- 20.06.2024
- Автор: Хәмидә ГАРИПОВА
- Выпуск: 2024, №6 (июнь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
– Авыл йортының эш-мәшәкатьләре санап бетергесез инде аның. Үз хуҗалыгыңда көн саен бер кадак какмасаң, каралты-кураңның йә берәр тактасы урыныннан куба, язлы-көзле «җир уйнап», капка баганасы чалшая, абзар, мунча ишегең ябылмый башлый, болдыр идәненең бүкәннәрен алыштыргалап тормасаң, аратасы чүгә, идәннәре бер якка кыйшая. Телисеңме-теләмисеңме, йортыңның өстеңә ишелеп төшкәнеп көтеп ятып булмый, ихатаңны да әледән-әле сипләп-яңартып тормый хәлең юк, – дип сөйли Яшел Үзән районының К. авылында көн күрүче танышым Гөлсинә. (исемнәр үзгәртелде.авт.Х.Г.) – Кая карама, эш белгән чын хуҗа кулы кирәк. Ә минем аюдай гәүдәле, бастырык буйлы, яше иллегә җитмәгән Гатауллам – ата ялкау, тәмле ашарга ярата, эшләргә – юк. Көне-төне телевизор каршында бот күтәреп ятып, өйлә җиткәнче йокларга аңа гына куш. Эшкә барасы булмаса, тәүлек әйләнәсе диванда аунар иде, билләһи. Нәселләре белән ялкау шул алар. Бөтен нәрсәгә битараф, мәнсез затлар. Әгәр үз әтием ярдәм итмәгән булса, гомергә дә бу йортны салып керәсебез юк иде. Юкка гына башка авылның яхшысы – үз авылыңның шакшысы, димәгән борынгылар. Яшь чагында башта җилләр уйный бит, матурга кызыгасың. Мин дә унтугыз яшемдә Гатага бер күрүгә үлеп гашыйк булдым. Чибәр, зифа буй-сынлы, ут күзле, тасма телле сөйгәнем өчен җанымны ярып бирергә, аңа ияреп җир читенә китәргә әзер идем. Кая ул, нәсел-нәсәбе булдыклымы, үзе тормыш алып барырга яраклымы – юкмы икәнлеген тикшереп тору? Хәер, дус кызыма ияреп, К. авылына кунакка кайткач, сөйгәнемнең йорт-җиренең тирә-күршеләренеке белән чагыштырганда хәчтерүш икәнлеген күрдем-күрүен. Тәҗрибәсезлегем аркасында, дөрес нәтиҗә ясый белмәгәнмен. Миңа димәгәе, ник шунда Гатаулла җир казып эшләнгән куышта туып үсмәсен, тик минеке генә булсын! Җитү кыз булып килгән чагымда, туган авылымда минем өчен җан атып йөргән эшчән егетләргә – Камилгә дә, Рамилгә дә борылып та карамадым. Хәзер алар хан сарайлары салып куйдылар, кыйммәтле чит ил машиналарында җилдерәләр, тормышлары җитеш, кадер-хөрмәттә, иркен тормышта яшәгән хатыннары-кызлар кебек. Булдыксыз, мокыт ир белән иза чигеп, тормыш арбасын җигелеп тарта, һәрнәрсә турында берүзем кайгырта торгач, вакытыннан алда картайдым. Миңа үз яшемнән ун-унбиш елга артыгракны бирәләр, – дип уфтана йөзен җыерчык баскан, аяк-куллары шешенке, чал чәчле, моңсу күзле хатын.
– Ышанасыңмы-юкмы, икәүләп берәр мөһим эшкә тотынасыбыз булса, иң элек өйдә кара тавыш чыга, – дип, мине аптырашта калдыра Гөлсинә. – Дөресрәге, ул ата хөрәсәнне урыныннан кузгатып җибәрү өчен, өйдә үзем буран очыртудан башка чарам юк. Аның белән кара-каршы утырып үзара киңәшләшү, күзгә-күз карашып, уртага салып сөйләшү, максатлар куеп, бергәләп тормыш алып бару мөмкин хәл түгел. Ул боларның берсен дә гаиләсендә күреп үсмәгән шул. Матур гына итеп аңлатудан, юмалап эшкә кушудан мәгънә юк. Диванга артын салып, бот күтәреп ятуында була, ник бер кылы селкенсен! Авыл кешесенең, таң атканчы ук, кырыкмаса кырык төрле эше көтеп тора инде аның. Ел әйләнәсе терлек-туарны карыйсы, тиресен түгәсе, кышын карын көрисе, җәен мал азыгы, утын әзерлисе бар. Бакча сезонында күпме эш көтеп тора? Иң кызганычы шунда: улларым аталарының тискәре үрнәген күреп үсә. Начар гадәтләр бик тиз йогучан бит ул. Ачы таңнан торып, хуҗалыктагы бөтен авыр эшне хатын-кыз гына башкарырга, ир заты, үз көен көйләтеп, рәхәт чигәргә, артыгын тырышмаска тиеш, дип уйлаулары бар. Бу ялгыш фикер башларына кереп утырса, улларым өйләнгәч, хәсрәтем артыр, дип борчылам. Дөрес тәрбия биреп үстермәгән, дип, киленнәрем мине эт итеп сүгәр инде. Бер мин тырышып кына дөнья үзгәрми шул. Тыштан караганда безнең гаилә башкаларныкыннан ким түгел кебек. Ирем эчми, кул күтәрми, сүгенми, өч тәүлеккә бер мәртәбә эшенә барып кайта да, залдагы диванына ава. Артыгын тавышланмаса да, аның карт сыердай үшәнлеге, ата ялкаулыгы җанымны эчтән ашый, тәмам чыгырымнан чыгара...
Гөлсинә белән очраклы очрашудан соң, кулыма каләм алыргамы-юкмы, дип шактый озак кына уйланып йөрдем. Нәрсә соң ул ялкаулык? Чирме? Әдәпсезлекме? Тиешле тәрбия күрмәүдән килеп чыккан җитешсезлекме? Әллә организмның үз-үзен саклау чарасымы? Шуңа бәйле котылгысыз психо-физиологик халәтме? Геннар дәрәҗәсендә атадан-балага күчеп килүче тискәре табигый сыйфатмы? Бу җитешсезлеккә каршы көрәшүдән мәгънә бармы? Үзеңдәге ялкаулыкны җиңү өчен нишләргә? Белгечләр бу хакта ни-нәрсә тәкъдим итә?
Һөнәре буенча табиб, танылган рус язучысы, кыска хикәяләр, новеллалар авторы Чеховның бер гыйбрәтле язмасы студент чагымда ук күңелемә уелып калган иде. «Мин дөньяга бик күп җитешсезлекләр белән килгәнмен. Тумыштан чирләшкә, ялкау, елак, куркак, түземсез булганмын. Үземдәге җитешсезлекләр белән гомер буе көрәштем. Кимчелекләремне бетерү өчен, үз-үзем белән көрәшү җиңелләрдән булмаса да, холкымдагы хилафлыкларны тамчылап сыгып чыгардым», – дип яза Антон Павлович. Төптән уйлап карасаң, берәү дә кимчелекләрдән, хаталардан хали түгел. Тумыштан җитез хәрәкәтле, йөгерек уйлы, кызыксынучан, шаян, оптимист холыклы, теләсә кайсы эшкә курыкмыйча тотынып, ут өертүче хатын саналсам да, сирәк кенә булса да, кайвакытта үземнең дә бераз ялкауланып ятасы килгән, ниндидер бер эшкә керешергә кыенсынган чакларым булгалап куюын яшермим. Тормыш бик катлаулы, гаҗәеп озын юл бит ул. Алдыңда килеп туган төрле зурлыктагы киртәләр аша исән-имин чыгып, авырлыкларны җиңеп, давылларны үзеңә буйсындырып, арып егылмау, һәрдаим сафта калу өчен, тизлекне киметеп, ара-тирә тукталышлар ясап, организмыбызны ял иттереп, аз-маз гына иркәләнеп алырга кирәк түгел микән әле?
Белгечләр фикеренчә, көн саен йокыдан торгач, кайнар һәм салкын суны чиратлаштырып, душта коенып, 30 минут дәвамында иртәнге зарядка ясаган кешенең организмы тәмам уянып җитә, кан әйләнеше яхшырганга күрә, баш мие кислородка байый, нерв импульслары тизләнеш ала. Шунлыктан ул тәнендә җиңеллек хисе кичерә, аның кәефе күтәрелә, башы да, куллары да тизрәк эшли, берничә сәгать дәвамында теләсә кайсы авыр эшне кыенлыксыз башкарып чыгарлык көчкә ия була. Нәтиҗәдә, ул үз гомерен озайта, котылгысыз картлыктан җәяүләп кача. Әйтегез әле, бу рәвешле уяну авырмы? Юк, әлбәттә. Кайвакытта бер үк төрле эчпошыргыч эшне сәгатьләр буе башкарырга туры килә. Бу эшкә керешергә куркып, үз-үзеңне эчтән ашап йөргәнгә караганда, тәвәккәлләп тотыну, аннан ялыга башлауны сизеп алуга, кыска тәнәфесләр ясап: чәй эчеп, яраткан музыкаңны кабызып, биеп йә җырлап алу, йә яраткан ахирәткәең белән телефоннан ләчтит сату, яисә ун-унбиш минутка саф һавага чыгып, табигать күренешләре белән хозурланып керү күпкә хәерлерәк. Югарыда санап үтелгән релаксация ысуллары смена буена компьютерга берегеп каткан офис хезмәткәрләре өчен аеруча мөһим. Урамга чыгу мөмкинлегең булмаса, һичьюгы бераз коридорда йөреп керү, дусларың белән гәпләшеп, чәй, кофе эчеп алу, баскычтан җәяү төшеп – менү, тәрәзә каршына басып, урамдагы хәрәкәтне, табигатьне күзәтеп алу зарури. Беренчедән, баш мие, күзләр аз булса да ял итә, икенчедән кече оча органнарына йөкләнеш кими. Юкса, геморрой чиренә яки вакытыннан алда җенси көчсезлеккә юлыгуың бик мөмкин. Яман яки яман булмаган шешләр кан бер урында кирәгеннән озаграк җыелып торган органда пәйда булучан. Ниндидер эшкә тотынырга кыенсынып торганымны сизеп алсам, дәртле музыка кабызып, тиз –тиз генә өйне җыештырырга керешәм. Офиста чагымда, эш өстәлемне тәртипкә сала торган идем. Бу вакытта уйлар да рәткә салына, күңел күтәрелә һәм рухланып эшкә тотынасың. Вакыт кадерен белеп, организмны кирәгеннән артык таушалдырмыйча, дөрес яшәргә теләүче яшьләргә Глеб Архангельскийның «Тайм-драйв» китабын укырга тәкъдим итәм. Ул безгә тайм-менеджмент серләрен ача. Кайвакытта берни эшләмичә диванда ятып торган минутларым була, шул чакта да баш мие эшләүдән туктамый, алдагы көнгә планнар төзим, кайчакта язасы әдәби әсәрләремнең яки мәкаләләремнең геройлары белән «сөйләшәм». Психологлар, кешенең нинди яшьтә, кайсы һөнәр иясе булуына карамастан, зур, авыр эшне башкарып чыкканнан соң, үз-үзен бүләкләү, мактанып алу ихтыяҗы булуын яшерми. Ә нигә үз күңелеңне үзең күреп, берәр тәмлүшкә пешереп ашамаска яки матур күлмәк алып кимәскә? Ир-атлар үзләре элек кызыгып йөргән затлы сәгать алып такса яки гаджет, смартфон ише нәрсә сатып алса, начармыни? Иң мөһиме, үз-үзеңне җиңү, уңышка ирешүнең истәлеге кала. Зур күләмле эшне бер утыруда башкарып чыгу мөмкин түгел. Хәлдән тайганчы, пульсың югалганчы эшләүнең мәгънәсе юк, чөнки ул сыйфатсыз булачак. Ә нигә аны өлешләп башкармаска? Үз күңелеңдә яки компьютер файлында аның планын төзеп куеп, ялкауланмыйча, каударланмыйча, һәр көнне алга таба барсаң, максатыңа тизрәк җитәрсең. Бүгенге заманда, компьютер, кесә телефоны, телевизор замана кешесенең кадерле вакытын урлый, аны чиргә сабыштырырга, язмам башындагы ялкау Гатаулла хәленә калдырырга күп сорамый. Ялкауның бәхете йокламый, дигән гыйбарә бүгенге алгарышлы, тиз агышлы заманга ярашмый. Рус халык әкиятендәге, алма пеш-авызыма төш дип, мич башында йоклап яткан Иван, алтын балыктан байлык сораган хәерче карт образлары, тырыш, уңган, эшлекле татар халкының менталитетына беркайчан да туры килмәгән. Ата-бабаларыбыз беркайчан да ялкау, хөрәсән булмаган. Кызганычка, таркаулыклары сәбәпле, алар казганып тапканны, башкалар талап ашаган. Минемчә, ялкаулык-чир ул, тик алдыңа максатлар куеп яшәгәндә, бу кимчелекне үзеңнән, Чехов сыман, тамчылап кысып чыгарырга була.
Кадерле укучым, син ничек уйлыйсың? Ялкауның бәхете йоклыймы?
Хәмидә ГАРИПОВА,
Казан шәһәре
Комментарии