Мескен йөзлек

Мескен йөзлек

Каян килгәндер: якыннарыма бүләк бирергә яратам. Бер сәбәпсез. Юк, бу мактану да, зарлану да түгел. Аллаһка шөкер, үземне хәерче дип әйтә алмыйм, шул ук вакытта бай дип тә. Бүләкнең дә бит төрлесе була: зуры-кечкенәсе, кирәге-кирәкмәгәне, кадерле-кадерсезе. Кайбер хатыннар тапкан балаларын ирләренә бүләк дип атый. Элек бишьеллык планны, фәлән датага бүләк итеп, алдан һәм арттырып үтәү модада иде. Бер заман үлеп-бетеп китап җыйдык. Яхшы тышлы китап кыйммәтле бүләк саналды. Хәзер күпләр тузан җыеп яткан андый бүләктән арынды инде.

Әйе, һәр чорның үз гадәтләре, бүләкләре. Бүген инде туйга машина, фатир бүләк итүгә дә исебез китми сыман. Шулай да иң уңайлы бүләк – акча. Тик аны да бирә белергә кирәк икән, ләбаса. Беркөнне кибеттә кассир кыз бүләккә бирелгән 100 сумлык белән сдача кайтарды. Дөресен генә әйткәндә, өйгә кайткач кына күземә чалынды ул. Ну молодец та инде Леночка (ул аны яраткан кешесенә биргән): открыткага акча әрәм итеп тормаган, теләген акчага ук язган. Тик боларның мәхәббәтләре озакка бармаган ахрысы, ник дигәндә, шундый кадерле әйберне бүләк хуҗасы үзендә саклар иде. Хәер, акчаның эше кибетче белән сатып алучы кулы арасында йөрү бит инде. Ярар, монысы бер хәл. Шул акча, мескенкәем, дим инде, кул астына эләккән беренче кәгазь кисәге ролен дә үтәгән: хуҗасы аңа Айнур атлы кешенең телефон номерын язып куйган. Әйдә, кемнең кулына эләксә, шул шалтыратсын, дигәндер, соңыннан. Ләкин 100лекнең кәгазь буларак файдасы моның белән генә бетмәгән икән әле: берсе аны, дүрткә бөкләп, уртасыннан кайчы белән кискән. Кыскасы, тәмам иләгәннәр кәгазь йөзлекне. Әйтерсең, яу кырыннан яраланып кайткан солдат!

Изображение удалено.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в) бүләк бирүчегә үзе дә бүләк биргән яисә, рәхмәт әйтеп, дога кылган. Бүләкне алучы да, бирүче дә моны ихластан башкарсын, бирелгән бүләк тә, шушы йөзлек кебек, типке көнендә калмасын иде дигән теләктә,

Нурисә ГАБДУЛЛИНА,

Түбән Кама шәһәре

Комментарии