- 20.09.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №37 (19 сентябрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Быелның март аенда ук газетабызда «Алар бездән мәрхәмәтлерәк» дигән конкурс игълан иткән идек. Ул июнь азагына кадәр, ягъни газетабызның икенче яртысына язылу тәмамланганчы дәвам итәр дип фаразладык. Әмма ул чакта әле бәйгегә шулкадәр күп хат килер дип уйлап та карамаган идек. Укучыларыбызның бу темага булган кызыксынуымы, әллә конкурста катнашып үз бәхетеңне сынап карау теләгеме аның без уйлаганнан да дәвамлырак булуына китерде. Хәер, конкурска төрле фикер белдерүчеләр күп булды. Кемдер «эт-мәчеләргә урын биргәнче Путин, Медведевлар турында язуны арттырыгыз, җирдә хайваннардан мөһимрәк әйберләр дә тулып ята» дисә, укучыларыбызның, даими авторларыбызның берсе Роберт Зарипов кебек, «бу конкурсны уздыру бик әһәмиятле, чөнки үзебезнең тирәлектәге җан ияләренә карата кешенең карашы бөтенләй үзгәреп бара», дип хуплады гына.
Дөресен әйтим, бу темага язылган хатлар әле дә килә; конкурска килеп тә, газетага басылу өчен үз чиратын көтеп ятучылары да байтак. Алар вакыт үтү белән басылыр. Гомумән, хайваннар белән бәйле кызыклы истәлекләрегез, гыйбрәтле вакыйгаларыгыз булса, языгыз. Язма конкурска өлгермәсә дә, тормышыгызның истәлекле мизгелен башкалар белән уртаклаша алу үзе бәхет түгелмени?! Ә инде конкурста катнашырга телисез икән, анысы да сезнең ихтыярда. Бүген «Алар бездән мәрхәмәтлерәк» конкурсына нәтиҗә ясап, өр-яңа конкурс игълан итәчәкбез. Тик аңа кадәр…
Конкурска 120ләп хат килде. Арадан иң-иңнәрен сайлап алуның никадәр авыр һәм катлаулы булуын әйтеп-аңлату мөмкин түгел. Һәркемгә беренчелекне тоттырып, кулын кысып котлыйсы килә. Шулай да, конкурс булган икән, аның җиңүчеләре дә булырга тиеш. Ниһаять, җиңүчеләрне игълан итәбез!
1 урын. Ләмига Җикшимбеева, Мамадыш шәһәре. «Намаз укучы Бәләкәч» (11 май, 2012 ел)
2 урын. Зәйтүнә Әбрарова, Ютазы районы, Урыссу авылы. «Ятимлекне тоймадылар» (4 апрель, 2012 ел)
3 урын. Тәнзилә Дәүлиева, Лаеш районы. «Шарик әнине үлемнән коткарды»
Шулай ук Гәүһәрия Вәлиуллинаның «Зиратта яшәүче мәче» (30 май, 2012 ел) язмасы да игътибарга лаек. Әсрар Һидиятов бу конкурска берничә язма җибәрде. Басыласы язмалар арасында аның тагын бер иҗат җимеше бар. Мәктәп укучыларыннан да бик күп хатлар килде.
Җиңүчеләрне истәлекле бүләкләр көтә. Казанга килеп алып китү җае булмаса, редакция аларны почта аша юллаячак.
Инде менә яңа конкурс. Анда да укучыларыбыз актив катнашыр дип өмет итәбез, чөнки ул да тормыштан алынган вакыйгаларга бәйле. Бу конкурска таләпләр дә бик гади: язмагызның эчтәлеге конкурсның исеменә туры килерлек булсын! Ә аның исеме болай атала: «Чак кына үлми калдым». Игътибарыгызга беренче язманы да тәкъдим итәбез.
Эльвира ФАТЫЙХОВА.
«Чак кына үлми калдым»
Аллаһ ярдәменнән ташламады
Бу хәл 15 еллар элек, декабрь аеның азакларында булды.
Кызым Айгөл кыз бала алып кайтты. Кыз да булгач, куанычыбызның иге-чиге булмады. Ләкин шатлыгыбыз озакка бармады: 20 көнлек балада бавыр яман шеше авыруы таптылар һәм Казаннан самолет чакыртып, икесен дә шәфкать туташы белән Республика хастаханәсенә озаттылар. Бер-ике көн үтте микән, эшләгән җиремә кызым шалтырата. Әни ашарга җибәр әле, ашыйсы килә, дип. Бәхетемә, икенче көнне баш механик Казанга барырга тиеш икән. Мин дә шул машинага утырып барырга җитәкчедән рөхсәт алдым. Төне буе төрле ризыклар пешереп, икенче көнне төш вакытындарак юлга чыктык. Рульдә – яңа эшли башлаган 22 яшьлек яшь егет. Ярты юлны узгач, кинәт кенә буран чыкты, юлда бернәрсә дә күренми, көчкә барабыз. Шофер егет әллә йокымсырап китте, әллә машина бозлавыкка эләкте, без юл кырыеннан читкә тәгәрәдек. Бәхетебез бар икән, электр баганасына бәрелергә бер метр ара кала, туктап калдык. Кабина тәрәзәләре коелып төште, фаралар ватылды һәм без көч-хәл белән ватык тәрәзә аша тышка чыга алдык. Бактан бензин ага, тышта катып үләрлек суык, җитмәсә, буран котыра.
Олы юлга чыктык та, үткән машиналарны туктата башладык. Туктаучы юк, үтәләр дә китәләр, үтәләр дә китәләр. Ярдәм сорап шалтыратырга ул вакытта кесә телефоннары да юк бит. Бер сәгать чамасы вакыт үтте. Суык үзәкләргә үтә, ә аяк бөтенләй тыңламый башлады. Хәзерге акылым булса, юлга чыгып басу белән Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорап, ялварыр идем. Безнең буын кешеләре октябрят, пионер, комсомол рухында тәрбияләнде шул. Татар сыйныфында укысак та, югары сыйныфларга таба бөтен фәннәрне урысчага күчереп бетерделәр. Татарча сөйләшергә дә ярамады. Бездән урыс кешеләре ясарга уйлаганнардыр инде. Ул вакытта Аллаһы Тәгаләгә сыену турында уйлаган да юк, диярлек. Башыңа төшсә, башмакчы буласың, диюләре хак икән. Елый-елый юл буенда йөргәндә, әнинең качып кына өйрәткән ике догасы искә төште. Шуларны кат-кат укып, Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорап, ялвара башладым. Ни гаҗәп, яныбызга олы КАМАЗ машинасы килеп туктады. Башкалар да туктый башлады һәм безгә ярдәм итәргә тотындылар. Җиңел машинага мине утырттылар. Әзме-күпме эчемә җылы керә башлады. Машинаны тартып чыгарып, төн уртасында исән-сау Казанга барып җиттек.
Менә шушы вакыйгадан соң мин олы илаһи көчнең барлыгына ышана башладым. Тормышның кара полосалары да күп була икән. Миңа да кайгы-хәсрәтләрне күп күрергә туры килде. Ләкин беркайчан да куркып калмадым, мин бәхетсез дип, елап утырмадым, чөнки ярдәменнән ташламаучы, авырлыкларны җиңәргә булышучы Аллаһы Тәгалә барлыгын тоеп яшәдем.
Ә оныгыма килгәндә, ике тапкыр эчен ярып кына карадылар да, өмет юк дип, Азнакайга кайтарып җибәрделәр. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән оныгым исән-сау, бик чибәр, акыллы бала булып үсеп килә. Быел 10 сыйныфта укый.
Бу язмам бик күпләргә гыйбрәт булыр дип уйлыйм.
Чәчкә ГӘРӘЕВА.
Азнакай шәһәре.
Комментарии