Югалган ясмык тәме

Хәзерге бала-чаганың борчак яки ясмык кузагыннан авыз иткәне бармы икән? Беркөнне кибет киштәсендә ясмык ярмасын күреп, эсселе-суыклы булып киттем. Балачактан уелып калган хатирә күңелдә кабат яңарды.

«Җиләк юлы» басуында ясмык өлгереп килә. Инде борчак та өлгергән, диләр. Тик борчак басуы авылдан ерак, «Туры юл»дан менеп, «Умарталык үзәге»ндә үк, 3-4 км булыр.

Без Равил белән икәү Югары очтан ерак түгел «Җиләк юлы» басуына ясмык ашарга киттек. «Әхбиз» үзәненнән ярым бөкрәеп, урыны белән шуышып, ясмык җиренә килеп җиттек. Басуның югары ягында каравылчы шалашы, янәшәсендә ат чемченә. Каравылчы Г. абый күренми. Шалаш күләгәсендә йоклыйдыр, дибез. Аның күренмәве хәерле. Күрсә, эш харап, бик тә каты бәгырьле кеше ул Г. абый.

…Без яткан хәлдә ясмык ашыйбыз. Тәмле (алабута күмәче түгел инде). Изү аша күлмәк эченә йолкып тутырабыз. «Әйдә, Равил, киттек, Г. абый күргәнче», – дим. Ул да булмады, басу түрендә атына атланган Г. абый күренде. Әйтерсең, безнең бирегә килүебезне көтеп кенә торган. Кулындагы камчысын «Чапай» киносындагыча айкый, бер атына, бер җиргә тондыра, чыж да чыж! Мин үзәнгә шуышып өлгерәм, Равилнең кәвеше төшеп калган, шуңа күрә ул артта. Гомере булгандыр инде, ничек ат аяклары астында калмады. Каравылчының килә-килешкә камчысын «чыжылдатуы»на Равилнең «чыр итеп» кычкыруы ишетелде. «Ах, Равил камчыга эләкте», – дип уйладым мин. Дустым, сабыйларча үрмәләп, үзәнгә төште. Йөзе-бите агарынган, ыңгыраша, үзе: «Т. тәре, Т. тәре»*, – дип үкси. Аннары аягүрә басып, бии-бии, күлмәк эчендәге ясмыгын бушата-чәчә. Мин аның күлмәген күтәрәм. Аркасындагы бер чирек ярадан кан саркып тора. Дустыма ярдәм итә алмаудан борчылам, «Өф-ф-ф, өф-ф-ф», – дип, ярасына җиләс бу өрәм. Ул бераз тынычлана. Тик озакка түгел, сызлаудан кабат сулкылдап үкси башлый. Мин янәшәдә генә җәелеп үскән дымсу әрекмән яфрагын алып, ярага каплыйм.

…Ясмыкның тәме китте. Күлмәк эчендәге ясмыкны мин дә бушатып аттым.

Миһербаны килеп, каравылчы Г. абый әллә кире борылып килерме, дигән уй йөгерде баштан. Юк, килмәде. Идарә тарафыннан сакларга кушылган бит аңа басу. Ул үзенә тапшырылган эшне «җиренә җиткереп башкарды».

…Сугыш чоры балалары өчен балачак кыска булды. Дустым Равил дә, җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Ерак Себердә күмер чабучы абыйсына ияреп чыгып китте. Авылга бик сирәк кайтты. Шул кыска гына очрашу вакытында да тамак төбенә төер булып утырган ясмык басуы хатирәләрен, рәнҗетелгән балачак мизгелләрен искә төшереп, бермәлгә сүзсез кала идек. Ул Ерак Себер якларында гомер итеп, шунда бакыйлыкка күчте. Хатирәм аңа дога булып барып ирешсә иде!

*Искәрмә: язмадагы Г. – каравылчы исеме, Т. – кушаматы.

Азат ҺАДИЕВ,

Мамадыш районы, Олыяз авылы

Комментарии