КОЯШНЫ КӨНЛӘШТЕРЕП…

Лаеклы ялга чыгып, туган якларына кайтып төпләнгән бу матур пар белән кайда гына юлым кисешмәсен, чишмә буендамы, базар мәйданындамы – аларның бер-берсенә ягымлы мөнәсәбәте, җылы карашлары, ярты сүздән аңлашулары күңелне үзләренә җәлеп итә, яннарыннан китәсе килми. Гомерләренең язгы гөлләре көзләрендә дә сулмаган парлар төбәгебездә күп, шөкер, тик Кәбир абый белән Фәрдәнә ападан (исемнәр үзгәртелде) үзгә моң агыла, күңел җырлый… Шулай сокланып йөри торгач… эч серләрен алырга, сөйләштерергә мөмкинчелек чыкты…

Бар кызыксынуым: бер-берсенә мөнәсәбәтләре шулай гел генә дә көйле булып торганмы, араларында кара мәче, замана чире, хыянәт җиле гаилә ишеген какмаганмы?..

Кәбир абыйның авырсынып кына башлаган әңгәмәсе бик кызыклы булып чыкты, тыңлап карыйк әле…

– … Фәрдәнә апаң белән озак йөреп яратышып өйләнештек. Икебезне дә шәһәр тормышы үзенә тартты. Барып урнаштык. Заводка эшкә кердек, тулай торактан бүлмә бирделәр… Еллар уза торды, фатирлы да булып куйдык. Эшебездә дә алдынгылыкны бирмибез. Тик, тормышыбызның бер чите китек, балабыз юк…

Көннәрдән бер көнне мин җитәкләгән цехка бер марҗа эшкә урнашты. Беренче көннән үк әле алдыма төшә, әле артыма, кыскасы, башымны әйләндерде. Җитмәсә Фәрдәнәмнең дә чирләп киткән әнкәсен карарга авылга кайтып киткән вакыты. Бәйдән ычкынганымны сизми дә калдым, марҗа кочагына тартылдым… Хатынымның авылда уздырган ае Клава файдасына үтте…

Бер заводта, янәшә цехта эшләп «без» капчыкта ятар дисеңме, тоешмый калмагандыр җанкисәгем… кичен ашарга аппетит булмаулар, еш юыну, күлмәк алыштырулар, кыскасы, йөри торган ирләргә хас гадәтләрем хатынымның күзенә ташланмый калмагандыр… Әле җәмәгать эшләрендә дә актив катнашуымны сәбәп итеп Фәрдәнәмнең колагына «токмач» эләм…

Ләкин җанашым берни дә сизмәгәндәй йөри бирә. Ә, үзендә үзгәрешләр… Чәчләрен икенче төрле ясата башлады, ләкин, мин яратып уранган толымнарын кистермәде. Ул елларны авылдан күчкән ханымнар шәһәрләшәбез дип чәчләрен кыскартып, кем кызылга, кем сарыга буятып йөри башлаган чор. Башыңа буяу сылап кына шәһәрләшерсең, пычагым… Авыл өчен дә ят апаларга әйләнделәр, кала халкы да үз итмәде үзләрен. Темадан читкә киттем ахры…

Шулай итеп Фәрдәнәм өс-баш яңартты, аш-суга да осталыгы артты. Минем, Клавада яратып «урган» кәтлитләр, аның уңган куллары әзерләгән бефстроганов, антрекотлары янында пүчтәк кенә булып калды. Өчпочмак, бәлеш, чәкчәк ише татар милли ризыкларын коеп кына куя торган хатынымның дөнья халыклары кухнясына да осталыгы өстәлде, рестораннардагы шеф–поварларны көнләштерерлек итеп пешерә башлады.

Кино–театрларга да сукмак салды. Хәзер абзыеңа марҗалар артыннан чабарга вакыт юк, хатын артыннан күзәтәм, кыскасы, детектив ролендә калдым. Күзәтмәслек түгел, чибәр ул минем сандугачым. Тулы матур балтырларын күзәтеп, күзләрен тозландырып калучы ир-аттан көнләшеп үз-үземне кая куярга белмәгән кичләрем артты… Кыскасы, гашыйк булып йөргән егет чакларыма кире кайттым… Икебез дә завод каршында оештырылган ансамбльгә йөри башладык. Тормыш үз җаена кайтты. Китек тормышыбызга ямь өстәп бер-бер артлы улларыбыз, кызыбыз туды…

Хатынымның акыллы адымы – беренче һәм соңгы хыянәтем, җинаятемне корытты, гаилә тормышыбызны саклап калды. Борынгы бабаларыбыз сүзендә хаклык: ир иткән дә хатын, чир иткән дә хатын!..

Инде Фәрдәнә апаның күңелендә нинди серләр яшеренгән икән?

– … Гомер юлларыннан, тормыш сукмакларыннан сөртенми генә бик сирәк уза адәм баласы. Безнең дә гаилә тормышын болыт каплаган, арадан кара мәче узган вакыт булды. Эчми, тартмый торган ир марҗалар өчен табыш инде ул. Андыйлар ирне кармакка каптырырга тора, эләктерергә аларга куш. Күпме Гарәф, Гарифлар Гришага, Нәкыйп, Нәфыйклар Николайга әйләнде ул елларны, чуты юк… Ни урыс була алмадылар, татарлыклары да шул чама калды. Ярый әле, исләренә килеп, кайберләре туган якларына кайтып ялгыз хатыннарга йортка керде…

– … Үземә килгәндә, ир бирмәк, җан бирмәк. Ләкин саф татар гаиләсенең бәясен төшереп читләр алдында ниндидер бер тотнаксыз марҗаның чәчен йолкып милләтем йөзенә кара ягаммы соң, һич юк. Үземнең алардан өстенлегемне булганлыгым белән исбатларга булдым: моданы да өйрәндем, аш-суга да осталыгымны җиктем, бию түгәрәкләренә дә йөрдем. Хәтта завод каршында яшьләр ансамбле оештырып, Кәбирем белән беренче карлыгачлары булдык. Шул вакытларда кирелегем аркасында «тәртә»гә типкән булсам, ярык тагарак алдында утырып калган булыр идем, – дип сүзен түгәрәкләгән, нурлы йөзеннән елмаю китмәгән, яшь аралаш көләргә сәләтле Фәрдәнә апага сокланып кояш та күз кыскандай тоелды. Кояшны да көнләштереп яшәгән якташларыма сокланмый мөмкин түгел!

Гөлзифа ГАБИДУЛЛИНА.

Бәрәңге бистәсе, Мари иле.

КОЯШНЫ КӨНЛӘШТЕРЕП..., 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии