Рухланып кайттым

Аллага шөкер, быелның июль аенда туган авылым – Әтнә районы Казак Үртәменә кайтып килдем. Без бала вакытта авылдан чыкканда да, кайтканда да авыл капкасы аша йөри идек. Хәзер бу юллар бик үзгәргән. Совет иле таралганчы дамба күтәрелсә дә, юлга һаман да таш түшәлмәгән. Яз, көз айларында авылыбыз юлсыз кала. Кечкенә кызым Ләйсән үзенең зур машинасы белән алып кайтты. Үзебезнең басуларга кергәч үк, һавалар икенче тоелды. Балачагымны, авылдашларымны искә төшерә башладым. Күп кенә танышларым исән булмаса да, мәктәп юлларын бергә таптаган Зөфәр, Гөлфирә ханым белән азрак сөйләшеп алдык. Авылыбызның халкы елдан ел кими бара. Шулай булса да яңа йортлар, төрле төстәге капка-түбәләр күзгә чалына. Урам тутырып кайткан сыер-сарык, каз көтүләрен сагынып искә төшерәбез. Урам болынга әйләнгән. Шулай да авылыбыз яшәргә тырыша. Зиратка бару өчен авылдашларым үз көчләре белән яңа күпер дә салып куйганнар. Буа да буып куярга уйлыйлар ахрысы. Болар чыгым таләп итә торган эшләр. Шул хакта авылыбызның имамы Рәхимҗан хәзрәт белән дә сөйләшеп алдык. «Авылыбызга кайтып-китеп йөрүчеләр бар, тик булышырга теләүчеләр генә азрак. Каршы күршебезнең дә әти-әниләре шушы зиратка җирләнгән, балалары елга бер мәртәбә кайтып, йортларын карап китәләр. Сөйләшү түгел, исәнләшергә дә оныталар», – ди хәзрәт. Әти-әниләре бик кешелекле, яхшы кешеләр иде югыйсә.

Урам буйлап барганда буш урыннар, түбәләре җимерелә башлаган йортлар да күзгә чалына. Шундый бер йорт каршына туктадым. Заманында бу йорт матур, биек булып ерактан ук күренеп тора иде. Йортның хуҗасы Җиһаншин Лотфулла абый була. Төшен сөйләгән өчен, «колхозларга каршы агитация алып барасың», дип, кулга алалар аны. Казанда атып үтерелә. Ялган яла ягучылар – үз авылыбыз кешеләре, берсе исә килеп эшләүче хатын-кыз – авыл советы рәисе була. Шушы йортта ике кыз, ике малай үскән. «Халык дошманы» балалары булып, кимсетелеп яшиләр. Кече уллары Әкрам абый минем дустым иде. Күп вакытларым аның янында үтте. Аларның җимерелеп барган йорты янында шул Әкрам абый искә төште. Урыны оҗмахта булсын, гәүдәсе бик еракта, чит җирдә ятып калды.

Туган-үскән нигезем янында басып торам. Әле бер ел элек кенә йортыбызның түбәләре күренеп торса, хәзер аны да Америка чаганы басып киткән. Бәрәңге бакчабыз да кыргый урманга әйләнеп бара.

Гомерен колхозда «зур начальник» булып эшләп үткәргән Шәрифулла абыйның сүзләре искә төште. Май аеның соңгы көннәре иде. Безне ач үлемнән алып калган бәрәңге бакчасына бәрәңге утыртып ятабыз. Шәрифулла абый килде дә: «Рафаил, бу елны гына утыртыгыз да, киләсе елга утыртмассың. Бәрәңге сатып, машина алырга җыенасың икән дип әйттеләр», – дип, яңалык җиткерде. Шәрифулла абый, урының оҗмахта булсын! Син бит безне нинди авыр эштән коткардың. Кече кызым Ләйсән әнә бәрәңге утыртып, сатып азапланмады, үзе нинди зур машинага хуҗа.

Безнең татар халкы үзенчәлекле халык инде ул. Ярлы булсаң, хәерче, дип көләләр, үз көчең белән тырышып күтәрелә башласаң да яратмыйлар.

Авылымда кемнәр белән генә очрашсам да, барысы да якты йөз белән каршы алдылар, чәй эчәргә чакырдылар. Авылым халкына тазалык-саулык телим. Барыгызга да зур рәхмәт. Авылыбыз яшәсен иде.

Рафаил БӘЙРӘМОВ,

Әтнә районы, Казак Үртәме авылы

Комментарии