Кояшлы көн дә болытлы була икән

1985нче елның 2нче май – бәйрәм көнендә гаиләбезгә кара кайгы-хәсрәт килде, янгын чыгып, каралты-курабыз янып, көлгә әйләнде, өстебездә ни булса, шуның белән калдык. И Ходаем, беркемгә дә күрсәтмә бу хәсрәтне. Шунысына куанам: балаларым әниләре белән су буенда булганнар. Үзем исә сәгать өчләрдә ашап-эчеп, клубка эшемне дәвам итәргә киттем: 9нчы майга Җиңү көненә плакатлар ясап ята идем, клубта эшләүче методист Хәлим йөгереп керде дә: «Нишләп ятасың, өең яна бит», – дип әйтүенә күз алларым караңгыланып, һушсыз калдым. Торгыздылар, чыктым, чаң тавышы, барысы да, кулларына чиләк тотып, безнең якка йөгерешәләр.

Башымда тик ике уй: балаларым, йортым, яңа салынган ике катлы таш йортым исән калсын.

Яна торган өемә керергә теләдем – тотып алдылар, кертмәделәр. Гомерем буе көнне-төнгә ялгап эшләп алган акчаларым дипломатта иде, бәйрәмгә кадәр саклык кассасына өлгерә алмадым, әлеге дә баягы 1нче майга әзерлек.

Шунда акчама кергән булсам, бу юлларны яза да алмас идем.

Янгын сүндерүчеләр килеп, янәшәдәге инешкә шланга сузып, янгынны туктаттылар, әмма соңардылар. Рәхмәт авыл халкына, күршеләргә тимәде. Шулай да сөенүче күршеләрем дә барлыгын шунда – авыр чакта белдем. Берсе суга коега кертмәсә, икенчесе: «Аллага шөкер, тәрәзәмә кояш төште», – диде иртәгесен хәрабәләрне корымга батып җыештырганда. Ә түр күршем Сәлмән: «Телефоннар эшләсә, вакытында сүндерүчеләр килсә, син янмый идең», – диде.

Бүген якты кояшлы көн булса да, ул үткән көннәр күз алдына килеп, болыт каплагандай була.

Нурислам ГАЛИЕВ.

Кукмара районы, Кукмара авылы.

Комментарии