- 20.05.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №20 (16 май)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Ашыт елгасы буенда гүзәл табигате, бай тарихы һәм уңган халкы белән дан тоткан авыллар урнашкан. Шуларның берсе – бүгенге көндә һаман яхшы якка үзгәреп баручы Яңа Кенәр авылы.
Яңа Кенәр Арча шәһәреннән 40 км ераклыктагы кечкенә генә авыл буларак барлыкка килгән. Монда яшәүче халыкның тырышлыгы аркасында, авыл зурая, матурлана, төзекләнә. Хәзерге вакытта Яңа Кенәр үзәк авыл җирлеге булып санала.
Аның табигате дә үзенчәлекле. Авылыбызның кечкенә генә елгасы бар. Ул бик зур булмаса да, халык тормышында мөһим урын алып тора. Кенәрнең күлләре дә игътибарга лаек. Өченче күл дип аталганы эссе җәй көннәрендә су коеныр өчен иң яхшы урын.
Кызганыч, соңгы елларда авылның табигате кешеләрнең җавапсызлыгы һәм тәртипсезлеге аркасында бозылды. Кичекмәстән хәл итүне сорый торган бик мөһим, игътибар таләп иткән экологик мәсьәләләр барлыкка килде.
Беренче проблема – табигатьне чүпләү. Тиздән Сабан туе җитәчәк. Яңа Кенәр авылында бу бәйрәмне элек-электән зурлап бәйрәм иткәннәр. Мәйданда бик күп палатка-кибетләр ачыла, күрше авыллардан да халык җыела. Бәйрәмнән соң алан бик күңелсез хәлдә кала. Кая карама – пластик шешәләр, кәгазь тартмалар аунап ята. Һәр агач төбе саен чүплек була. Җил белән бөтен чүп-чар су буена тарала. Югыйсә, бушаган шешәңне аяк астына ташламыйча, чүп савытына гына илтүе ул кадәр авыр эш тә түгел бит инде.
Икенче хәл ителергә тиешле мәсьәлә – сулыкларның кибеп баруы. Яңа Кенәрдә барысы өч күл, бер елга бар. Алар элек-электән авылның күркәм урыннары булып тора, монда киек кошлар, су хайваннары үзләренә оя кора. Кешеләрнең уйламыйча эшләүләре аркасында сулыклар кибә башлады. Халык елга-күл буенда ял итеп, күңел ачарга бик ярата. Кешеләрнең табигатькә омтылуы, әлбәттә, күркәм гадәт. Әмма күп очракларда ял иткән урыннарында бөтен чүпләре аунап кала. Икенче юлы тагын монда ял итәселәре килер, ул очракта матур яр буе урынына чүплек кенә каршылар бит үзләрен, ник шуны уйламыйлар икән соң?
Әлбәттә, авылыбызның киләчәгенә битараф булмаган авылдашларыбыз да бар. Аларның тырышлыгы аркасында күп кенә чишмәләр төзекләндерелде, авыл уртасында ясалма сулыклар булдырылды. Авыл халкына балык тоту өчен зур мөмкинлек булды.
Мәктәп укучылары да тирә-юньне чүптән чистартуга үз өлешләрен кертә. Һәр яз көне төрле сыйныфлар су буйларындагы яки парктагы чүпләрне җыя. Бу өмәдән соң авыл табигате ямьләнеп, яшәреп китә. Балалар гына түгел, зурлар да бу хезмәткә кушылсалар, бик яхшы булыр иде. Үзебез яшәгән җирне үзебез сакларга кирәк. Бергәләшеп эшләгән эшнең нәтиҗәсе дә уңышлы. Юкка гына халык «Күмәк эш үрчемле булыр», димәгән бит.
Айзилә САБИРОВА,
Арча районы, Яңа Кенәр урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы
Комментарии