- 20.10.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №42 (21 октябрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Тормыш дигәннәре кешене төрлечә сыный. Менә шунда кешелек сыйфатларын югалтмыйча, авырлыкларга бирешмичә, катлаулы язмышларына буйсынып, киләчәгенә өмет белән карап, һәр көннән ямь табып яшәүчеләрне дә арабызда очратырга була.
Чирмешән районы Югары Кәминкә авылында яшәүче Мәстүрә апа Галиәкбәрова шундыйлардан (хәзер вафат инде). Бик акыллы, чибәр, уңган, тырыш, гәүдәгә нык һәм таза-сау була ул. Үзе кызыксынган бар һөнәрне үзләштерә: тегә, чигә, бәйли. Хәтта туганнарына, тирә-күршеләренә кадәр кул белән өс-баш киеме тегә. Моннан тыш, колхоздагы бар авыр эшләрдә дә катнаша. Урман кисү, печән чабу, уру, көлтә бәйләү, терлек карау, җәяүләп арба яки чана тартып күрше районнардан орлык ташу кебек эшләрнең берсеннән дә калмый. 1946 ел җәендә Шектала (Чирмешән районына 25 чакрым ераклыкта) станциясеннән җәяүләп 100 баш сыерны куып Мәскәүгә алып баруда катнашырга да туры килә аңа. Барлыгы 4 хатын-кыз булалар. Алар су буйлары, болын, урманнар аша үтә. Көне буе куып баралар да төнлә ял итәргә туктыйлар. Хайваннар да туклана, үзләрен дә җирле халык сыйлый, ризыклар да биреп җибәрәләр. Шулай 3 ай ярым вакыт үтә. Салкын, яңгырлы көннәрне дә үткәрергә туры килә үзләренә. Аяк-өс киемнәре телгәләнеп бетә, аяклары уела, бозыла. Үзләрен бет баса. Шундый газаплар белән исән-имин китереп җиткерәләр малларны. Алар кайтырга чыкканда салкын, яңгырлы көз була инде. Товар поездында кайтканда өшемәс өчен, бер-берсенә сыеналар.
Нинди генә нык булсалар да, салкын үзәкләренә үтә. Авылларына авыру булып кайталар, бер ай урын өстендә ятарга туры килә. Ә аннан тагын җир җимертеп эшли башлыйлар.
1950 елда Мәстүрә апа шул ук авыл егете Гыйльметдин абыйга кияүгә чыга. Араларында көчле мәхәббәт була. Тормыш йөген бергәләп тарталар. Гаиләдә 4 малай тәрбияләнә, аларны укытып, һөнәрле итәләр. Алар да гаилә корып, төрлесе төрле якка тарала.
Авырлыклар артта калган кебек. Балалар кайтып, хәл белеп, ярдәм итеп торалар. Хәзер инде мул-таза тормышта яшиләр. Ләкин гаиләгә бәхетсезлек килә. Мәстүрә апага инсульт булып, йөри алмас була. Бәхетенә, янында ире бар. Ул аны карап, тәрбияләп тора. Билгеле, балалар да ташламый, әмма аларның үз тормышы. Тугыз ел ятакта яткан Мәстүрә апа 78 яшендә гүр иясе була. Гыйльметдин абый карчыгыннан мәңгегә аерылуны бик авыр кичерә. Урын өстендә ятса да, яшәсен генә иде дә бит… Бар да без дигәнчә түгел шул…
Капка баганасына сөялгән Гыйльметдин бабайның моңсу күзләре еракка төбәлгән, ә йөзе сагышлы. Аның әрнүләре карчыгын сагынудан, ә иреннәре: “Иртә киттең, Мәстүрәм, иртә киттең, мине ялгыз иттең”, – дип пышылдый.
Ә күңелендәге сагыш шигъри юллар булып тышка бәрелеп чыга.
Агыйдел бик каты ага,
Берничек тә түзә алмыйм.
Яткан урыныңа карыйм да,
Еламыйча түзә алмыйм.
Аллы-гөле чәчәкләр күп
Безнең урам буенда.
Иртә торсам, кичкә керсәм,
Гел карчыгым уйларымда.
Бүген яшьләр шул тикле авырлык күрми. Ә гаиләләр җимерелә. Бераз сабыр булып, бер-беребезне кичереп, юл бирергә өйрәнсәк иде.
Фәризә ГАЛӘҮТДИНОВА.
Чирмешән районы, Керкәле авылы.
Кәкре каенга терәтеп…
Соңгы арада халыкны кәкре каенга терәтү очраклары ешайды. Хәзер инде терәтеп кенә калмыйча, “кочаклатуга” ук күчтеләр. Адәм баласыннан көлү гадәти хәлгә әверелеп бара. 90нчы еллардагы финанс пирамидалары үзләренә алмашка яңа төр маркетинг ысулы “тудырды”. Иң гаҗәбе шунда: аларны РФ Җинаять кодексы буенча да җавапка тартып булмый, чөнки бар да законлаштырылган. Шуңа күрә дә инде мин, берничә кеше мөрәҗәгатен күздә тотып, киң җәмәгатьчелекнең бу проблемага игътибарын җәлеп итү максаты белән, түбәндәгеләрне бәян итәргә булдым.
…Кризиска сылтап, Надяны эшеннән кыскарталар. Шуннан соң ул бер минут та тик тормый. Бөтен шәһәр буйлап эш эзли. Бу хакта әлеге танышым менә нәрсә сөйли:
– “Вакансии” исемле журналдан мин “Требуются агенты по доставке печатной продукции лично в руки” дигән игълан күрдем һәм шуның буенча шалтыраттым. Мөлаем гына сөйләшүче бер ханым эшнең газета һәм журналларны адресатына илтеп тапшырудан гыйбарәт булуын, көненә 4тән 10га кадәр рейс ясарга кирәклеген һәм һәрберсенә 150шәр сум бирәчәкләрен сөйләде. Икенче көнне сәгать тугызда Чернышевский урамында урнашкан офисларына чакырды. Анда баргач, күпме генә сорап карасам да, шул журналларның бер нөсхәсен дә күрсәтмәделәр. Шунда бераз шикләндерә башлады. Алар үзләрен бик сәер тота иде: тиз сөйлиләр, сорауларга конкрет җавап бирмиләр, бер көн эшләп карагач кына барысын да аңлый алачагыбызга инандырырга маташалар. Ахыр чиктә боларның поликлиника, предприятие, офислар буенча, кешеләргә бәйләнеп, төрле китаплар, балалар әдәбиятын сатып йөрүчеләр икәне аңлашылды. Шулкадәр ачуым чыкты. Әллә нинди купшы игъланнар аркылы үзләренә эшчеләрне тарталар (барлык шәһәр халкы аларны таратучылар дип белә. Күпчелек биналарга аларны куркынычсызлык хезмәте вәкилләре кертми, чөнки бөтен кешеләр бу “эшмәкәр”ләрдән гарык. – авт.). Алар хезмәткәрләрне турыдан-туры җәлеп итә алмый, чөнки әлеге алыпсатарларны беркем дә өнәп бетерми. Халыкны төрле хәйләләр белән алдап, коммерция “секталарына” чакырырга мәҗбүрләр. Кешеләр бу оятсызларга алданмасыннар, андый игъланнар, эшләрдән ераграк йөрсеннәр иде. Чөнки төрле учреждениеләр буйлап сумка-сумка китаплар күтәреп йөргәндә сез адәм мәсхәрәсенә әвереләсез, – диде ул.
Соңгы берничә елда моның ише эшмәкәрләр Казаныбызда нык тамыр җәеп өлгерде. Газета, баганаларда алар турында игъланнарны күрергә була. Менә шуларның берсе: “Компания “Роскнига” приглашает на работу курьером-консультантом, торговым представителем. Ежедневная зарплата 800 рублей. Премияльные от 5 т.р. в месяц, иногородним помощь с жильем”.
Болар адәм баласын шундый “җимгә” каптырмакчы. “Роскнига” фирмасына хәтта үземнең дә кайчандыр эшкә урнашып караганым бар иде. Склад-офислары Тульская, 43 адресы (Борисково) буенча урнашкан. Монда да шулай ук: иртән иртүк бер чемодан китапларыңны сыртыңа салып китәсең дә, кичкә кадәр шуларны табибларга, бизнесменнарга, дәүләт хезмәткәрләренә, укытучыларга тукып йөрисең. Әле өстәвенә көне буена артыңнан нинди генә әшәке сүзләр әйтеп калмыйлар.
Шулай ук Гафури урамы, 7нче йортта урнашкан “Салон Вега” исеме астына “яшерелгән” офиста да бер көн эшләп алырга туры килгән иде. Ул вакытта без дүрт малай һәм бер кыз Чистай шәһәренә “рейд”ка барган идек. Кермәгән шифаханә, балалар бакчасы, кибетләр калмады. Шушы кечкенә генә район үзәген иңгә-буйга айкап чыктык. Күпчелек биналарга кертмәделәр, аларына исә качып кына үттек. Кайбер кабинетлардан куып ук чыгардылар.
Шунда аңладым: бу кызлар һәм егетләрнең эше хөрмәтсез. Ләкин иң теңкәгә тигәне шунда: әлеге маркетингны оештыручылар яшьләрне үз “төркеменә” теләсә нинди ялган белән тарта. Мондый фирмалар белән элемтәгә керүчеләрнең барысы да диярлек аларны ябу ягында тора, җитәкчеләренә үч тоталар. Шулар өчен күпме нерв һәм вакытларын әрәм иткән алар. Ә хуҗалар бүген берсеннән колак какса, иртәгә аның урынына икенчесен кабул итәргә әзер. Халык бу ширкәтләрнең җаваплылык тотуын сорый. Без, аз булса да, аларның кара исемлеген булдырдык. Тора-бара укучылар, халык аны үзе дәвам итәр дип уйлыйм. Менә алар: Чернышевский урамындагы “Печатная продукция”, Тульская, 43тә “Роскнига”, Гафури, 7дә “Салон Вега”. Үзебезне мыскылларга юл куймабыз!
Захри
Намусына тап төшермәде
Фирдәвес Хуҗинның “Коммунистлар хакимияткә киләсенә ышана” исемле язмасында (17 июнь, 2009 ел) “Мәчет манараларын кисү кампаниясе башлангач, әллә каян килмәделәр, үз куштаннарыбыз тырышты” дигән юллар язылган. Әйе, монда дөреслек бар. Әмма барысын да бер калыпка салырга ярамый. Күңеле белән һич кенә дә бу эшкә алынырга теләмәгән, каршы килергә батырчылык иткән кешеләр дә булган.
Безнең авылда Закир Галиев дигән егет колхоз идарәсендә бухгалтер булып эшли иде. Манара кисүдә ул да катнашырга тиеш була. Әмма дини тәрбия алган Закирнең бу кара эшкә алынасы килми. Ә кистереп кенә “юк” дип тә әйтеп булмый. Шулай да хәйләсен уйлап таба ул. Өенә кайта да сеңлесенә: “Мине килеп сорасалар, районга йомыш белән китте”, – дип әйт дия, үзе базга төшеп утыра. Озак та үтми, чыннан да, Закирны эзләп киләләр.
– Кая качты Закир? – дип туп-туры сорыйлар сеңлесеннән.
Ә аның исә җавабы әзер:
– Карак түгел лә ул сездән качып йөрергә, районга китте, – дип җавап бирә.
Икенче көнне Закирны кайда йөрдең, дип аптыратып бетерсәләр дә, манара инде киселгән була.
Шул төнне Закир төшендә капка төпләрендә яшел киемле кешеләрнең намаз укуын күрә. Әнисе аны яхшыга юрый. “Улым, синең бу начар эштә катнашмаганың өчен, фәрештәләр турыбызда намаз укыган, күрәсең”, – ди.
Ул егет авылыбызның йөзек кашы иде. Әмма Ватан сугышы башлангач, фронтка китеп, һәлак булды. Кайгылы кара кәгазе тиз килде шул. Бөтен авыл белән еладык.
Мәсгудә ЮНЫСОВА.
Яр Чаллы шәһәре.
Гарип димәгез миңа
Гарип диләр өзеп үзәгемне…
Аяк-кулым гарип гарибен.
Кычкырасым килә барчагызга:
“Гарип түгел минем күңелем!”
Йөри алмыйм җил-җил атлап кына,
Йөгерә алмыйм юлдан тузандай.
Тик күңелем һаман ашкынуда,
Йөрәк кага гашыйк булгандай.
Кошлар кебек күтәрелеп күккә
Бик килсә дә минем очасым,
Зәңгәр күкнең чиксез киңлекләрен
Канатларым белән кочасым.
Гарип кенә түгел, аяк-куллы,
Күпмегезнең бар соң очканы?
Сихри кичнең саксыз йолдызларын
Канатыгыз белән кочканы?
Сезнең кебек миндә йөрәк тибә,
Сезнеңчә үк җаным гел таша.
Хыялларым гына бераз бүтән,
Теләк кенә бераз башкача.
Күңеле гарип түгел берәүнең дә,
Күңел була бары яралы.
Төзәтергә кирәк тозын юып,
Бәйләп куеп тик шул яраны.
Гарип диеп кимсетмәгез мине,
Аяк-куллар гарип гарибен.
Аерма тик шунда: мин беләмен,
Сез белмисез саулык кадерен.
Л.КӘЛИМУЛЛИНА.
Балтач районы, Арбаш авылы.
БАЛАМА!
“Балам кайта!” — диеп, газиз әнкәй
Олы юлдан көтә, күзен алмый.
Ана йөрәгенең сагышларын
Бакчаларда үскән балан аңлый.
Балан җимешләре ачылар,
Ешрак булса иде кайтулар.
Көтүләре, балам, бик авыр,
Дәваларын аның кем табар?!
Балакайлар үсеп таралышты,
Уйлый микән мине кайсы гына?!
Балан җимешенең ачылары
Дәва булыр йөрәк ярсуына.
Фатихамны, балам, бирәм сиңа,
“Бәхетле бул!” – дип, кылам дога.
Бакчадагы баланнарны күргәч,
Бар кайгымны телим онытырга.
Мөхәммәт НУРИ.
Башкортстан, Тәтешле районы.
Шешә җыю – оятмы?
“БГ” да “Пенсионер шешә җыя” (22 июль, 29 сан) язмасын укыгач, шуны әйтәсем килә: шешә җыю – бер заманда да оят түгел. 75 елларда шешә җибәрмәсәң, завод аракысын да бирми иде. Урамда теләсә кайда шешә тәгәрәп яту – бер дә күңелле түгел. Әйтерсең эчкән ир үзе аунап ята.
Мин 20 ел кибеттә эшләдем. Шешә китерүчеләргә акча бирми торган идек. Я сабын, яки берәр ризык үлчибез. Эчәргә яратучыларның хатыннары: “Ярый әле ирем эчә, шешәсенә ни дә булса алабыз”, – дип көлдерә торганнар иде.
Хәзер шешәне бездә кабул итмиләр, чүплеккә ташлыйлар. Ә шешә җыючылар бу гамәлләре өчен гарьләнмәсен иде. Берни эшләмәгән очракта гына, эшлексезлектән генә оялырга була!
Халидә ХАКИМОВА.
Мари Иле, Бәрәңге бистәсе.
Комментарии