- 20.09.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №37 (19 сентябрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Бүреләр турындагы язманы укыгач минем дә бала чакта ишеткән бер вакыйга исемә төште. Безгә урман бик якын иде. Әбием сөйләгән шушы хәлгә инде бер гасыр узгандыр. Авылдан кызлар җыелышып урманга чикләвек җыярга бара. Төрлесе төрле урынга таралып җыя башлыйлар. Кызның берсенә бүреләр ташлана. Ул авылга таба йөгерәм дип урман эченә үк кереп китә. Бөтен иптәшләре исән-сау кайткач, авыл халкы белән ул кызны эзләргә чыгалар. Тик таба алмыйлар. Ике көн үткәч аяк һәм куллары гына табыла, калган җирен бүреләр ботарлап бетергән.
Сугыш чорында да бүреләр бик күп булды. Минем бабай ауга йөри иде, ул бүреләрне аткач, ерткычлар югала дип сөендек. Бервакыт ул өйгә тере бүре алып кайтып, бөтен авыл халкы карарга җыелды. Тере бүре күрәселәре килгән, күрәсең…
Дүрт аяклы түгел, ике аяклы бүреләр бар хәзер. Алардан куркырга кирәк! Безгә сугыш ачкан немец гаскәрләре күпме якыннарыбызны алып китте.
Роза МЕНЬШИКОВА.
Зәй районы, Баграж авылы.
Шарик әнине үлемнән коткарды
Эт – ул адәм балаларына хезмәт итүче, йорт-җирне, өйдәге бар нәрсәне белеп, сизеп торучы, хуҗасына иң тугры дус. Бала чакта булган бер хәлне язам. Безнең әтинең 8 баш умартасы бар иде. Әти-әни эштә. Ул вакытта балалар бакчасы юк. Әни, без онытмасын өчен, нинди эшләр эшләргә икәнен дәфтәр битенә язып калдыра иде. Урамда чабып уйнап йөргәнемне бер дә хәтерләмим. Безнең чор балалары хәзерге балалар шикелле үзләренә урын таба алмыйча, нишләргә икән дип йөрмәде. Умарта кортлары җәй көне аерылып чыгып очып китәләр бит. Миңа 11 яшь, мин аларны саклыйм, кая оча, артыннан чабам, ә 5 яшьлек энем, ул-бу була калса, әнинең эшенә барып әйтергә тиеш иде. Көннәрнең берендә кортлар ояларыннан очып чыкты да һавага бүректәй күтәрелде. Энем әнигә әйтергә чапты, әниләр мәктәп тәрәзәләрен буйый икән. Мәктәп бездән 4-5 йорт аша гына. Әнием өстендәге буяу сеңгән халатын да салмыйча, ишегалдында кулын юган да өйгә йөгергән. Мин төтенлеккә (дымар) кипкән сыер тизәкләрен салып, кабызып та куйган идем. Тубал, каз канатларын да әзерләдем. Кортлар ерак китмәде, бакчадагы алмагачка кунды. Берзаман, әниемнең халатына сеңгән буяу исенә котырынып, кортлар әнине сарып алды. Бик матур сары этебез Шарик күзәтеп торган, күрәсең, ул әнине ега да, халатыннан сөйрәп, артыбыздагы буа суы басмасына кадәр килә дә әнигә су чәчрәтә. Шундый акыллы этебез Шарикка умарта кортлары ябыша. Әнием күзләрен ачып, үзе дә суга төшә. Шарик үлде, әниебез Ходайның рәхмәте белән исән калды. Гомере буе мәктәпнең 6 миченә утын ягып, салкын сулар белән идәннәр юганга, әниемнең билебик авырта иде. Менә шул хәлдән соң биле авыртуы бетте. Кортлар чаккач, ул ун көн ятты, ярый әле умарта кортларына аллергия булмаган. Минем кебекләр 2 корт чакса да, үләргә мөмкин.
Әти-әни кая булса да китсә, Шарикны өйгә кертеп калдыра иде. Ул вакытларда капка, ишек бикләү юк иде. Ул, алар кайтканчы, ишек төбенә салган капчыкта утыра. Ул бер йорт хайванын да рәнҗетмәде. Яшен сугып, ана казыбызны үтерде. Ата каз белән икәү 9 каз бәбкәсен үстерделәр. Ул бәйдә түгел иде, беркемне дә тешләмәде, чын дустыбыз булды.
Мин хәзер олыгайган көнемдә дә сары эт асрыйм. Алар мөселман эте. Безгә кара эт асрарга ярамый, ди иде әтием. Этебез хәзер эшкә озатып кала, каршы ала. Беркая да чыгып йөрми. Быел авылга төлке керде, безгә урман бик якын. Беркөн эштән кайтсак, этебез киртә башында тора, төлкедән шулай качкан. Этләр тугры, акыллы хайван, аларны рәнҗетергә ярамый. Вакытында хасиятләп, ашатып, алар белән дә сөйләшергә кирәк. Этләр барын да аңлый, кайтарып кына әйтә алмый.
Тәнзилә ДӘҮЛИЕВА.
Лаеш районы,25нче совхоз бистәсе.
Фронтта көтелмәгән очрашу
Бөек Ватан сугышы башланганда бабама 15 яшьләр чамасы булган. Аны күмәк хуҗалык атларын караучыга ярдәмче итеп билгеләгәннәр. Көндез ул ат белән җир сөргән, ә төннәрен аларны каравыллаган. Ул вакытларда ач бүреләр дә күп йөргән. Хәтта көтүләре белән атларга һөҗүм иткән вакытлары да булган. Йөзгә якын ат арасында бабам алмачуар төсендәге «Ударник» кушаматлы атны аеруча яраткан. Сугыш вакытларында иң нык, көчле атларны фронтка алганнар. Шулар исәбенә Ударник та эләккән. Озакламый бабайның да фронтка барырга яше җитә. Көнбатыш Украина җирләрендә барган сугышларда катнаша ул. Кавалериядә хезмәт иткән һәрбер солдатка ат биргәннәр. Бабама да: «Мияссәров, сиңа ат бирәбез, сарайга кереп ал», – дигәннәр. Бабай конюшняга керсә, ни күзе белән күрсен, атлар арасында… яраткан Ударнигы! Ат кешнәп аның янына чабып килә. Бабай аны кочаклап ала һәм алар маңгайга маңгай терәп, бераз вакыт тын гына басып торалар. Икесенең дә күзләреннән яшьләр тама.
Яраткан атың белән фронтта очрашу – очраклы хәл генә булырга тиеш түгел. Алла бирсә, туган якларга исән-сау әйләнеп кайту бәхетенә дә ирешербез әле, дигән уйлар белән алар өч ай буена бергә сугышалар. Ни кызганыч, аларга аерылышырга туры килә. Бабайны Иран чигенә сакчы итеп җибәрәләр. Бабам, сугыш бетеп, туганнары, якыннары белән күрешү бәхетенә ирешә. Ә Ударник белән ул бүтән беркайчан да очрашмый… Шулай да фронтта атын очратуына бабай әле дә язмышына рәхмәт укый.
Адилә МИЯССӘРОВА.
Актүбә бистәсе, 2нче мәктәп.
Комментарии