Кино кешене үтерергә өйрәтә?

Кино кешене үтерергә өйрәтә?

Без кечкенәдән үк китапларда, төрле киноларда тәрбияләнәбез. Аларны укып һәм карап, төп фикерне үз аңыбызга сеңдереп барабыз. Ә киноны тудыручылар һәм әкиятне язучылар бу турыда уйлыйлармы икән? Шуны искәртеп, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, психология фәннәре кандидаты Рамил Гарифуллин да АКШ режиссеры Квентино Тарантинога мөрәҗәгать иткән.

Квентино Тарантиноның «Бервакыт Голливудта» дип аталган фильмы – 60нчы еллардагы Голливуд турында кинофрагмент. Ләкин Рамил Гарифуллин фикеренчә, ул режиссерның шәхси хис-кичерешләре белән дә сугарылган. Тарантиноның курку һәм борчылу хисләре хәзерге заман кинематографиясе басымы астында үскән агрессив яшьләр арасында Квентиноны үтерү теләге дә уятырга мөмкин. Ә фильмда моны эшләү өчен төрле киңәшләр дә бирелә. Кинорежиссер Тарантино үзе дә шуннан курка. Психолог фикеренчә, режиссерның фильмнары яшьләр арасында төрлечә кабул ителә. Фильм персонажлары кино төшерүчеләрне үтерергә һәм җәзаларга әхлаки хокуклары бар дип саный, чөнки режиссерлар үзләре кино сөючеләрнең күңелендә үтерү сәләтен үстерәләр.

Шуны истә тотып, Квентино Тарантино фильм ахырында төп геройны үтерергә килүчеләргә «капкын» куя. Рамил Гарифуллин моны режиссерның саклану алымы дип аңлата. Чөнки аны үтерергә килә калсалар, ул моңа әзер булыр, кирәкле җәзаны бирер. Асылда, Тарантино үзе үк фильмнары ярдәмендә үтерү сәләтен тәрбияләгән кешеләрнең капкынында хәзер.

60нчы елларда кино басымы астында үтерү сәләтен формалаштырган яшьләр юк иде әле. Безнең заманда хәзер күпләр төрле секталарга керә, үзләренә кул сала. Кино карап, кулына пычак алган яки асылынган яшьләр көннән-көн арта. Шуңа күрә Тарантино да алдан уйлап, яшьләргә җавап җиткерергә булган.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии