Сайлау көне – бәйрәм көн

Президент сайлаулары үтте. Хәзер сайлаулар еш булып тора, ә менә без бала чакта, сугыш беткәч узган беренче сайлау әле дә хәтеремдә тора. СССР Верховный Советына сайлаулар булган иде ул. Иң элек укытучылар – агитаторлар, сайлаучыларны җыеп, депутатларга кандидатлар белән таныштырып, сайлауларның кайчан, ничек узасын сөйләгәннәр иде.

Сайлау көнне без укучылар да шунда барырга планлаштырдык. Хәтерлим: кышкы салкын, кояшлы көн иде. Яшьләр урам тутырып җырлап килә. Базар урамының авыл советы урнашкан бина янындагы баганага радиоалгыч куелган. Кара тәлинкә иде инде ул. Без килеп җиткәнче, бәлки, анда патриотик җырлар куелган булгандыр. Без килгәндә менә бу җыр яңгырый иде:

Тыңласагыз җырлыйм әле

Бераз гына гармун турында.

Гармун бит ул минем якын дустым,

Ул хәзер дә минем кулымда.

Биесәк тә, җырласак та

Гармун булса, шәп була.

Яшь кызларның йөрәгендә

Дәрт булмаса, дәрт туа.

Сайлау участогы мәктәптә урнашкан иде. Ишектән кергәч тә зур зал, каршыдагы класста урналар, кабиналар. Сайлаучылар кереп сайлыйлар да, берсе дә мәктәптән чыгып китмичә, залда туктап кала. Анда бер-берсен алмаштыра-алмаштыра, яшь егетләр гармунда уйнап җырлата. Зал уртасында түгәрәк ясап бииләр. Күрше авыллардан да килгәннәр. Күрше керәшен авылыннан Аудыйның (Авдотья) такмаклап биюе әле дә истә. Үзе яшь, үзе матур, керәшеннәрнең милли киемнәрен кигән, шундый матур итеп җырлый, бии… Сабан туеннан кала, минем өчен сайлау көне икенче бер зур бәйрәм булып истә калган.

Бу көннән соң шактый күп еллар үтте. Мин инде Казанда институтта укыйм. Яшәвебез Иптәшләр урамындагы тулай торакта. Беренче каттагы 11нче бүлмәдә 11 кыз без. Миңа 18 яшь. Калганнарыбызга да 18-19 яшьләр. Барыбыз да беренче тапкыр СССР Верховный Советына сайлауларда катнашабыз. Бу инде бик зур мәртәбә. Шәмәрдән кызы Луиза Шәйдуллина тәкъдим кертте: «Әйдәгез, иртәгә сайлау участогына иң беренче булып барабыз!» Безгә бик ошады бу тәкъдим.

Иртән радио гимн уйный башлауга, сикереп тордык та, тиз генә җыенып, чыгып чаптык. Участок безгә якын, җәяү генә барасы. Килеп җиттек! Тәрәзәләрдә утлар яна, ишек әле бикле. Бераз көттек дә, ишекне шакыдык. Ачып керттеләр. Бик ипле генә, тәртипле генә итеп сайлау башланганын көтә башладык. «Менә монда кереп торыгыз», – дип, берәү безне зур гына бер бүлмәгә кертте дә тыштан ишекне бикләп тә куйды. Бераздан коридорда кешеләр сөйләшкән тавышлар ишетелде. Тавышлар көчәйде. Тотындык без ишекне дөбердәтергә! Ачып чыгардылар. Инде сайлау башланган, халык бик күп җыелган. Без дә сайлап, тулай торакка кайтып киттек. Сөмсерләребез коелды. Без бит инде СССР тарихын, Яңа тарихны өйрәнгән, КПСС тарихын, Марксизм һәм Ленинизм нигезләрен өйрәнә башладык. Без – чын патриотлар, Ватаныбызга, илгә тугрылыклы. Шуны күрсәтергә теләп, үз гомеребездә иң беренче тапкыр, иң беренче булып сайлауга бардык, безне аңламадылар. Без бит авыл балалары, уйлап җиткермәгәнбез. Бәлки, оешманың бер әгъзасына нинди ният белән йөрүебезне әйтергә кирәк булгандыр.

Әнә шулай күңелләребез төшеп кайттык без. Узган көнне кызлар кильки балыгы алганнар иде, кара ипи белән кильки ашадык та, гомуми кухнядан кайнаган су алып кереп, аны ипи белән бик тәмләп эчтек. Ул вакытта ак ипи юк иде әле. Без икенче курста укыганда гына «Школьная булка», «Французская булка» дип сата башладылар. Шул елны булса кирәк, талон белән генә шикәр комы да чыкты.

Сайлаулардан соң берничә көн үткәч, радиодан сайлау нәтиҗәләрен әйттеләр. Сайлау участокларына беренче булып хезмәт геройлары, производство алдынгылары, социалистик ярышта җиңүчеләр, партия җитәкчеләре килеп сайлады, дип сөйләделәр. Без шунда гына эшнең нидә булуын аңладык. Бу хәлне тизрәк онытырга тырыштык. Ләкин бүлмәбездәге 11 кызның әле һаман да патриотлар булуына шикләнмим.

Зилә ХАФИЗОВА,

Пермь шәһәре

Комментарии