Бөркетләр һөҗүме, «күктән төшкән карбыз»: татар егете 4 көндә 200 чакрымны йөгереп үтте

Бөркетләр һөҗүме, «күктән төшкән карбыз»: татар егете 4 көндә 200 чакрымны йөгереп үтте

Наил Нәбиуллин милли хәрәкәттән китсә дә, үзенең кызыклы идеяләре белән әле дә милләт тормышында актив катнаша. Әйтик кыш көне Гаяз Исхакый һәм Садри Максудиларның рәсемнәре төшерелгән шоколадлар чыгарган иде, төрле милли бәйрәмнәр уңаеннан урамда халыкка байраклар тарата. Менә тагын бер яңалык – 4нче июльдә егет Казаннан Болгарга кадәр 200 чакрымны йөгереп узды. 4 көн эчендә. Бу марафонының үз сәбәбе дә бар: быел Алтын Урда дәүләте оешканга 750 ел, юбилей.

«Алтын урда – татарлар тарихында иң бөек дәүләтләрнең берсе. Беренчедән, Зур Ауразия киңлекләрендә Алтын Урда дәүләте оешкач, татарлар да милләт буларак формалашкан. Болгарлар, кыпчаклар, башка төрки халыклар үзенә күрә бер милләт казанында кайнап, бүгенге көндәге татарлар барлыкка килгән. Алтын Урда – дөнья тарихында иң бөек дәүләтләрнең берсе булган. Алтын Урда ханнары алдында хәтта Папа Римскийлар баш игән. Безнең ханнарыбыз бөтен дөньяны тетрәткән. Моннан тыш, барлык технология якларыннан да алга киткән дәүләт булган ул. Акча, таможня, почта кебек әйберләр шул вакытларда барлыкка килгән. Ул вакытларда Алтын Урдада башкаларның милләтләренә, диннәренә хөрмәт булган. Бу яктан да дәүләтебез шактый демократик һәм алдынгы карашлы булган. Алтын Урда дәүләтендә татарлар оешканга күрә, бу дәүләтнең тарихын белү, аңлау кирәк безгә. Искә алу да кирәк. Ләкин бу олуг дата Татарстанда рәсми рәвештә үткәрелми дә, үткәрелмәячәк тә. Күптән түгел тарих институты кысаларында Халыкара Алтын Урда конференциясе үткәрелде. Анысы да бик әйбәт. Әмма ничек кенә булмасын, киң җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү максатыннан, ниндидер зур чара оештырасы килде. Кызыксындыру уята торган ысул кирәк иде. Билгеле булганча, соңгы елларда безнең спорт чаралары һәм спорт белән бәйле зур уңышлы адымнар халыкта зур кызыксыну уята. Мин моны кулланырга булдым, бигрәк тә үзем дә марафончы буларак еш йөгергәнгә. Былтыр ук бер идея барлыкка килде – Казаннан алып болгарга йөгерергә. Чөнки Болгар – Алтын Урда дәүләтенең, рәсми булмаса да, беренче башкаласы булган. Бу 200 чакрымны дүрт көнгә бүлдем», – ди егет әлеге уңайдан.

Наил, 200 чакрым йөгерү – уен эш түгел. Әзерлек ничек барды?

– Бу идея былтыр ук башыма килгән иде. Ел дәвамында ниндидер марафоннарда катнаштым. Ай саен үземә билгеле бер кадәр ара үтәчәкмен дип, план әзерләдем. Аена кимендә 200 чакрым йөгерергә тиеш идем. Ике атнага бер мәртәбә – 35 чакрым. Медицина тикшеренүләре: узи, йөрәк, экг, кан бирү үттем. Бары тик үземнең физик яктан тулы мәгънәдә әзер булуымны белгәч, спорт табиблары белән сөйләшкәч кенә, бу адымга барырга булдым. 200 чакрым йөгерү – зур адым. Татарлар мондый адымга бара икән, димәк милләтебездә өмет бар әле.

Син берүзең генә йөгердеңме, яныңда кем дә булса бар идеме?

– Әлбәттә, берүзем генә йөгермәдем, чөнки моны берүзеңә генә оештыру мөмкин түгел. Ашарга-эчәргә дә кирәк бит. Ул ризыкларны үзем ташып йөри алмыйм. Дусларым – «Азатлык» татар яшьләре берлегеннән егетләр һәрдаим минем белән булды, яраткан хатыным Гөлчәчәк тә, автомобильдә юл буе саклап бардылар. Без чатырлар, казаннар алган идек. Беренче көнне 65 чакрым үткәннән соң, төн кунарга Чулман буенда туктадык, Икенче көнне Алексеевск районында бер күл янында. Өченче көнне шулай ук Алексеевскида Идел буенда. Чатырлар корып, ашарга пешереп ял иттек. Ә дусларым исә һәр 5-10 чакрымны үткәннән соң, мине машинада көтеп тордылар – спорт ризыгы ашап ала идем, кирәк булса медицина ярдәме күрсәтелде, су эчтем. Монсыз бу юлны үтү авыр булыр иде . Беренче көнне мине озатырга бик күп дусларым килде, якынча 20ләп кеше. Алар минем белән символик рәвештә 750 метр йөгерде. Әзерлек буларак, Алтын Урданың 750 еллыгы уңаеннан махсус футболкалар, байраклар эшләттек. Ярты елдан артык әзерләнү чорында, әлбәттә, йөгерүдән тыш, үземне рухи яктан ныгытырга тырыштым. Монда акылдан язмау мөһим – 30 градус суыкта да, 30 градуслы эсседә дә, карда да, салкында да, яңгырда да йөгерергә тырышып, үземне психологик яктан озын юлга әзерләргә тырыштым. Әзерләнмәсәң бу юлны үтү мөмкин түгел. Спорт ризыкларын, төрле витаминнарны эчүем шуның өчен булды – марафон вакытында, гафу итегез, эч китмәсен өчен. Бәлки кемнәрдер белми дә – озын дистанцияләрдә йөгергәндә эчке органнар селкенә бит, димәк, безнең ашказаны да селкенә. Күпмедер дәрәҗәдә селкенгәннән соң, эч китәргә мөмкин. Бу бигрәк тә нинди ризык ашаудан, дөрес туклану-тукланмаудан тора. Шуңа мин күбрәк спорт ризыклары ашадым. Алар витаминнарга да бай, җиңел дә кабул ителә. Йөгерер алдыннан шактый вакыт махсус диетада утырдым – ак ипи, ниндидер майлы ризыклар ашамадым. Болар барысы да минем организм бу йөгерүне яхшы кабул итсен өчен.

200 чакрымны йөгереп үтәчәкмен дигән фикер килгәч, моны тормышка ашырудан куркып калмадыңмы? Якын ара түгел бит.

– Курыкмадым. Күпмедер дулкынлану булса да, бер көн алдан юньләп йокламасам да, курку юк иде. Дулкынланудан, беренче көнне ярты кыстыбый белән бер стакан чәй генә тамагымнан үтә алды, шуның белән 65 чакрымны үтә алдым. Финишка барып җитү мөһим иде. Без татарлар әйткән сүзне үти торган халык. Алынгач, моны үтәү мөһим иде. Кайбер урыннарда бик авыр булды. Соңгы ун чакрым авыр бирелде. Ә гомумән алганда, төп проблемаларның берсе – бер йөгергәннән соң, икенче көнне мускулларның авыртуы һәм моны җиңәргә кирәк иде. Беренче биш чакрымны үткәч, җиңеләя. Табигать кочагында куну, учакта ризык пешерү кәеф өстәде, җиңеллек бирде. Мин бик озак кына Аллаһтан сорадым, бу марафон җиңел булсын иде дип, ул минем теләкләрне чынга ашырды.

Изображение удалено.Йөгерү вакытында нинди кызык хәлләр булды?

– Һәр көнне бер истәлекле вакыйга булды. Беренче көнне йөгергәндә бер татар абые машинасында туктады да: «Егет, кая йөгерәсең, бәлки сине кая да булса илтеп куярга кирәктер?» – дип, тәкъдим итте. Баш тарттым, аңлаттым. Шундый исе китте аның. «Әйдә, чәй булса да эчерәм», – ди. Татарның ярдәмчеллеге бу. Бик күп кешеләр кул болгап киттеләр. Юлда туктатып сораштыручылар да булды. Икенче көн җиләк ашау белән истә калды. Палаткалар белән тукталгач, бер тауга менеп җиләк ашадык. Өченче көнне берничә вакыйга булды. Беренчесе. Мин каршыга килә торган автомобильләр ягыннан йөгерә идем, алай уңайлырак – арттан бәрмәсеннәр дип, борчыласы юк. Тик шулай да юл борылышында бер адекват булмаган йөртүче бензовозны куып китәм дип, мине бәрә язды. Шул вакытта аягымны авырттырдым. Аллага шөкер, шактый зур эз калдырмады, йөгерүне дәвам итәргә мөмкинлек бирде. Тагын берсе: йөгерүчеләрдә шундый нәрсә бар – озын дистанциягә йөгергәндә нәрсә турындадыр хыялланасың. Беренче көнне үк башыма шундый әйбер килеп керде – карбыз ашыйсым килә. Шул карбыз хыяллары белән яшәп йөргәндә, өченче көнне бер яшь гаилә туктады яныма. Чаллыдан Ульян өлкәсенә авылга баралар икән. Мине дә Инстаграмда карап барып, минем турыда ишеткәннәр, таныганнар. Яныма килделәр. Ашарга тәкъдим иттеләр, мин баш тарттым. Чөнки ризык ашасам, йөгерә алмас идем. «Синең берәр нәрсәдә ихтыяҗың бармы?» – дип сорадылар. Мин шаярып: «Эх, булса карбыз ашар идем!» – дип куйдым, шуның белән сүзебезне тәмамладык. Алар китеп барды. Бер сәгать тә үтмәде, кире килделәр – каяндыр карбыз алып килделәр. Шундый тәмле булды, шатлыклы, кызыклы вакыйга булды бу минем өчен. Дүртенче көнне бик кызык очрак булды. Болгарга 20 чакрым кала бер урман бар, аның өстендә бөркетләр очып йөргәнен күргән идем, мин килә башлагач, урман аша бер бөркет ике тапкыр миңа һөҗүм итәргә тырышты. Ник алай иткәндер, белмим, бәлки якында оясы булгандыр, балаларын сакларга теләгәндер. Кулыма таш күтәреп: «Алтын Урда-а-а!» – дип кычкырып җибәрдем. Шуннан соң курыкты булса кирәк, башка бәйләнмәде. Шокта булдым. Гомеремдә беренче тапкыр миңа бөркет һөҗүм итте һәм аннан ничек сакланырга күз алдыма да китерә алмадым. Ул вакытта аеруча курыктым. Марафон шулай матур гына үтеп китте. Әле тагын шундый бер марафон уздырырга исәплим: Гаяз Исхакыебызның туган авылы Чистай районы Яуширмәгә кадәр йөгерергә.

Наил Нәбиуллинны Алтын Урданың 750 еллыгын билгеләп үтү шул кадәр рухландырган ки, хәзер ул Алтын Урда дәүләтендәге тәңкәләр рәвешендә шоколадлар да чыгарырга исәпли. Анысы хакында киләчәктә тулырак язарбыз.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии