Копилка

– Балалар вак чагында бер мәшәкать – тиенле акча җыю өчен кибетләргә мәче-эт сыннары кайтып тулды, – дип сөйли күрше хатыны. – Өстендә тиен акча салыр өчен ярыгы да бар. Балчыктан катырылып, тышы буяулы булган копилканы һәр йорт баласы алдырды. Өендә 2-3 баласы булганы, төсләрен генә төрлене сайлап, бала санынча алды. Сумкада, кесәдә тиен шалтыравын балалар сагалап кына тордылар.

Күршедә 3 балалы гаилә яши. Аралары ике генә яшь. Олылары – малай, кечкенәсе – кыз. Анысы әле кечкенә, курчактан башканы белми. Ике малайда да копилка бар. Берсендә – мәче, икенчесендә эт сыны. Малайларның әниләре бер оешмада баш бухгалтер, әтиләре колхозда эшли. Ирнең солдат хезмәтеннән алып кайткан машина йөртү таныклыгы бар барын да, колхозда машиналар да аз, аннары ир эчәргә ярата. Гаиләдә шушы эчү аркасында әледән-әле тавыш чыгып тора.

Кышның бер салкын көнендә боларга кич утырырга кергән идем. Шулай хатыны белән керешеп йөри идек. Минем янда вак бала-чага юк. Ир инде эшеннән үк салып кайткан, тик җитми калган, хатыныннан акча теләнә.

– Бир инде бер чөллек, матри, алдагы айдан колхоз идарәсеннән хезмәт хакын үзем алам, кассирга алдан ук әйтеп куям! – ди.

Колхоз рәисе эчә торган шундый берничә иргә хезмәт хакларын үзләренә бирмәскә дип боерган булган. Алты почмаклы булса да, боларның өйләре бик кечкенә иде. Ике малай дәрес хәзерләгән булып утыралар. Кайда инде монда дәрес хәзерләү?! Кыз идәндә курчак уйный. Ир өс-башына киенде дә, тиз генә тумбочка өстеннән теге копилканың берсен алып таймакчы иде, копилканың иясе булган малай елап, әтисенең итәгенә барып ябышты. Өстерәлеп, ишек төбенә кадәр барды бала. Әти кеше аягын бер генә селтәп, малайны очырды да чыгып сызды. Өйдә ләгънәт, каргыш, күз яше. Мин дә кузгалып чыгып киттем. Икенче көнне малларга печән төшерим дип лапас түбәсенә менсәм, теге имансыз бәндә копилканы сарай почмагына бәреп ваткан да, акчаларын чүпләп алган. Шулай да бер 3 тиенлек читкә тәгәрәп, кар өстендә ялтырап ята. Ул заманда 1, 2, 3, 5 тиен бакыр акчалар, 10, 20 тиенлек көмеш акчалар бар иде. Шырпы кабы 1 тиен, ипинең буханкасы 16-20 тиен вакытлар. Копилка тулганчы түзгән балалар төбендәге катыргыны куптарып бушаталар иде. Гаилә белән җыелышып саныйлар. Балалар үзләренә кирәкле берәр әйбер ала. Бу ирнең алай коеп, селеккәләп торырга вакыты юк бит инде, тизрәк эчәсе килә. Шуңа бәреп ваткан. Миннән дә еш кына әҗәткә алгалады ул. Бик озак тотып булса да, кайтара иде, алай да күбрәк малларга печән-фураж белән. Икебез дә хатыны сизүдән бик курка идек.

Үтте еллар, безнең якларга да нефть эше килеп керде. Халыкның колхоздан ычкына алганы нефть эшенә урнашты. «Чишмә» дигән оешма Сарман районы җирлегендә булса да, Әлмәткә карый иде. Хатын-кызлар күбрәк вахтада сакта утырдылар, капка янында бер будкасы бар иде. Ир-атлар – оператор булып, басу-кырларда урнашкан нефть колонкаларын карап-тикшереп йөрү эшендә. Кыш чаңгыда, җәй көне велосипед белән яки җәяү йөрделәр. Теге салырга яраткан ирне дә хатыны оператор итеп урнаштырган. Ни дисәң дә, баш бухгалтер бит бер оешмада.

70нче елларда авылдан 12 чакрымда Җәлил поселогы төзелә башлады. Йортлар башта дүрт катлы «хрущевка» яки малосемейка тибында төзелде, соңрак кирпечтән 2-3 бүлмәле, уңайлыклары булган йортлар төзеделәр. Янәшә-тирә авыл кешеләренә дә чират буенча, кемнең күпме хезмәт куюына карап, фатирлар бирделәр. Теге ир монда да эчүен дәвам итте. Тик хатыны җаен табып, алар да фатирлы булды. Фатир алганга карап, халык авылдагы йорт-җирен дә алай ашыгып бетермәде әле. Фатирга 1 өстәл, 1 карават, 2 урындык илтеп куеп, берничә ел фатирлары бикле дә торгалады. Хуҗалары әледән-әле килеп, барлап кына йөрделәр. Фатирларга түләү бик арзан иде ул вакытта. Приватизация чыкканчы, 1-2 гаиләнең фатирларын кире дә алдылар (эчкән яки эшләренә салкын караган очракларда). Приватизациядән соң, халык инде фатир хакын түләп, курыкмыйча авылдагы йортларында яшәде. Фатирларны балаларга, оныкларга дип саклады. Сату, алыштыру мөмкинлеге дә бар. Хәзер инде түләве дә шактый саллы. 5-6шар ай түләмичә, эшләрен судка кадәр җиткерүчеләр дә бар икән.

Теге гаиләнең ике улы да бик яшьли үлеп китте. Курчак уйнап идәндә аунаган кыз да үсеп, укуын тәмамлады. Әти-әнисе поселокка күченгәч, авылдагы өйләрен сатып, бер ларек-кибет алып бирделәр. Алыпсатар – бизнесмын булып киткән. Казанда да фатиры бар икән. Яше иллегә җитсә дә, тормыш кора алмаган. Гражданский брак дигән нәрсә чыкты бит хәзер. Баласы да юк. Әнисенә охшап, кыз да акчага табына торган булып чыккан. Ә әти кеше хәзер дә йөргән була түшен киереп. Беркем белән дә исәнләшми. Әллә күзләре начар күрә, әллә үзенчә эреләнүе.

Халисә ШӘЙДУЛЛИНА,

Сарман районы, Җәлил бистәсе

Комментарии