- 20.09.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №36 (15 сентябрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Иртәнге як. Бистәнең үзәк урамыннан кечерәк кенә гәүдәле, бөкрәйгән хәлдә ике кулына сумка тоткан берәү каядыр ашыга, үзе нидер эзләгәндәй як-ягына каранып куя. Бу кеше күбебезгә таныш ятим Сабирҗан булып чыкты. Башында кара бүрек, өстендә кара бишмәт, аягында җылы күн итек. Кыскасы, элегрәк күргән Сабирҗан түгел. Өс-башы да, йөзе дә чиста.
Туктап, исәнләшеп, аңа сүз каттым. “Энем, кайдан кайтышың, кайда эшлисең, яшисең?” – дип соравыма, ул бераз тын алып, күзенә төшкән бүреген маңгаена кадәр күтәреп, чыланган борын астын тартып сөрткәннән соң, сүз башлап, сөйләп китте. “Сәлимә апа белән Тәлгать абыйлар гаиләсендә Заводская урамында торам. Алар мине тәрбиягә алды, рәхмәт яусын”, – диде ул. Аннары малай чагын сөйләп китте. “Әтием Галимҗан исемле иде. Гомере буе итек фабрикасында эшләде. Әнием Зифа, иске үзәк мунчада җыештыручы булды. Фабриканың тулай торагында яшәдек. Кече яшьтән үк башым авыртты, укырга сәләтем булмады. Беренче класста өч ел утырып, алга таба укуны ташладым, – дип күз яшьләрен сөртеп алды ул. – Үзем укый алмагач, эшкә дә урнашып булмады. Әти-әни үлгәч, энем Мөбарәк белән ялгыз калдык. Энем киез итек фабрикасында лаборант булып эшләде. Мин исә төрле оешмаларга кереп шешә җыеп, аларны юып, чистартып тапшырып тамак туйдырдым. Өс-башыма әти-әни алганнарны киеп йөрдем. Энемнең дә ярдәме күп тиде. Тик бергә яшәү озакка бармады. Энем каядыр киткән җиреннән юньсез адәмнәр кулыннан чәнчеп үтерелде. Шулай итеп, ялгызым калдым. Аннары гаиләсеннән аерылган Нургали исемле иптәш килеп, бергә яши башладык. Ул беркайда да эшләмәде. Инвалидлыкка биргән пенсия акчам да җитми башлады. Бу хәлне күршемдә яшәүче Равилә Әхәт кызы ишетеп, күптәнге танышым Сәлимә апага мөрәҗәгать иткән, кимсетелеп ялгызлыкта яшәвемне аңа сөйләгән”, – дип әрни-әрни сөйли Сабирҗан.
Үземнең дә күңел нечкәрде. Күз яшьләремне аңа күрсәтмәскә тырыштым. Барасы җиремә соңарсам да, аның сөйләгәнен бүлдерәсем килмәде. Әңгәмәдәшем сүзен дәвам итте. “Иртәгесен, минем рөхсәт белән кирәкле кәгазьләрне тутырып, суд аша тәрбиягә алдылар. Фатирны бикләп, булган әйберләремне алып, алар өенә яшәргә юл тоттым”, – дип сөйләп бетергәч, мин дә барасы җиремә ашыктым.
Кайтканда Сабирҗан яшәгән Сәлимә белән Тәлгатьләр йортына кереп, чынбарлыкны күрергә булдым. Больницадан ерак түгел, кирпеч заводы янәшәсендә яшиләр икән. Ишегалды чиста. Эт тавышын ишетеп, Сәлимә ханым чыкты. “Әйдә, әйдә, Нурислам, рәхим ит! Түрдән уз”, – дип, мине өйгә алып кереп китте.
Бөтен җирдә пөхтәлек хөкем сөрә. Хуҗа кеше хәл-әхвәлне белешеп, йортка дога кылгач, хуҗабикә Сәлимә Сабирҗанны үзләренә тәрбиягә алулары, аның тормышы турында сөйләде:
– Үзебезгә алып кайтуның беренче көнендә үк Тәлгать, Сабирҗанны үзе белән мунчага алып кереп, аркасын, бөтен тәнен кат-кат юындырып, чиста киемнәр кидереп, ашатып-эчертеп, җылы түшәккә салды, – дип сөйләп китте ул.
Боларны тыңлап торганнан соң: “Бар икән дөньяда шәфкатьле, мәрхәмәтле бәндәләр. Кайберәүләр үз әти-әнисенә, туганнарына да күрсәтмиләр мондый хөрмәтне”, – дип уйлап куйдым.
Ишек ачылып, аннан Сабирҗан пәйда булды. Кул бирешеп күрешкәч, дога кылып: “Менә шушы йортта Тәлгать абый белән Сәлимә апа үз улларыдай якын күреп тәрбияли. Тамагым тук, ятагым чиста, җылы. Иртән торгач, юынам, ашыйм-эчәм, аннары ишегалдын чистартып керәм. Сәдака акчасына матур рәсемле китап, журнал, альбом, буяу карандашлары алам”, – диде ул.
Ул сөйләгәннәрне Сәлимә апасы да шатланып, елмаеп тыңлап торды. Мин дә бирегә керүемә шатланып, зур канәгатьләнү алып, Сәлимә ханымга зур рәхмәтемне җиткереп, кайтырга чыктым.
Бер-беребезгә шәфкатьле, ярдәмчел булыйк! Бездә мондый Сабирҗаннар җитәрлек. Ятимнәргә, сабыйларга, карт-карчыкларга хәлдән килгән кадәр изге гамәлләр кылыйк. Яхшылык җирдә ятмас.
Сәлимә һәм Тәлгать кебек ярдәмчел гаиләләр күбрәк булсын иде. Алардан үрнәк алыйк! Хак Тәгалә озын гомер, гаилә бәхете, сәламәтлек, күңел тынычлыгы бирсен үзләренә.
Нурислам ГАЛИЕВ.
Кукмара районы.
Күмелмичә калган малай
(Бер вәхшилек эзеннән)
– Сиңа тормышта кем кадерлерәк: әниеңме, балаңмы, әллә үзеңме? Куркыныч туганда башта кемне коткарыр идең?
Яшьтәшем һәм сабакташым Альберт шундый сорау биргәч, бермәл аптырап калдым. Кызының гыйбрәтле язмышы турында кыскача гына искәртеп алгач, дустым тагын шаккатыргыч сүзләрен әйтеп куйды:
– Менә кызым Нәсимә үз баласын коткарганда хәтта ирен дә кызганмаган.
Бу гыйбрәтле хәл турында төгәлрәк белү өчен, вакыйга булган төбәккә юл тоттым. Тик Нәсимә белән Каюм, күршеләре әйткәнчә, эштә иделәр. Менә берникадәр вакыт көткәч, чандыр гәүдәле һәм кыска гына буйлы Нәсимә кайтты. Әтисенең авылдашы булуым турында белгәч, шатланып куйды. Өйгә чакырды, тиз генә чәй әзерли башлады.
Уемда Нәсимәнең гыйбрәтле язмышы. Аннан тизрәк шул турыда ишетәсе килә. Хуҗабикә, мине сыйлый-сыйлый, бөтенләй ачылып китеп, башыннан кичергән вакыйганы сөйли.
– Каюм белән яратышып өйләнештек. Килен булып төшкәч, яхшы гына тормыш корып җибәрдек. Бер елдан кызыбыз Айгөл туды. Турысын әйтергә кирәк: Каюмның әнисе (авыр туфрагы җиңел булсын) белән эшләр пешмәде. Теләсә кемнең имеш-мимешенә карап, ул тормышыбызны бутады. Каюм да, бердәнбер малай булгангамы, әнисе сүзеннән чыкмады, – дип башлады ул.
Өч елдан соң Нәсимә малай таба. Бу әти кешегә зур шатлык тиеш булса да, Каюм бер дә куанмый. Аның җанын нәрсәдер борчый.
– Бу хәлгә бик гаҗәпләндем, – ди Нәсимә, – ләкин Каюм бернәрсә дә сиздерми. Каенана гына “аждаһа”га әверелде. Бала тудыру йортыннан кайткач, хәтта хәл белергә дә килмәде. Ун көн үткәч кенә күренде. Нәкъ шул вакытта “бәбәй ашы” күтәреп, авылның тел бистәсе, гайбәтче Гиздениса карчык та бусагадан атлап керде. Баланы кулына алып: “И бигрәк Гамилгә охшаган. Ул борыннары, күзләре, коеп куйган Гамил инде”, – диде дә, – тфү-тфү, шаярып кына әйтәм, чынга ала күрмәгез тагын”, – дип, көлеп җибәргән булды. Тыңлап торган каенанага бу сүзләр җитә калды. Мине Каюмга хыянәттә гаепләргә кереште. “Чучка фермасы мөдире Гамил белән типтерәсең, малаең да шуннан туган, уйнаш җимеше…”, – тагын әллә ниләр әйтте. Гамил абыйның бер дә гөнаһысы юк. Ферма мөдире буларак, үзем тырышып эшләгәч, хезмәт хакын тиешенчә генә яза. Шуңа күрә акчаны башкаларга караганда күбрәк алам. Ә хезмәттәшләремнең моңа ачуы килә. Көнләшүдән авылга гайбәт тараталар.
Гиздениса карчык сүзен әнисе Каюмга җиткерә. Икенче көнне ул эштән иртәрәк кайта: “Әйдә, урманга барабыз, әнә, халык капчыклап чикләвек ташый, без дә җыеп кайтыйк”, – ди.
– Яшь бала белән ничек чикләвек җыеп булсын инде? – дим.
– Бишеге бар, йоклый ул, – ди.
Мине күндерде. Кулына капчык алды, көрәк тә тотты.
– Нигә ул көрәк, – дип сорыйм.
– Кирәге чыгып куяр әле.
Урман авылга терәлеп тора диярлек. 10-15 минуттан барып җиттек.
– Бар син, чикләвек җыя тор, – диде ул, – бала минем янда калсын. Мин багана төбе казый торам. Урманчы Әхәт абый кушкан иде.
Аны-моны уйламыйча, чикләвек куакларында йөрим, ә йөрәк түзми, бала уяныр да елар шикелле. 15-20 минут үткәч, Каюм янына чыктым. Ул чокырын казып бетергән, ләкин бер дә багана төбенә охшамаган – озынча.
– Нигә аны озынча итеп казыдың? – дим.
– Шулай кирәк, алып кил балаңны, менә шушы чокырга күмәбез, миңа Гамил малае кирәк түгел.
Күз алларым караңгыланып китте. Тере килеш ничек бала күмәргә инде?! Әллә акылдан яздымы икән бу Каюм?
Тәгәрмәчле бишектән баланы алып, Каюмга бирдем. Ул чокырга таба китте, сабыемның бер тавышы чыкмый, изрәп йоклый. Ә мин тиз генә җирдә яткан көрәкне алып, аның яссы ягы белән каты итеп Каюмның башына суктым. Ул гөрселдәп җиргә ауды. Сабыемны тиз генә кулга тотып, урман эченә таба йөгерәм. 150-200 метрлар тыным беткәнче чапкач, аунап яткан агачка абынып төпкә егылдым. Шуннан соң бернәрсә хәтерләмим. Күпме ятканмындыр, һушны югалтканмын. Бала елаган тавышка гына айнып киттем. Аны яхшылап төреп, озак итеп имездем. Аннары баланы күтәреп алга таба киттем. Кырык чакрым ераклыктагы туган авылга кайтып, әти-әни янына сыенырга уйладым. Барам да барам, урман бетте. Юлга килеп чыктым. Бәхеткә, сөт ташучы машина килеп туктады. Аңа кереп утырдым. Үзем сер бирмәскә тырышам. “Балам кинәт кенә авырды, менә сырхауханәгә алып барам”, – дигән булам.
Район үзәгенә җиткәч, үзебезнең авылдан килгән машинага утырып, әти-әниләр янына кайттым.
Килен булып төшкән авылдан бернинди дә хәбәр юк. Үзем куркам. Каюмны көрәк белән бәреп үтермәдемме икән. Башка әллә нинди уйлар керә. Бер көнне көзгегә карап, кап-кара чәчләрем агара башлаганын күреп, хәйран калдым.
Әти-әнигә барысын да сөйләп бирдем. Алар мине юата, кайгырмаска куша.
Ике ай үтте дигәндә, авылга Каюм килде. Ялына-ялвара, әнисе сүзенә карап, нинди зур вәхшилек ясарга җыенуына үкенә. Гафу итүне сорый. Сөйләгәндә Каюмның күзләреннән яшь тама. Мескенне кызганып та куйдым. Кеше сүзе, гайбәте аркасында хаталанды бит ул. Тагын бер айдан соң Каюм янына кайттым. Үзе килеп алды, “яңа килен” булып төштем.
Авылда теге вакыттагы урмандагы хәл турында әллә нинди имеш-мимеш, әкиятләр уйлап чыгарганнар. Имеш, Каюм белән Нәсимәне урманда төрмәдән качкан кешеләр талаган. Хатыны белән баласын алып киткәннәр, Каюмны күмеп куймакчы булып, чокыр казыганнар. Урман каравылчысы килеп чыккач кына, яман ниятләрен башкарырга өлгермәгәннәр, качканнар. Каюм да урманда нәрсә булганын яшергән.
Каенана да басылган. Ярарга тырыша. Мин дә җаена гына барам, Каюмга көрәк белән суктым ич. Һәр як та үз гаебен сизә.
Ләкин каенанадан ничек тә үч алу уе күңелдән китми. Ниһаять, шундый көн килде. Әни казлар суйды һәм өмәгә мине дә чакырды. Бардым.
– Килен, йолкый тор, күршеләргә дә әйтим әле, – дип, өйдән чыгып китте.
Әһә, үч алырга вакыт җитте. Базны ачып, казларны шунда төшердем. Озак та үтми каенана да кайтып керде.
– Кая казлар? – ди бу.
– Әнә, базга очып төштеләр, ачып кара! – дим.
Ул базга төшүгә, капкачын ябып куйдым. Өйгә кайтып киттем. Каенана анда төн буе акырып-бакырып яткан. Иртән үзен тоткынлыктан күршеләр кереп кенә коткарган. “Әллә нинди кешеләр базга салып куйды”, – дип алдашкан бичара.
Хәер, хәзер берәүгә дә ачу да, үч тә сакламыйм. Барысы да үз урынында. Узган ел каенана гына үлде.
Роберт ЗАРИПОВ.
Азнакай районы, Урсай авылы.
Талир тәңкәләр
Әни!
Чәчең үрә идең,
Чәч үргечтә – талир тәңкәләр.
Моңлы чыңлаулары,
Көмеш яңгыраулары.
“Балам бәгырем”, – диеп дәшәләр.
Болын-кырларда да
Юлдаш булып йөргән тәңкәләр.
Ашың пешкәндә дә,
Безне сөйгәндә дә,
Гомер буе теләк чәчкәннәр.
Парлы толымнарың
Калгач сыңар, һаман да әле
Чулпылар җырлады.
Безгә бәхет теләп,
Көмеш тәңкә чыңы тынмады.
Бик сагынган чакта,
Талир тәңкәләрең чыңлатам,
Истәлегең итеп.
Әни, җаным, сине
Сине сагынуымны яңгыратам.
Саимә КАСЫЙМОВА.
Арча районы, Сөрде авылы.
Комментарии