- 20.03.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №10 (16 март)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
26 гыйнварда Югары Стәрле авылы мәдәният йортында “Толларның да җаны бар” исемле әдәби-музыкаль кичә узды.
Кошларның да пары бар,
Көннәрнең дә таңы бар.
Миһербансыз кыланмагыз,
Толларның да җаны бар.
Аллаһы Тәгалә җир йөзендәге барлык тереклек дөньясын парлы яраткан: көннең төне, айның кояшы, елганың ике яры булган кебек, ирнең – хатыны, хатынның ире булганда гына, бер бөтен була. Чөнки тормыш законы шулай. Кичәгә чакырылган кунаклар яшьли сөйгән ирләрен югалткан, балалары өчен әти дә, әни дә булган авылдашларыбыз иде. Ихластан теләк теләгәндә, кайгы-хәсрәт күрергә язмасын дибез. Ләкин дөньяда тәкъдир дигән нәрсә дә бар бит әле. Аны исә урап уза алмыйсың. Үлгән артыннан үлеп булмый. Ничек тә балаларны үстерергә кирәк иде. Очсыз-кырыйсыз хезмәттән торган тормыш юлы уздык. Тормышыбыз заяга узмады. Барыбыз да тәрбияле балалар үстереп, олы тормыш юлына чыгардык.
Кичәне күңел түребезгә үтеп керерлек итеп китапханә мөдире Сәрия Нургалиева, сәнгать җитәкчесе Лениза Сөнгатова алып барды. Толларны искә алып истәлекле кичә үткәргәннәре өчен, рәхмәт аларга. Авыл җирлеге башлыгы Дамир Нурулла улына да безгә булган игътибары өчен мең рәхмәт.
Безнең арада бердәнбер яшьли хатынсыз, сөйгән ярсыз калган Фәһим турында языйм әле. Моннан 21 ел элек аның тормыш юлдашы фаҗигале төстә үлеп китә. Әтисез калганнарны ярты ятим диләр, ә кечкенә ике кызның әнисез калуы – олы хәсрәт. Фәһим аларның әнисе дә, әтисе дә булды. Кайберәүләр кебек кайгысын онытыр өчен аракы эчеп йөрергә аның вакыты да, теләге дә булмый. Аның балалары өчен яши белүенә без, авылдашлары, бик сокланабыз. Ул әнисе белән бергәләп кызларны үстерде, кияүгә бирде. Хәзер дә үрнәк әти булып, оныклары, кыз-кияүләре өчен сөенеп гомер кичерә.
– Бөтен тормышым эш белән үтте. Бик кыен вакытларда кулга гармун алып җырлап җибәргән чаклар да була, – ди ул.
Минем дә бар иде аккошкаем,
Җан дускаем, очар канатым.
Әллә инде артык яратканга
Юлларымда аны югалттым, – дигән җыр юллары аның күңеленнән китми. Фәһим олы җанлы, нечкә күңелле, игелекле, намуслы булуы белән бүгенге кешеләрне сокландырырлык. Менә, ичмасам, ул – чын ир-ат.
Кичә барышында безгә багышлап җырлар җырланды, шигырь юллары әйтелде, күңелле уеннар да оештырганнар иде.
Кичәбез тәмле ризыклар белән чәй эчеп тәмамланды.
Асия КӘРАМУЛЛИНА.
Азнакай районы, Югары Стәрле авылы.
Редакциядән: мондый эчтәлектәге кичә хакында әлегә ишеткәнебез юк иде. Идея авторларына соклануыбызны җиткерәбез. Күңелләрдә җылы хисләр уяткан нинди матур кичә оештырганнар. Алар үрнәгенә башкалар да кушылса, күпме сыңар канатлыларга яшәү көче өстәлер иде. Толларның да җаны бар,

Комментарии