, синең дә мактар җирләрең җитәрлек. Телевизордан укырлар, рәхәтләнеп тыңларсың. Бу хатны язучы балаларың, туганнарың, дусларың дип куй», – ди. Бу сүзләрне тыңлаганда көләргә дә, үпкәләргә дә белмәдем, авыр сүз әйтүдән тыелып: «Шулай да буламыни ул?» – дип куйдым. «Нигә булмасын. Әллә син барлык котлауларны балалары, туганнары гына яза дип уйлыйсыңмы? Мин үзләре язган очракларны беләм», – дип шаккатырды.

Кемгә кирәк мондый ясалмалылык. Аны укыганда тыңлап тору нинди түбәнлек, кимсенү кичереше тою!

Шушы әңгәмәдән соң озак уйланырга мәҗбүр булдым. Ул бит мине рәнҗетергә теләп әйтмәде моны.

Гафу, гафу, үземнең дә балачактагы сугыш елы чорлары исемә төште. Япь-яшь киленнәр, әле кияүгә дә чыгарга өлгермәгән кызлар яшьлек ярларын сугышка озатып, 4-5 ел дәвамында аларны сагынып, тугрылыкларын югалтмыйча, әйләнеп кайтуларын өзелеп көткәннәр. Ни кызганыч, сугыш кырында хат язу мөмкинлеге дә булмагандыр, язганнары да килеп ирешә алмагандыр. Әмма яшьлек үзенекен итә. Алар сагынып-саргаеп, ике генә юллык булса да, хат көткәннәр. Ә кайвакыт, сабырлыклары сынгач, үз-үзләренә җан сөйгәннәреннән хат язып салганнар. Аларны хат ташучы китергәч, күкрәкләренә кысып, ләззәтләнеп укый торган булганнар. Язмышлар шулай сынаган инде. Сөйләсәң, кеше ышанмаслык хәлләр.

Балачактагы тагын бер мизгел искә төште. Хат язарга бөтен кеше дә һәвәс түгел. Элек хатларны кешедән яздырталар иде. Миңа 10 яшь чамасы булгандыр, 8 балалы Хөршидә апа (мәрхүмә инде) читтәге балаларына хат язарга чакырды. Бардым. «Өч улыма хат язарсың, өчесе өч җирдә аларның» , – диде ул миңа. «Ярый, син миңа кайсы улыңа ниләр язарга кирәген сөйлә, ә мин үзем язармын. Соңыннан укып күрсәтермен, оныткан сүзләреңне өстәп язармын», – дим. Өч улына да хат яздым. Хатларны укыганда, мәктәптән миннән олырак улы кайтып керде. Хатларны тыңлап торды да, минем янга килеп: «И, ни, никәем, бу хатны язучы Гарипов Наил дип куй әле», – дип ялынды. Ә мин җавап итеп: «Хөршидә апа, чыннан да, нигә Наилгә генә яздырмыйсың хатларыңны, кешегә барып сорап йөргәнче», – дим. «Яза ул, яза. Тик Фаилнекен – Фазылга, Фазылныкын – Данилга, Данилныкын Шамилгә адреслап җибәрә. Ә тегеләр җавап язганда, апаем Наил, минем үземә язганны үземә сал әле, дип өзгәләнеп язалар», – ди Хөршидә апа.

Шулай итеп, хат язу гына, димәгез. Аның да үзенә күрә серләре, кагыйдәсе, таләбе бар икән. Бу хатның укучыга әһәмияте дә юк кебек. Ә кемгәдер кызык тоелыр. Тик шулай да, хатлар язышыгыз, аларны уку бик кадерле. Бигрәк тә якын кешеләрегездән килгәннәрен, диюем.

. шәһәре.

Комментарии