Туган елым – 1941

Туган елым – 1941

1941 ел. Бу дата илебез тарихына калын кара хәрефләр белән язылган. Безне ул канлы, күз яшьле көннәрдән 70 ел аерып тора. Сугыш газабын туган көннәрендә саклап йөртүче, кычыткан һәм алабута кушып ясалган имезлек имеп үскән, тормыш юлын утлы еллардан башлаган буын вәкилләренә дә быел 70 яшь тула.

Сугыш эзен сабан сөрде инде,
Паспортымда ләкин эзе бар.
Еллар аша карый миңа сугыш
Аның бик әшәке күзе бар.

(Е.Зорина)

Урманай авылында үткән кичә 1941 елда туганнарга багышланган иде. Безнең җирле үзидарә территориясендә алар – 16 кеше. Төрле тармакларда эшләп лаеклы ялга чыккан хөрмәтле кешеләр. Ил өстенә төшкән авыр йөкне кырык бердә туганнар гомер буе иңнәрендә йөртте. Алар сугышка кадәр дә, сугыш башлангач та туган балалар. Күбесе «әти», дип әйтергә тилмереп үскән, әтиләре дә аларның дөньяга килгәннәрен белми һәлак булганнар.
«Сез ни генә күргән?» – диеп,
Бар кул селтәп куйганнар:
Дертләмиме йөрәгегез –
Без – кырык бердә туганнар!

Район газетасы ярдәмендә тарихка күз салдык: кунакларыбыз туган айларда авыл, район тормышында нинди вакыйгалар булган – шуны барладык. Юбилярлар хөрмәтенә шигырьләр, җырлар яңгырады. Җирле үзидарә башлыгы И.Г. Шакирҗанов та түзмәде, алар хөрмәтенә җыр сузды, аларга кыйммәтле бүләкләр тапшырды.
Кичәнең кунаклары: «Кабат афәтләр килмәсен җирем өстенә», – дигән теләк белән кайтып киттеләр. Китапханә, ветераннар советы һәм авыл мәдәният йорты тарафыннан әзерләнгән кичә юбилярларның исендә бик озакка калыр әле.

Без, кичәне оештыручылар, дәһшәтле 1941 елда туган ветераннар исеменнән аны уздыруда материаль ярдәм күрсәткән, юбилярларга кыйммәтле бүләкләр әзерләгән район һәм җирле үзидарә Советы депутаты Вәлиев Данис Малик улына зур рәхмәтебезне белдерәбез, аңа сәламәтлек һәм бәхет, уңышлар телибез.

Сирина ГАЛИЕВА.

Азнакай районы,Урманай авылы.

Комментарии