- 20.06.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №24 (15 июнь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Гаепсез әтиемне «халык дошманы», дип атадылар. Безне – биш балалы гаиләне – Себергә куарга карар чыгарылды. Торган йортыбызны тартып алдылар. Иң кирәкле дип саналган әйберләр арбага төялгән. Ишегалдында йөргән тавыклар да, нинди күченеш бу дигәндәй, аптырап карап торалар…
Бәрәңге бакчабыз шау чәчәктә, әйтерсең, табигать кешеләрнең явызлыгын, кара эчлелеген акка төрергә теләгән. Шул сафлыкка, аклыкка шактый озак карап тордым. Этебез Актырнак аягыма килеп төртелгәч кенә айнып киткәндәй булдым. Хайван да аерылуны сизә: сырпалана, янымда бөтерелә, әйтергә теле генә юк. Актырнакны күкрәгемә кысып кочакладым, аның күзләрендә яшь бөртекләре иде. Күрше-күлән, авылдашлар белән саубуллашып, Актырнакны Гыйниятулла бабаларга биреп калдырдык.
Авылны чыгып китеп күздән югалганчы, ап-ак булып чәчәк аткан бәрәңге бакчаларына карап бардым. Ул аклык күңелемдә шул сагышлы авыр елларның каралыгын каплаган зур ак җәймә төсле, туган җиремә карата саф мәхәббәт символы булып кереп калды.
Еллар узды, әтиемне акладылар. Ниһаять, туган авылыбызга кайтып төштек. Ярык тагарак алдында калган кебек булдык: йортыбыз балалар бакчасы итеп үзгәртелгән, бакчабыз да юк инде… Гыйниятулла бабайларга юнәлдек. Актырнак безне ерактан ук танып алды, йөгереп килеп, исән-сау кайтып җиттегезме дигәндәй, койрыгын болгап каршылады.
Әле хәзер дә бәрәңгеләр чәчәк атканны күргәч, шул шомлы елларның ачы хатирәсе искә төшә.
Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,
сугыш һәм хезмәт ветераны, сәяси репрессия корбаны
Комментарии